Мавля Колый о ночи предопределения: «Хакъка йыглаб тәүбе кыйл, кичрер кадер төнендә»

Сегодня 27 число месяца Рамадан. Существует большая вероятность, что именно сегодня наступает Ночь могущества и предопределения (Кадер кичәсе). 

В рамках проекта «Миллиард.Татар» и радио «Китап» по возвращению исламской поэзии мы продолжаем озвучивать стихи суфийского татарского поэта XVII века Мавля Колый. В этот раз мы записали «Хикмәте хәким», посвященный Ночи предопределения.   

 



Подробнее о проекте 

«Бу күңел Хакъ гыйшкында арынур булса»: стихи ясавийского шейха Мавля Колый вернулись спустя 300 лет
«Рамазан айы кәлди адәмләрә»: ясавийский шейх Мавля Колый поздравляет с месяцем поста

Оригинал 

25

Хикмәте Хаким...
Гыйнайәт нуры рәхмәт –
Кадер төндә, 
Колларына булур рәхмәт –
Кадер төндә.
Күк хиҗабы ачылур –
Кадер төнда, 
Гөнаһларың кәчелүр, 
Уйаг тор кадер төн(ен)да.
Руза тотыб, кыйл намаз, 
Гонаhыңдин бул хәляс, 
Хакъка йыгълаб, кыйл нийаз, 
Кабул кадер төнендә.
Кадер төндә тор уйаг, 
Кул кутәреб, кыйл теләк. 
Ни теләсән булур Хакъ, 
Теләң кадер төнендә.
Рамазан айы ничәсе, 
Йөгерми йите кичәсе, 
Шулдур кадер кичәсе, 
Йатма кадер төнендә.
Кадер төнен белгәнләр, 
Йатмай,уйаг торганлар, 
Морадыни булганлар, 
Булды кадер төнендә.
Кадер төне сәгадәт, 
Йатма төнне, кыйл тагъәт, 
Хакъдин булур гыйнайәт, 
Күргел, кадер төнендә.
Күк хиҗабы йазылур, 
Хакъдин бер нур бирелүр, 
Дәуләтига күренүр,
Ул нур кадер төненде.
Нур булур күкда бәйан, 
Һәркемга булса гайан, 
Дөнъйа-ахирәт әман- 
Булур кадер төнендә.

Ул нурны кургән адәм, 
Җәннәтдә булур әман, 
Хакъ теләгән бирде тәмам, 
Табды кадер төнендә.

Мәүлә Колый, намаз кыйл, 
Кадер тенен уйаг тор.
Хакъка йыглаб тәүбе кыйл, 
Кичрер кадер тененде.



Перевод 

Ярдәм нуры рәхмәт –
Кадер төндә, 
Колларына булыр рәхмәт –
Кадер төндә.
Күк пәрдәсе ачылыр –
Кадер төндә, 
Гөнаһларың кичерелер, 
Уяу тор кадер төн(ен)дә.
Ураза тотып, кыл намаз, 
Гонаhыңнан бул чиста, 
Хакъка елап, кыл дога, 
Кабул кадер төнендә.
Кадер төндә тор уяу, 
Кул кутәреп, кыл теләк. 
Ни теләсән булыр Хакъ, 
Теләсәң кадер төнендә.
Рамазан ае ничәсе, 
Йөгерме җиде кичәсе, 
Шулдыр кадер кичәсе, 
Ятма кадер төнендә.
Кадер төнен белгәннәр, 
Ятмый, уяу торганнар, 
Максатын булганнар, 
Булды кадер төнендә.
Кадер төне сәгадәт, 
Ятма төнне, кыл итагъәт, 
Хакътан булыр гыйнайәт, рәхмәт  
Күр, кадер төнендә.
Күк хиҗабы язылыр, 
Хакътан бер нур бирелер, 
Дәүләтига күренер,
Ул нур кадер төненде.
Нур булыр күктә бәян, 
Һәркемгә булса ачык, 
Дөнья-ахирәт имин- 
Булыр кадер төнендә.

Ул нурны кургән адәм, 
Җәннәттә булур имин, 
Хакъ теләгән бирде тәмам, 
Тапды кадер төнендә.

Мәүлә Колый, намаз кыл, 
Кадер төнен уяу тор.
Хакъка елап тәүбе кыл, 
Кичерер кадер төнендә.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале