Всемирный форум татарской молодежи: «Стела на въезде в Казань должна быть на двух языках – татарском и русском»

На въезде в Казань установили светящуюся стелу «Казань» высотой в 4 метра и длиной 30 метров. Она подготовлена к предстоящему саммиту BRICS. Кроме шести букв на стеле есть герб города. Конструкция выполнена лишь на русском языке. Стела считается обычным арт-объектом и выступает приветствием гостей столицы РТ.

Всемирный форум татарской молодежи обратился к мэру Казани, с просьбой сделать стелу двуязычной - и на татарском языке:

Хөрмәтле Илсур Рәис улы!
Узган атнада Казанга керү юлларының берсендә, Ырынбур трактында, яңа “Казань” стеласы куелды. Ул рус телендә генә эшләнгән. Канун ягыннан стела географик атама яисә юл билгесе булмаса да, аны, һичшиксез, дәүләт татар телендә дә башкару кирәк.
Казанда якынча 1,3 млн. кеше яши, милләтләр арасында иң күбе – татарлар. 
Башкалабызның кунакларына беренче булып күренәчәк һәм аларны сәламләячәк сәнгать объектының бер телле генә булуы Казан шәһәренең образын чикли. Бу – татар телен хөрмәт итмәү, Казанның татар телле яшәүчеләрен һәм кунакларын санга сукмау, Татарстан башкаласына бер дә килешми торган күренеш.
Тәнкыйтьләп кенә түгел, ярдәм итәргә теләп тә хат язабыз. Шәһәргә керү юлларының барлыгы диярлек XIV-XV гасырларда формалашкан, аларның бай тарихлы борынгы атамалары бар. Ырынбур тракты очрагында ул “Нугай юлы”. Моны кулланып гади генә шрифтта “Казань” язуы урынына чын мәгънәдә сәнгать объектын, хәтта берничәне дә ясарга була (Мамадыш, Себер трактлары һ.б. өчен). Бөтендөнья татар яшьләре форумы бу эштә Казан хакимиятенә фикри яктан ярдәм итә ала. Без моның өчен яшь мигъмарларны җәлеп итеп тәҗрибәханәләр, бәйгеләр оештырырга әзер.
Ихтирам белән,
Бөтендөнья татар яшьләре форумының такымы

Редакция «Миллиард.Татар» поддерживает обращение и надеется, что власти города обратят внимание на необходимость создания стелы и на родном для многих татарском языке.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале