Почему на стикере «Ел татары» написано «микән», и почему это не ошибка
Друзья, после выхода нашего стикерпака «Ел татары» мы получили несколько сообщений от подписчиков. Некоторые возмутились, заявив, что на одном из стикеров («Ә ЕЛ ТАТАРЫ КЕМ БУЛЫР МИКӘН?») допущена грамматическая ошибка, и что вместо «микән» там якобы должно быть «икән».
Мы не стали спорить, а обратились за экспертным мнением к авторитетному специалисту — Халикову Ильгизу Ильдаровичу, российскому учёному-литературоведу, кандидату филологических наук, директору Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова Академии наук Республики Татарстан.
Вот какой подробный разбор он нам прислал:
«ИКӘН – МИКӘНБу икән-микәннәрне язып торуны озак кирәксенмичә йөрдем. Бер төркем журналист боларны рәхәтләнеп бутый. Журналистлар гына түгел инде, ләкин башкаларда минем эшем юк, теләгәннәречә сөйләшсеннәр. Тик җәмәгать алдына чыгып яки киң массалар өчен язылган текстта икән урынына микән куллану гафу итә алмаслык хата, минемчә. Радиода студиягә килүчеләрне таныштырыр алдыннан: «Кунакларыбыз кем микән?» – ди. Яки башка журналист: «Нинди эшләр башкара микән?» – ди.❇️ Сер түгел, микән сүзе кабаттаркалыш ↔️ дип атала торган юл белән ясалган, ул кайчандыр алдагы сүздәге -мы/-ме кисәкчәсеннән соң килгән икәнгә башта береккән, шуннан соң шул кисәкчәне үзенә йолкып алган, ягъни -мы/-ме + икән > микән. Мәсәлән, матурмы икән > матур микән.❇️ Ап-ачык бит барысы да! Шулай булгач, ни пычагыма -мы/-ме кисәкчәсе кулланыла алмаган урында микән дип әйтә кайберәүләр? «Матур икән» ул бит «Матур микән?» түгел.❇️ Икенче яктан килеп карыйк. Әгәр дә сорау җөмлә турында сүз бармаса, микән гомумән урынсыз, икән исә урынлы, ул нәрсәнедер констатацияли булып чыга. Әгәр дә сорау җөмләдә сорау алмашлыгы кулланылса, микән дию дөрес булмый, икән – дөрес (Хәлләре ничек микән? түгел, Хәлләре ничек икән?). Әгәр дә сорау җөмләдә сорау алмашлыгы булмыйча гына сорау бирелсә, микән дөрес була (Хәлләре яхшы микән?, ягъни Хәлләре яхшымы икән?). Аңлата алдыммы инде?❇️ Гомумән алганда, микән, минемчә, сөйләм теленә хас сүз, бәлки әле диалектизмдыр да. Татарлар яшәгән һәр төбәктә аны кулланмыйлар. Сүзлекче буларак ул миндә шактый күп сорау тудыра. Әгәр дә без аны әдәби телнең бер лексик берәмлеге дип карыйбыз икән, димәк аны сүзлекләргә теркәп аңлатырга мәҗбүрбез (һәм ул шулай ителә дә инде). Тик шул ук калыпта ясалган башка сүзләрнең нигә шундый ук хокукы юк? Сүзлекләрдә мәллә, мәле, миде/мыйде һ. б. ш. күренми. Әйтелешенә кермим, ләкин язылышына килгәндә башка сүзләр янәшәсендәге кебек -мы/-ме икән дип аерым язу кирәкмәгән артык сорауларга урын калдырмас иде».
Резюмируя слова эксперта:
Хотя по строгим правилам литературного языка в вопросительных предложениях с вопросительными местоимениями (как «кем» — кто) уместнее использовать «икән», слово «микән» является неотъемлемой частью разговорной речи, возможно, даже диалектизмом, и официально зафиксировано в словарях.
Так как наш стикер — это неформальный элемент общения, а «микән» характерно именно для живой, устной речи, никакой ошибки в стикере нет. Мы используем легитимную разговорную форму, которая имеет полное право на существование в словарях татарского языка.
Спасибо всем, кто неравнодушен к чистоте татарского языка!
Продолжаем пользоваться стикерами и беречь наш язык вместе.