Юто Хишияма: “Аллаһ каршында һәркем тигез дигән фикер мине җәлеп иткәнгә ислам динен кабул иттем”

Япон егете Юто Хишияма Токиода татар теле буенча докторлык диссертациясе яклаган. Күптән түгел татар түбәтәен киеп ислам динен дә кабул иткән. Кәләше дә татар кызы икән. Японнарга татр телен өйрәнү нигә кирәк? Җавап – интервьюда.

“Миллиард.Татар” публиковал интервью с японцем Юто Хишияма, который защитил в Токийском университете иностранных языков докторскую диссертацию по грамматике татарского языка (ЗДЕСЬ) . Сегодня мы публикуем оригинал беседы с ученым на татарском языке.


Японнар нигә татар телен белән кызыксына?

- Сез яңа гына докторлык диссертациясе якладыгыз. Сез аны Токио университетында якладыгызмы? Сезнең эзләнү эшегез нәрсә турында? Нигә бу теманы сайладыгыз?

- Татар теленең тартым һәм зат кушымчалары турында докторлык диссертациясен Токио чит телләр университетында якладым. Биш ел элек КФУда (Казан Федераль университет – ред.) татар теленең тартым кушымчалары турында магистрлык диссертациясен яклаган идем. Докторлык диссертациясе аның дәвамы дип әйтергә була.

- Татар телен күптән өйрәнәсезме? Аны ничек өйрәндегез? Татар теле япон теленә ошаганмы?

- Быел татар телен үзем өйрәнә башлавыма ун ел. Юбилей дип әйтергә дә була. Мин бу тел белән университетта укыганда таныштым. Төрек теле бүлегендә укыганга, һәм япон теленә грамматика яктан охшаганга, татар телен өйрәнү авыр булмады.


Награждение победителей II Международной олимпиады по татарскому языку и литературе / Фото: tatarstan.ru


- Сез хәзерге вакытта Японияда яшисезме? Анда нәрсә белән шөгылләнәсез? Казанга киләсезме?

- Әйе. Хәзер шул ук университетта татар теле укытучысы булып эшлим. Атнага ике тапкыр татар теле дәресләрен онлайн алып барам. Шул ук вакытта яшь лингвист буларак фәнни эшләрне башкарам. Бу көннәрдә күбрәк чуаш теле турында фәнни мәкаләләр язып барам.

- Чуваш телен ничек өйрәнә башладыгыз?

- Чуаш телен өч ел элек үзем өйрәнә башладым. Аның үзенчәлекле яклары күп. Араларында мари теле белән уртак үзенчәлекләр дә бар. Анысы бик кызык. Әлбәттә, татар теле белән уртак үзенчәлекләргә дә ия.

- Сез татар теле курслары алып барам дидегез. Анда күп кеше укыймы? Кемнәр алар? Кайсы илләрдән?

- Бу семестрда бер курста якынча ун кеше (барлыгы якынча егерме кеше) укый. Күбесе японнар. Үзбәк һәм кытай кешеләре дә бар.

- Ә японнарны, кытайларны, үзбәкләрне татар теле нәрсә белән кызыксындыра икән? Ул бит, инглиз теле шикелле киң таралган аралашу теле түгел.

- Кайберәүләр: "Бу университетта гына укытыла торган берәр телне өйрәнәсем килде", - ди. Татар теле андый телләрнең берсе. Безнең университетта мари теле дә укытыла.

“Татарстанда укыганда төрле мәчетләрдә булдым. Иң ошаганы – Кол Шәриф мәчете”

- Күптән түгел сез Instagram битендә: “Ислам динен кабул иттем. Кичә, татарлар нигез салган Токио мәчетендә, татар түбәтәен киеп, мөселман булдым”, - дип яздыгыз. Ни өчен ислам динен кабул иттегез?

- Аллаһ каршында һәркем тигез дигән фикер мине җәлеп иткәнгә һәм өйләнергә җыенган кызым мөслимә булганга ислам динен кабул итәргә булдым. Татарстанда укыганда мин төрле мәчетләрдә булдым.

- Нинди мәчетләрдә булдыгыз? Иң ошаганы кайсы булды?

- Һәрбер мәчет үзенчә матур. Мәрҗәни мәчете кебек тарихи мәчетләрдә дә, “Ярдәм” мәчете кебек яңа мәчетләрдә дә булдым. Иң ошаганы - Колшәриф мәчете.

Аеруча истә калган вакыйганы сөйләп китәсем килә. «Ярдәм” мәчетендә мине һәм япон дусларымны татар ризыклары белән сыйладылар. Мәчетнең килгән һәр кешегә ачык булуы, андагыларның кунакчыллыгы, анда "Әссәламү галәйкум" дип сәламләшкәне истә кала.

- Токио мәчетенә йөрүчеләр күпме? Алар арасында татарлар бармы?

- Токиода яшәүче мөселманнар йөри, күпчелеге Азия илләреннән. Сәяхәтчеләр дә күп килә.

- Японияда татарлар күпме? Алар аралашалармы? Сез алар белән танышмы?

- Япониядә татарлар күп түгел. Бармак белән санарлык кешеләр белән таныш һәм алар белән сирәк аралашам. Гөлнара исемле татар кешесе белән танышып аралаша идем. Ул элек Токио мәчетендә татар теле курсларын алып бара иде. Хәзер ул башка шәһәрдә яши.

- Ә Казанда дусларыгыз бар идеме? Кемнәр? Алар белән аралашасызмы?

- Иң элек танышкан татар кешесе - Идел Кыямов. Аның белән 2012 елның августында Токиода очрашкан идем. Ул вакытлыча Токиода модель булып эшләргә килгән иде.


Идель Киямов / Фото: Салават Камалетдинов


Казанда танышкан дусларым күп. Казанда 2013 елда танышкан КФУ доценты Рамил Йөзмөхәммәтов белән еш аралашам. Ул миңа эшләремдә булышып тора. Мин аңа бик рәхмәтле.

- Япониянең иң мәшһүр татарлары кем? Алар тарихта нинди роль уйнаганнар?

- Алинә Заһитованы күп кеше белә. Олы яшьтәгеләр арасында актер Roy James (Габделхәннан Сафа) танылган татар кешесе. Ләкин аларның татар икәнен белмәүчеләр күптер.

- Япониядә иң мәшһүр татар муллалары кем?

Токио мәчетенең беренче имамы - Габдрәшит Ибраһимов Япониядә иң мәшһүр татар имамыдыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале