Иж-Бубый авыл тарихы музееның фәнни хезмәткәре Мәннапова Нурия Раиф кызы басма хакында:
«Бу китапны дулкынланмыйча кулга алып булмый. Бик нык дулкынландыра, бик нык күңелләргә рәхәт. Һәм безнең күңелләребез бик нык рәхмәтле. 2026 елда Иж-Буби мәдрәсәсе оешуга 245 һәм аның җитәкчеләре -мәгърифәтче Гобәйдулла һәм Габдулла Нигъмәтуллин-Бубиларның тууына 160 һәм 155 ел тула. Юбилейлар елында безгә автор Айзирәк Гәрәева-Акчура менә шушындый махсус бик зур бүләк ясады. Бубилар гаиләсе һәм мәдрәсәнең эшчәнлеге белән һәрвакыт галимнәр, язучылар кызыксынып торган. Фәнни хезмәтләр дә язылып килде. Ләкин соңгы берничә дистә елда бернәрсә дә басылмый диярлек иде. Һәм шуның өчен хәзерге буында шушы эшкә алынып зур эш башкаруына авторга без бик нык рәхмәтле булып калабыз. Шулай ук Айзирәк Гәрәева-Акчураның ире Якуп абыйга, әлбәттә Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Галиуллин Рөстәм Госман улына, безгә Айзирәкне табып биргән Гөлфия Расиловнага олы рәхмәтләребезне белдерәбез.
Китап фотолары. Фото: © Айзирәк Гәрәева-Акчурина махсус өчен «Миллиард.Татар» бирелгән
Айзирәк ханым тарафыннан Мәрьям Атмаҗа - Бубиның һәм аның гаиләсенең язмышы ачыкланды, авторның эзләнүләре аркылы Бубилар гаиләсенә кагылышлы никадәр фактлар ачылды, гомүмән илебез, халкыбыз тарихында билгеле булмаган яңа сәхифәләр белән танышырга насыйп булды.
Туган төбәге тарихына, шул исәптән Буби мәдрәсәсенә күп хезмәтләр багышлаган галим, якташыбыз Раиф Фәтхулла Мәрданов (Татарстан Республикасы Милли китапханәсе кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, археограф, текстолог, филология фәннәре кандидаты), Мәрьям Буби китабының дөнья күрүен милләтебез һәм безнең туган як өчен бигрәк тә зур вакыйга, дип бәяләде».
«Мәрьям Буби» авторы, язучы, журналист Айзирәк Гәрәева-Акчура “Миллиард татар” өчен махсус китап язылышы хакында мәкалә хәзерләде.
Мәрьям Буби. Фото: © Айзирәк Гәрәева-Акчурина махсус өчен «Миллиард.Татар» бирелгән
Кара диңгез бары елга булган кебек...
Китапны язганда һәрдаим үз-үземә берничә сорау бирдем. ХХ гасыр башы вакыйгаларын һәм шул чор каһарманнарын бәяләгәндә, сәясәт һәм тарих каланчасыннан караргамы?! Әллә бер заманда да көчен югалтмаган, һәр милләт баласы өчен газиз милли тойгылар һәм бар кешелек өчен әһәмиятле мәрхәмәтлелек, изгелек кылу – гуманизм төшенчәләре аша бәяләргәме?! Нәтиҗәдә, бу сораулар миңа, ягъни каләм тотучыга гына түгел, укучыга да кагыла дигән фикергә килдем. Чөнки үткәннәр, аерым дәүләтләрнең, сәяси борылышларның, көрәшләрнең тарихы гына түгел, ул шулай ук төрле кысалардан, үлчәмнәрдән өстен торган әхлак, мәрхәмәт, гыйлем, алгарыш һәм нәселләр хәтере дә.
Россия һәм Төркия арасындагы күп гасырларга сузылган багланышларга караганда, Кара диңгез бары елга булгандыр кебек тоела башлый. Әйтерсең, Россия мөселманнары, берничә гасыр элек дөньяви шартларның ни кадәр читен булуына карамастан, Госманлы дәүләте туфракларына авыл елгасының агач күперен кичкәндәй йөргән. Тәкъдирләренә Хаҗга, белем алырга барулар, кайтмаска дип китүләр, киткәч әйләнеп кайтулар, мәҗбүр калулар язган... Барысы да гасырлар дәвамында күзәтелгән. Ә бит, уйлап карасаң, арада меңәр чакрымлык юллар! Һәм, ни кызганыч, заман узган саен чит илдәгеләр белән туган җирдә калганнар арасындагы җепләр, тирән диңгез төбендә онытылган балыкчы ятьмәләре төсле, суда озак ятканга күрә эчери, туза, табылмаслык булып күмелә.
Мәгърифәтче, дистәләгән уку әсбаплары авторы, җәмәгать эшлеклесе Гобәйдулла Буби (1866-1938) кызы Мәрьямнең Төркиядә яшәве турында ишетүгә, Төркия татарларын өйрәнү, алар белән даими аралашудан тупланган 6-7 еллык тәҗрибәм, акылга иң беренче чиратта әлеге уйларны китерде.
«Искешәһәр Анадолу университеты китапханәсендә газет материаллары өйрәнгәндә»
Фото: © Айзирәк Гәрәева-Акчурина махсус өчен «Миллиард.Татар» бирелгән
«Искешәһәр Анадолу университеты китапханәсендә газет материаллары өйрәнгәндә»
Фото: © Айзирәк Гәрәева-Акчурина махсус өчен «Миллиард.Татар» бирелгән
Төгәл әйткәндә, 2023 елның апрель аенда КФУның татар әдәбияты кафедрасы доценты, әдәбият галиме, якташлары өчен җан атып торган Әгерҗе кызы Гөлфия Гайнуллина хәбәргә чыгып үтенечен белдерде: «Мәгърифәтче Бубилар тарихындагы һәр яңалык мине дулкынландыра. Менә шундый яңалыкларның берсе – Гобәйдулла Бубиның кызы турындагы мәгълүмат табылу. Тарихчылар эзләнә, әмма Төркиядән генә өйрәнеп була дигән сүзләр ишеттем... Өйрәнәсе иде бит! Мәгърифәтебез, мәгърифәтчеләребез тарихы! Аллаһ юл салсын! Изге Рамазан аеның мәгърифәт көннәрендә ниятләгән изге гамәлебез булсын иде, амин». Берни вәгъдә итә алмадым, бары кулдан килгәнчә тырышып карармын дидем. Бер үк вакытта “Бубилар темасы” белән кисешкән ике очрак кылт итеп искә төште. Беренчесе, 2001 елны Казан дәүләт университетының татар журналистикасын тәмамлаганда диплом язганда булды. Мәрхүм җитәкчем, атаклы профессор Илдар абый Низамов университет китапханәсенең укытучыларга гына бирелә торган сирәк китаплары арасыннан диплом язу кысаларында өйрәнү өчен Габдулла Бубиның «Татарча хөтбә уку дөресме?» дигән китабын алып чыгып биргән иде. Җитәкчемнең ул вакытта кыйммәтле тарихи ядкәрне кулында ни кадәр дулкынланып тотуы әле дә күз алдымда...
Икенче юлы тарих белән күзгә-күз Бубилар нигезендә очраштым. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәткәре буларак, 2025 елның 25 июлендә бер төркем хәзрәтләр белән кайтырга насыйп итте. Диния нәзарәте ул вакытларда һәр елны бер шигарь белән уздыру гадәтен кертеп җибәргән иде. «2015 ел – Татар дин галимнәре елы» дип игълан ителде һәм шул уңайдан танылган дин әһелләре яшәгән районнарга сәфәрләр оештырылды, рухларына догалар кылынды. Ул елны бертуган Бубилар төбәге Әгерҗе, «Кәмалия» мәдрәсәсе белән тарихка кергән Чистай, борынгы таш мәчет сакланган Әтнә, ике томлык Коръән тәфсирен язган Шәйхелислам Хәмидигә бәйле борынгы мәчетле Яхшыбай авылы, күренекле дин галиме Таҗетдин Ялчыгол хатирәләрен кадерләгән Зәй төбәге һәм башка тарихи, мәдәни, дини кыйммәткә ия җирләр зират ителде.
Иж-Бубый авылына кайткач җирлектәге җитәкчеләр белән бергә архитектура ядкярләрен берәм-берәм карап йөрдек, тарих сәхифәләрен ачтык. Тарихи чыганаклардан мәгълүм булганча, Иж-Бубый авылындагы мәдрәсә 1781 елда эшли башлаган. XIX гасыр ахырында бертуган мәгърифәтче Гобәйдулла һәм Габдулла Бубилар әлеге уку йортында реформа ясый. Туганнары Мөхлисә Буби хатын-кызлар мәдрәсәсен оештырып җибәрә. Бубилар мәдрәсәсе 1911 елның гыйнварында ябыла.
Фото: © Айзирәк Гәрәева-Акчурина махсус өчен «Миллиард.Татар» бирелгән
Фото: © Айзирәк Гәрәева-Акчурина махсус өчен «Миллиард.Татар» бирелгән
Фото: © Айзирәк Гәрәева-Акчурина махсус өчен «Миллиард.Татар» бирелгән
Әле дә хәтеремдә, хәзрәтләр авылның тарихи мәчете идәненә келәм җәеп намазга басты, дога кылды. Җил-давылларга бирешмәгән тарихи дивар эчендә дога яңгырады: «Динебезне, милләтебезне саклаган, тәрбия кылган, рухыбыз сагында торган бабаларыбызның урыннарын җәннәт түрләреннән итсәң иде. Мәгърифәт нурын тараткан Габдулла, Гобәйдулла, Мөхлисә һәм башка мөгаллим-мөгаллимәләрнең, бик күпләргә ярдәм кулы сузган, шушы мәчетне төзеткән Мөхәммәдҗан Әхмәтҗан улы рухларын шатландырсаң иде. Кылган догаларыбыз аларның рух-шәрифләренә барып җитсә иде».
...Галимә Гөлфия ханым белән сөйләшкәннән соң, Мәрьям Тоган-Атмаҗа исемен Татарстанга галим А. Хәйретдин 2020 елда ук “Марьям Губайдулловна Нигматуллина: неизвестная представительница династии Буби” («Гобәйдулла кызы Мәрьям Нигъмәтуллина: Бубыйлар нәселенең нәмәгълүм вәкиле») исемле хезмәте белән кайтаруын өйрәндем һәм шуннан соң башка бу теманы ачкан язмаларны күрмәдем. Нәтиҗәдә, әлеге хезмәт тәэсирендә Мәрьямнең гомер юлын, хәйриячел гамәлләрен, гаиләсен, яңа мәгълүматлар барлау мөһимлеген аңлап, дәвам итү ниятенә кердем. Чыннанда, боларны башкару өчен Төркиядә яшәвем ярдәмгә килә ала иде.
Кем соң ул Мәрьям?
Кыскача биографиясе түбәндәгечә. 1900 елда Иж-Бубый авылында дөньяга килгән Мәрьямнең гомере бик кыска. Ул 46 яшендә Истанбулда вафат. Тормышын ике чорга бүлеп карарга мөмкин: гомеренең туган җирендә узган өлеше (якынча 1900-1922 еллар) һәм Төркиядә яшәгән вакыты (якынча 1925-1946 еллар). Шуны да исәпкә алу мөһим, бу ике бүленеш арасында бик зур географияне колачлаган, төрле илләр аша узган, үз эченә дистәләгән тарихи вакыйгаларны сыйдырган юлчылык бар. Ул туган җирендә Бубиларның башка кызлары белән беррәттән мәгърифәтчелек юлына баса, башта туган авылында, аннары Троицкида белем ала.
1917 елгы инкыйлаб җилләре исә башлаган чорда мөгаллимә булып җитешә. Бу заманда илдә тарихи вакыйгалар шул кадәр тиз алышына, тиз үзгәрә: яшь кызның язмышы чоңгыл өстендә бөтерелгән бер кәгазь көймә төсле: я чоңгыл аны йотачак, я ул алга таба йөзеп китәчәк. Әтисе аны сакларга омтыла һәм читкә җибәрү карарын ала. Кыз юлда Патша заманында барган Беренче бөтендөнья сугышы вакытында әсир төшкән төрек офицеры белән таныша. Бүгенге көндә Мәрьям Атмаҗа Төркиядә революциядән соң шәхси бирнәсен хәйрия эшләренә багышлаган, Төркия Җөмһүриятенең беренче җитәкчесе М.Ататөрекне якыннан таныган каһарман хатын-кыз буларак беленә, Истанбулда һәм Анкарада аның исемен йөрткән урамнар бар.
Истанбулда Мәрьям Атмажа урамы
Фото: © Айзирәк Гәрәева-Акчурина махсус өчен «Миллиард.Татар» бирелгән
Истанбулда Мәрьям Атмажа урамы
Фото: © Айзирәк Гәрәева-Акчурина махсус өчен «Миллиард.Татар» бирелгән
Бездә Йосыф Акчура фотосы саклана...
Гөлфия ханым белән беренче сөйләшүдән соң алты айлап вакыт узгач эзләнүләрем бер эзгә керде, берникадәр материаллар тупланды. Әмма хәзерге, иртәнге кичкә ярамаган заманда, ярты елда ни генә булмас! Әйтик, үземә бу алты ай эчендә башка бер көчле татар нәселе буенча да эзләнүләр алып барырга туры килде. Казаннан бер ханым ун елдан артык инде Төркиядәге кардәшләрен эзләгән, мөрәҗәгать итмәгән җире калмаган. Нәтиҗәдә, Аллаһы Тәгалә шул кадәр җайлы юл күрсәтте, туганнар табышты. Төркия Җөмһүрияте башкаласы Анкарада беренчеләрдән булып китап сату кибетен ачкан татарны өйрәндек! Заманында Төркиядәге татарлар чыгарган басмаларның күбесен нәкъ менә аның сатуы мәгълүм булды. Ләкин бер-берсеннән еракта калган һәм ниһаять табышкан өченче буын арасында туганларча тартылу хисен күрмәдек. Һәм менталитет, һәм заман шактый зур киртәгә әйләнгән.
Кабат Гөлфия ханым белән элемтәгә кереп, алты ай эчендә темага кагылышлы яңалыклар хакында сораштым. Шул арада Бубый авыл музее фәнни хезмәткәре Нурия Мәннапова белән таныштык. Аның Болгар ислам академиясендә уздырылган конференциядәге сөйләшүләргә, Айдар әфәнде табышларына таянып Мәрьям турында мәкалә язуынан хәбардәр булдым.
Һәм, ниһаять, безнең социаль челтәр аша мөрәҗәгатебезгә Мәрьямнең Адана шәһәрендә яшәүче нәсел дәвамчылары җавап бирде! Төркия татары Якуп Акчура ярдәмендә Мәрьямнең оныгы Орһан Капылы белән беренче мәртәбә телефоннан 2023 елның 27 октябрендә сөйләштек. Ул сөйләшү башланыр башланмас, иремнең Акчура фамилиясенә ишарәләп, сүзебезне кырт кисте: «Йосыф Акчура сезнең кемегез?» диде. Бу сорауны бирү сәбәбен шулай аңлатты: «Бездә сакланган иске фотолар арасында Йосыф Акчура фотосы бар. Әмма кайдан, ничек килгәнен белмим...». Аңар дулкынланып әнисе тарафыннан әбисе Мәрьямнең тумышы белән Татарстанның Иж-Бубый авылыннан, мәшһүр мәгърифәтче татарларның кызы булуын аңлатырга тырыштык. Й.Акчура кебек үк татарлардан булуын әйттек. Әйтерсең, вакыт һәм ераклык төшенчәләре юкка чыкты: бер гасырдан соң мәгърифәтче бабалар рухы дүртенче-бишенче буын күңелен өфләде. Мин исә бер яктан, бик дулкынландым, икенче яктан шөкер иттем. Бубилар нәселе дәвамчылары хәтер яңартуга каршы түгел иде!
Шул көнне үк иске китап сатучыларга егермеләп басмага заказ бирдек. Әлбәттә, Русия һәм Төркия арасындагы ХХ гасыр башы вакыйгаларын сурәтләгән тарихи, фәнни, хатирә китаплары саны тора-бара йөздән артты. Төрек галимнәренең Беренче бөтендөнья сугышы вакытындагы госманлы әсирләренә кагылышлы төрле елларда дөнья күргән хезмәтләрендә, Мәрьямнең ире гаскари Али Рыза һәм гаскариләрнең автобиографияләрендә, хатирә басмаларында М. Буби язмышына кагылышлы детальләр бик аз гына булса да урын ала. Әлеге детальләр, шулай ук оныкларыннан алынган мәгълүматлар өйрәнүнең кыйммәтен билгеләр дип өмет иттем.
2024 елны «Әсирләрнең әнисе Мәрьям Буби-Атмаҗа» исемле мәкаләм «Безнең мирас» журналының февраль-март-апрель саннарында дөнья күрде. Моннан тыш әлеге язма Конья (Гөркия) шәһәрендә дөнья күргән «Төркиядә табылган татар эзләре: публицистик мәкаләләр, эсселар, тәрҗемәләр» китабыма кертелде. Шулай итеп, галимә Гөлфия ханым фатыйхасы белән башланган эш, бер ел эчендә “ташка” басылды. Ләкин әле һаман шактый әйберләр ачыклауны көтә иде, шуңа күрә эзләнүләр дәвам итте.
2024 елның ноябрь аенда Төркиядән Иж-Бубый авылына бик зур амәнәт - Мәрьямнең Төркиядә яшәүче оныгы Орһан әфәнде Капылы юллаган гаилә фотосын авыл музеена тапшырырга һәм яңа табышларым хакында җирлек халкына җиткерергә насыйп булды.
Орһан Капылы авыл музеена бүләк иткән гаилә фотосы. Мәрьм ире һәм балалары белән
(Утырганнар сулдан уңга: Туран Өзтүрк, кызчык – Нилүфәр Өнгүр, Мәрьям Атмаҗа Тоган, Түркан Капылы. Басканнар: Мидхәт Өзтүрк, Али Рызаның абзые, Яшәр Атмаҗа, Али Рыза Атмаҗа). 1940 еллар.
Фото: © Айзирәк Гәрәева-Акчурина махсус өчен «Миллиард.Татар» бирелгән
Бердәнбер хыялым - Татарстанны күрү
2024 ел ахырында Иж-Бубыйда оештырылган конференция өчен кайткач, Казан үзәгендәге сувенирлар кибетенә кердем. Һәрвакыт шулай, Казаннан нидер китерергә сораучылар табыла. Бу юлы татар бизәкләре төшкән яулыклар аласы идем. Шунда кибетче, яулыкларны төргәндә, “Бу яулыкның исеме «Мәрьям» димәсенме... Уем Аданада яшәүче Мәрьям Буби Атмаҗаның Мәрьям исемле оныгына китте. Моңа кадәр язуларга җавап бирмәсә дә, бәлки, күрешергә насыйп итәр дигән теләк белән аның өчен янә бер яулыкны бүләккә алдым.
Иж-Буби авылында үткән конференциягщ кайткач төшергән фотолар
Фото: © Айзирәк Гәрәева-Акчурина махсус өчен «Миллиард.Татар» бирелгән
Иж-Буби авылында үткән конференциягщ кайткач төшергән фотолар
Фото: © Айзирәк Гәрәева-Акчурина махсус өчен «Миллиард.Татар» бирелгән
Иж-Буби авылында үткән конференциягщ кайткач төшергән фотолар
Фото: © Айзирәк Гәрәева-Акчурина махсус өчен «Миллиард.Татар» бирелгән
Иж-Буби авылында үткән конференциягщ кайткач төшергән фотолар
Фото: © Айзирәк Гәрәева-Акчурина махсус өчен «Миллиард.Татар» бирелгән
Иж-Буби авылында үткән конференциягщ кайткач төшергән фотолар
Фото: © Айзирәк Гәрәева-Акчурина махсус өчен «Миллиард.Татар» бирелгән
Менә, ярты еллап вакыт узгач, 2025 елның җәендә авыл музее белән берлектә тупланган, нәсел тарихын аңлаткан йөзләгән фотодан торган махсус альбом, Гобәйдулла Бубиның «Хозур» нәшрияты чыгарган китабы һәм Казан күчтәнәче “яулык” белән Мәрьям ханым Капылы өендә утырабыз. 70 яшьлек ханым, үзе күз яшьләрен сөртә, үзе янында бөтерелгән оныгына: «Менә күрәсеңме, бабамның китабы», – дип аңлата. Табын хәзерләп йөргән кызы да дулкынланып әле әнисен коча, әле улын. Без Орһан әфәндегә Аданага шундый ук альбом һәм күчтәнәчләр җибәргәч, күңеле тулып шалтыратты: «Сез миңа дөньяларны бирдегез», – дип, рәхмәтләрен укыган иде. Нәкъ шундый ук самими куаныч һәм бабалары өчен горурлану хисе тулы мизгелгә янә шаһит булдык.
Мәрьям Капылы. Анкарада очрашу
Фото: © Айзирәк Гәрәева-Акчурина махсус өчен «Миллиард.Татар» бирелгән
Мәрьям Капылы. Анкарада очрашу
Фото: © Айзирәк Гәрәева-Акчурина махсус өчен «Миллиард.Татар» бирелгән
Мәрьям Капылы. Анкарада очрашу
Фото: © Айзирәк Гәрәева-Акчурина махсус өчен «Миллиард.Татар» бирелгән
Мәрьям Капылы. Анкарада очрашу
Фото: © Айзирәк Гәрәева-Акчурина махсус өчен «Миллиард.Татар» бирелгән
Берара Бубиларны, мәгърифәтчеләрне, мәдрәсәләрне, татарларны аңлату белән шул кадәр мавыгып киткәнмен, Мәрьямнең дәвамчылары белән элемтәләр урнаштырырга ярдәм иткән Якуп Акчура: «Кем кемнән интервью алырга килде?!» – дип көлде. Әйе, бу эзләнүләр эчендә Мәрьямне үзем дә сизмәстән Төркиядә татар кызы буларак таныту вазыйфасына да алынганмын икән шул.
Мин М.Капылыдан: «Татарстанны күрергә телисезме?»– дип сорадым. Ул: «Хыялым. Бердәнбер хыялым. Ягъни, дисеннәр, Америкага барырга телисеңме? Ни белим, дөньяның иң гүзәл бер җирен әйтсеннәр, хәзер минем барырга теләгән бары бер җир – Татарстан. Әбиемнең туган җире. Алла боерса, шушы саулыгым бер төзәлсен, китәм. Ул җирләрне, андагы тормышны күрергә телим, әбием сулаган һаваны суларга... Ул кадәр Татарстанга сагыну белән карыйм. Югыйсә анда яшәмәдем. Бернәрсәсен дә белмим. Әмма... Видеолар күрдем. Әйтерсең үземнең ватаным, шулай карыйм аларны. Ул җир – ана-баба учагы. Менә шулай хис итәм... Иншааллаһ, бара алырмын».
Бераз темадан читкәрәк китү булса да, очрашудан соң булган бер хәл турында өстисем килә. Анкарада поезд тукталышында басып торабыз, Меңләгән чакрымнар ерактагы туган ягым Актаныштан 82 яшьлек әнием шалтырата. Бик дулкынланып шуларны әйтте: «Кызым, бүген исем китте, 61 ел элек авылда укыткан укучым Мәрьям эзләп табып шалтыратты. Үзе инде 70 кә якынаеп бара. Онытмаган. Бик күп рәхмәтләр әйтте инде. Минем аны шул кадәр гомер үтеп, бер дә күргәнем юк иде, авылда әбисе белән яшәгән ятим бала иде ул. Авылдан киткәч Башкортстанда гомер иткән...».
Әле Бубиларның оныклары белән очрашу һәм Мәрьямгә кагылышлы хатирәләр тәэсиреннән арынып бетәргә дә өлгермәгән идем, тагын да ныграк дулкынландым. Нәкъ шушы көндә әниемә беренче мәртәбә Мәрьям исемле тәүге укучыларыннан берсенең шалтыратуы, Башкортстанда яшәве турында әйтүе, рәхмәтләр укуы, әйтерсең, Буби дәвамчыларына бабалары җиреннән сәламнәр китерү - Мәрьям рухын шатландырырлык гамәл икәнгә бер ишарә булды. Мәрьям Буби да ятим кыз була, әлегә кадәр әнисе дип фаразланган – Гобәйдулла Бубиның беренче хатынына кагылышлы төгәл документлар табылмады. Шуны да әйтергә кирәк, Мәрьямнең күпмедер вакыт Башкортстан тарафларында яшәве, китапка кертелгән икенче кызына аңлаткан хатирәләреннән аңлашыла. Шул сәбәпле төрек телле чыганакларда аны Уфа кызы – Урфа (Төркиядәге шәһәр) кызы дип бутаулар да очрый.
Язмышында әтисенең изге гамәлләре кабатлана
Шуны искә төшерү әһәмиятле, Бубилар темасы, гомумән алганда, фәндә, әдәбиятта җитди һәм саллы хезмәтләрдән тора. Әлеге хезмәтләрне дәвам итү ниятендә, әмма алардан аермалы буларак Төркиядә табылган чыганаклар белән баетылган «Мәрям Буби» китабын язу планлаштырылды. Башта ул әдәби әсәр итеп уйланылган иде. Әмма гасыр башының каршылыклы агымнары чоңгылында бөтерелгән татар кызының исемен иң беренче тарихка документаль рәвештә кертү мөһимлеге турындагы фикер өстенлек алды.
46 яшендә намазлык өстендә йөрәге тотып мәрхүм булган мөһаҗир татар кызының язмышын язырга алынганда ук, кыз яшәгән, җитешкән мохитне Төркия белән бәйләп өйрәнү максат итеп куелды. ХХ гасыр башында фәнни һәм дини гыйлемле мөгаллимә буларак җитешүенең алшартлары ниләр? Мәшһүр шәхес Гобәйдулла Бубиның 20 нче еллардагы хәйрия эшчәнлекләре турында ниләр беләбез? Бубилар мәдрәсәсе чит илләрдә танылганмы? Мөһаҗирлекнең татар хатын-кызларына бәйле мәрхәмәт, фидакярлек, авырлыклар тулы сәхифәләре тарихка язылдымы? Әлеге һәм башка сорауларга җавап эзләнде.
Өйрәнүләр дүрт төрле чыганакка: матбугат, архив документлары, фәнни хезмәтләр һәм хатирәләргә таянып алып барылды. Китапны язганда элеккеге һәм хәзерге заман рус, татар, төрек галимнәренең йөзләрчә китабы, кульязма хатирәләр күздән кичерелде. 1910 еллардан башлап бүгенге заманга кадәрге вакытлы төрек матбугаты архивын өйрәнү нәтиҗәсендә китапка татарларга кагылышлы 56 мәкалә, хәбәр турында мәгълүмат кертелде. Турыдан-туры Бубилар темасына кагылганнары төрекчәдән татарчага тәрҗемә итеп бирелде. Фәнни тикшеренүләр кысасында Төркия җөмһүрияте дәүләт архивына дистәләрчә тапкыр мөрәҗәгать итәргә, 155 рәсми архив документы сатып алырга туры килде. Аларның бер өлешен аңларга, тәрҗемә итәргә Төркиядә яшәүче госманлы рәсми документ теле белгечләре ярдәм итте. Мәрьямнең нәсел дәвамчыларын табу, очрашулар оештыру исә, гаилә эчендә сакланган хатирәләрне барларга булышты.
«Хикмәт» газетасы, 1910. «Ислам галәме: Казан мөселманнары» язмасының башы
Фото: © Айзирәк Гәрәева-Акчурина махсус өчен «Миллиард.Татар» бирелгән
«Хикмәт» газетасы, 1910. «Ислам галәме: Казан мөселманнары» язмасының башы
Фото: © Айзирәк Гәрәева-Акчурина махсус өчен «Миллиард.Татар» бирелгән
Төркия татарлары мөһаҗирлеге тарихын өйрәнгәндә ике төрле бәйләнеш күзәтелергә мөмкин. Беренчесе, мәкалә башында язганымча, чит илдәгеләр белән үз Ватаннарында калганнар арасындагы элемтә. Икенчесе исә, мөһәҗирләр арасындагы бәйләнеш. Төркиядә каһарман хатын-кыз буларак мәгълүм Мәрьямгә кагылышлы материалларны туплаганда, әлеге иҗтимагый үзенчәлекләрнең икесе дә истә тотылды. Татар зыялылары арасындагы мөнәсәбәтләрнең яңа сәхифәләрен ачарга омтылыш ясалды.
Эзләнүләр барышында Гобәйдулла Бубига һәм Бубилар мәдрәсәсенә кагылышлы мәгълүматларга аерым игътибар юнәлтелде. Әйтик, 1910 елда Төркиядә нәшер ителүче «Хикмәт» газетасы Казан мөселманнарының Ислам дөньясында әһәмиятле урын тотуы хакында мәкалә бастыра. Әһәмиятләре, халык саны күплегеннән түгел, әхлак һәм фазыйләт әһеле-гыйлем иясе булуларыннан һәм көнбатыш мәдәниятен үз милләтләре рухына зыян салмаслык рәвештә кабул итүләреннән диелә. Мәкаләдә Вятка губернасында мәдрәсәдә модерн белем бирү ысуллары кулланылуы әйтелә: «Бубида мөкәммәл бер дарелмөгаллимат (кызлар мәктәбе) булып, 400 гә якын укучысы бар. Мәдрәсәдә ул кадәр олуг ысул кулланыла һәм программасы гаять камил».
«Мәрьям Буби» китабының «Таләбәләр кәрваны» бүлеге гыйлем эзләп ерак сәфәргә чыккан шәкертләргә багышлап язылды. 1860-1921 еллар эчендә Истанбулның төрле уку йортларында белем алган 20 дән артык татар шәкертенә кагылышлы Госманлы архивы документлары тупланды. Заманында дәүләт хезмәткәрләре хәзерләгән Мөлкия-и Шаһәнә мәктәбе шәкерте булган Гобәйдулла Бубиның яхшы укыганы өчен түләүле бүлектән түләүсез бүлеккә күчерелүе турындагы документ та табылды.
1922 елда Ачларга ярдәм итү комиссиясе тарафыннан махсус оештырылган рәсми сәфәр кысаларында Гобәйдулла Бубиның Төркиягә баруына кагылышлы Төркиянең архив һәм басма матбугат материаллары тикшерелде, бүгенге төрек галимнәренең хезмәтләре барланды. Болар мөдәррис шәхесен ачарга өстәмә ярдәм һәм ата- кыз язмышын, тормышка карашларын, хәйрия эшләрендәге адымнарын аңларга ярдәм итә. Бер төрекчә мәкаләдә революциядән соң Гобәйдулла Бубиның Башкортстан һәм Татарстан җөмһүриятләре балалар бакчаларының гомуми җитәкчесе вазифасына китерелүе һәм әлеге хезмәтне дәвам итүе турында әйтеп узыла. Гасыр башында халыкка мәгърифәт нуры өләшкән Бубиларның 20 нче елларда үзләрен янә бер иҗтимагый мөһим эшкә атаулары мәгълүм. Тарихтан билгеле, авыл мәктәбен торгызудан тыш, Габдулла Буби авылда ятим балалар өчен коммуналар приютын оештыру белән шөгыльләнгән. Кызы Галия истәлекләре буенча, сугыш хәрәкәтләре туктагач һәм Совет власте урнашкач, әтисе, үзенең укучылары-комиссарлары соравы буенча, торак йортлары каршындагы кызлар мәдрәсәсе бинасында балалар приютын булдыра. Бу приют 1921 елгы ачлык чорында да эшли. Габдулла Буби 1922 ел башында мәрхүм булгач, ятимнәрне кайгыртуны туганы Гобәйдулла дәвам итүе аңлашыла. Гомумән, иҗтимагый хәйриячел эшләрдә алар һәрвакыт бергәләп көч куйган шәхесләр. Югары да әйтелгәннәргә күрә, Ачларга ярдәм итү комиссиясе тарафыннан Төркиягә мөселманнардан ярдәм сорарга вәкил буларак ни өчен нәкъ менә Гобәйдулла Бубиның җибәрелүе аңлашыла да. Кызы Мәрьямнең мөгаллимә буларак иҗтимагый-хәйрия эшләрендә катнашуы, хөкүмәткә большевиклар килгәч өйләренә кайту мөмкинлеге ачылган мөселман әсирләрен (госманлы гаскариләрен) коткаругв өлеш кертүе, соңрак тарихи вакыйгалар эчендә әти-әнисен югалткан бер баланы үз канаты астына алуында өлкән буын Бубиларның мәрхәмәт кылуга омтылышы дәвам итә. Әйтерсең ул, кыска гына гомерен әтисенең 1909 елда нәшер иткән китабында язылган: «Карендәшләренә ярдәм иткән кеше бик яхшы кешедер. Кешегә ярдәм итүе бик ансаттыр. Дәрт иткән кешегә көн саен туры килеп торадыр. Бер кайгылы кешегә яхшы сүз сөйләп юату, бер ятим балага бер телем икмәк бирү дә бер ярдәмдер» дигән сүзләрен өлге алып яшәргә омтылган…
Китапны язганда һәрдаим үз-үземә берничә сорау бирдем. ХХ гасыр башы вакыйгаларын һәм шул чор каһарманнарын бәяләгәндә, сәясәт һәм тарих каланчасыннан караргамы?! Әллә бер заманда да көчен югалтмаган, һәр милләт баласы өчен газиз милли тойгылар һәм бар кешелек өчен әһәмиятле мәрхәмәтлелек, изгелек кылу – гуманизм төшенчәләре аша бәяләргәме?! Нәтиҗәдә, бу сораулар миңа, ягъни каләм тотучыга гына түгел, укучыга да кагыла дигән фикергә килдем. Чөнки үткәннәр, аерым дәүләтләрнең, сәяси борылышларның, көрәшләрнең тарихы гына түгел, ул шулай ук төрле кысалардан, үлчәмнәрдән өстен торган әхлак, мәрхәмәт, гыйлем, алгарыш һәм нәселләр хәтере дә.