«Татарча мем» бөтенроссия график сурәтләр һәм видеороликлар бәйгесе НИГЕЗЛӘМӘСЕ

«Татарча мем» 
бөтенроссия график сурәтләр һәм видеороликлар бәйгесе 
НИГЕЗЛӘМӘСЕ

1. Гомуми нигезләмәләр

1.1. Әлеге Нигезләмә «Татарча мемнар» (алга таба – Бәйге) бөтенроссия график сурәтләр һәм видеороликлар бәйгесен оештыру һәм үткәрү тәртибен билгели. Бәйгене оештыручылар булып партнер ММЧ мәгълүмати ярдәме белән «Интертат» интернет-газетасы редакциясе, «Чаян» журналы редакциясе һәм «Миллиард.Татар» интернет-порталы редакциясе тора. 

2. Бәйгенең максаты һәм бурычлары

2.1. Бәйгенең максаты: 
Патриотизм тәрбияләү, туган телгә, мәдәнияткә, милли традицияләргә кызыксынуны арттыру, һөнәри юнәлеш бирү (мәгълүмати һәм график системалар белән эшләүдә яңа күнекмәләрне үзләштерү).

2.2. Бәйгенең бурычлары: 

Укучыларны иҗади потенциал үстерүгә инновацион, стандарт булмаган алымнар эзләүгә этәрү. Техник һәм иҗади яктан белемнәрен арттыру, эстетик зәвык тәрбияләү.

3. Бәйгене үткәрү шартлары һәм тәртибе

3.1. Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: 

• «Графика формасындагы иң яхшы мем (рәсем)»: бу номинациядә рәсем яки рәсем кулланып текст булырга мөмкин. Мемның нигезендә кешедән кешегә тиз тарала торган идея, символ яки образ булырга мөмкин. Мемда юмористик яки сатирик башлангыч/элемент булырга тиеш. Бу кызыклы шаблон-рәсемнәр, канатлы фразалар һ. б. булырга мөмкин.

• «Видео кулланып иң яхшы мем»: бу номинациядә кыска видеоролик, шулай ук музыкаль фрагмент кулланып видео җибәрергә мөмкин. Мемның нигезендә кешедән кешегә тиз тарала торган идея, символ яки образ булырга мөмкин. Мемда юмористик яки сатирик башлангыч/элемент булырга тиеш. 

• Аерым рәвештә «Ясалма интеллект катнашында төзелгән иң яхшы мем» номинациясе кертелергә мөмкин. Ясалма интеллект коралларын кулланып видеороликлар һәм график сурәтләр аерым билгеләнәчәк. Әмма ясалма интеллект куллану нигезле булырга тиеш.

Интернет-мем - цифрлы объект (рәсем, текст, образ, идея), ул Интернетта таратыла һәм гомуми беренчел чыганакка сылтаманы саклап калып, әмма төрле контекстта яңа мәгънәләр алып, кулланучылар тарафыннан үзгәртелә. Һәр мемның уртак структурасы бар, ул кулланучылар һәм платформалар арасында күчү барышында төрле контекстта уйнатыла һәм үзгәртелә.

3.2. Контентка таләпләр: Бәйге өчен график һәм видео-контент йә татар телендә үтәлергә, йә татар мәдәнияте, татарлар һәм Татарстан белән бәйле булырга тиеш. Мемны булдыру өчен ике телне – татар һәм рус телләрен берләштерергә мөмкин. 

3.3. Бәйгедә Россия Федерациясенең балигъ булган гражданнары катнаша. Бәйге бердәм яшь төркеме арасында үткәрелә: 

-18 яшьтән 99 яшькә кадәрге балигъ гражданнар. 

3.4. Бәйгене үткәрү вакыты - 2024 елның 1 апреленнән 2024 елның 31 маена кадәр.

3.5. Бәйгегә график рәсем яки видеороликлар (һәр номинациягә 1дән 5кә кадәр рәсем яки видео ролик җибәреп була), гариза (1 нче кушымтаны кара) һәм җибәрелгән материалларны интернет челтәрендә,  бәйгене оештыручыларның ресурсларында куллануга һәм бастырып чыгаруга ризалык (2 нче кушымтаны кара) 2024 елның 30 апреленә кадәр «Татарча мем» https://t.me/milliard_tatar_mem_bot телеграм-каналындагы махсус ботка һәм ВКонтакте Татарча Мем https://vk.com/tatarcha_mem төркеменең тәкъдим ителгән хәбәрләренә, шулай ук milliard.tatar.memy@mail.ru электрон почтасына ( «Татарча мем» билгесе белән) кабул ителә.

3.6. Бәйгегә җибәрелгән сурәтләр һәм видеороликлар, бәйгене популярлаштыру максатыннан, бәйгене оештыручыларның мәгълүмати ресурсларында, шул исәптән интернет челтәрендә бушлай урнаштырыла ала. Кулланучы эшен бәйгене оештыручылар ресурсларында урнаштыруга аерым хокукларны тапшыра. 

3.7. Бәйгедә катнашу бушлай. 
3.8. Бәйгенең рәсми төркемнәре булып Вконтактедагы https://vk.com/tatarcha_mem бите һәм Телеграммадагы https://t.me/tatar_mems төркеме тора.

4. Бәйге видеороликларын бизәүгә таләпләр һәм аларны бәяләү критерийлары

4.1. PNG яки JPG форматындагы график сурәтләрнең зурлыгы 2 Гб-тан артмаска, сыйфатлы чыганак файллары белән (әгәр видеога рәсемнәр, видео һ.б. кертү планлаштырыла икән) юлланырга тиеш. 
4.2. Mp4 форматындагы видео вертикаль төшерелергә, 59 секундтан һәм 100 Мбдан артмаска, сыйфатлы чыганак файллары белән (әгәр видеога рәсемнәр, видео һ.б. кертү планлаштырыла икән) юлланырга тиеш. Камераның селкенмәве һәм чит тавышлар булмавы мәҗбүри.
4.3. График сурәтләр һәм видеороликлар түбәндәге критерийлар буенча бәяләнә:

Эчтәлек;
Креативлык;
Юмор;
Оригинальлек;
Таләпләргә туры килүе (4.1 һәм 4.2 пунктларны кара).

4.4 Һәр номинациягә 1дән 5кә кадәр рәсем яки видео ролик җибәреп була.

5. Эшләрне карау һәм бәяләү тәртибе

5.1. Модерация үткән бәйге эше карауга алыначак. Эксперт комиссиясе һәр номинациядә 10 эшне сайлап ала һәм аларга халык тавыш бирәчәк. Шулай ук Бәйгенең рәсми аккаунтларында басылган эшләр астында уңай реакцияләр саны да исәпкә алына. 
Әлеге нигезләмә таләпләренә туры килмәгән эшләр бәйгегә кабул ителмәячәк. Әдәпсез лексика, көч куллануга, терроризмга чакырулар, деструктив идеяләрне пропагандалаучы, түбәнсетүче, милли һәм дини бүленешләргә чакыручы хезмәтләр кабул ителми.
5.2. Эшләр эксперт комиссиясе тарафыннан бәяләнәчәк: 
Латыйпов Р.Н. –  «Интертат» электрон газетасының баш мөхәррире; 
Хәмзин А.Н. - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Чаян» журналының бүлек мөдире; 
Вахитов И.Р. - «Миллиард.Татар» интернет-проектының креатив мөхәррире. 
Минвәлиев Р.М. – - «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррир урынбасары; 
Дәрземанова З. - «Ялкын» журналы журналисты;
 Хәсәнов С. «Миллиард Татар» корреспонденты.
5.3 Бәйгенең Телеграмм һәм ВКонтакте социаль челтәрләрендә эшләргә куелган уңай реакцияләр саны исәпкә алына. Шулай ук һәр номинациядә сайлап алынган 10 эш оештыручыларның социаль челтәрләрендә Telegram - каналында һәм ВКонтакте төркемендә тавыш бирүгә куелачак. Нәтиҗәләр шулай ук һәр номинациядә җиңүчеләрне сайлаганда исәпкә алыначак. 
5.4. Оештыручылардан тыш, конкурсның мәгълүмати, оештыру һәм башка ярдәм күрсәтүче партнерлары бар. 
- https://t.me/cheguglittatarkyzy  
- https://intertat.tatar/ 
- https://chayan-journal.ru/ 

- «Саф» балалар радиосы https://saf-radio.ru/ 

- Татар яшьләре форуму https://t.me/tatforum 
Партнерлар исемлеге конкурс барышында киңәйтелергә мөмкин.

6. Конкурска йомгак ясау

6.1. Бәйгегә йомгак 2024 елның 5 июненнән ясалачак. 11 июньдә нәтиҗәләр игълан ителәчәк.  
6.2. Җиңүчеләр һәм Призерлар исемлеге Telegram-каналында,  «Вконтакте»да һәм «Интертат», «Миллиард.Татар», «Чаян» сайтларында урнаштырыла.
6.3. Ике номинациядә («График мем» и «Видео мем») беренче урынны алган һәр призер 5 мең сум алачак. Икенче урынны алучы «Чаян» журналының профессиональ рәссамының дуслык шаржы һәм «Чаян» журналының татар һәм рус версияләренә ярты еллык язылу белән бүләкләнәчәк.
6.4. Җиңүчеләр (команда) белән интервьюлар үткәрү һәм материалны     «Интертат» һәм «Миллиард.Татар» сайтларында һәм «Чаян» журналы ресурсларында бастырып чыгару мөмкинлеге бар. Материалларны иллюстрацияләү өчен җиңүчеләр үз фотоларын җибәрергә тиеш. 
Барлык сораулар буенча Ильгизар Вахитовка мөрәҗәгать итәгә мөмкин: https://t.me/id98765432123456789 , +7 986 722 5277 


Нигезләмә 1

«Татарча мем» бөтенроссия график сурәтләр һәм видео материаллар бәйгесендә катнашу өчен
ГАРИЗА


1.    Фамилия, исем, әтисенең исеме ______________________________________________________________________________
2.    Катнашучының элемтә мәгълүматлары:
– моб. тел.:___________________
– е-mail: _____________________
3.    Бәйге материаллары номинациясе (гариза, ризалык, видеоролик):________________________________
4.    Бәйге материалларын бирү вакыты:______________________

Нигезләмә 2


«Татарча мем» график рәсемнәрен һәм видео материалларын куллануга һәм бастырып чыгаруга
РИЗАЛЫК

Мин, _______________________________________________________________,
(ФИО)
җибәрелгән график роликларны, аудио һәм видеоларны интернет челтәрендә, конкурсны оештыручыларның ресурсларында куллануга һәм бастыруга ризалык бирәм. 
Мин сыйфатны яхшырту һәм фонны үзгәртү өчен видео материалларны эшкәртү мөмкинлеге барлыгы турында хәбәрдар. 
Бу килешү мәгълүматны саклау вакыты дәвамында гамәлдә. 
Мин мондый ризалык биреп, үз ихтыярым белән һәм үз мәнфәгатьләрем белән эш итүемне раслыйм.

 _____________ /_________________/                                          _____________
Имза                        Имза расшифровкасы                                    дата 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале