Мэр Эскишехира Айша Унлюдже: «Мы привезли вам большой привет из Татарстана»

Айзирэк Гараева-Акчурина побывала на встрече мэра турецкого города Эскишехира и татарской общины деревни Корыхюк. Как прошла встреча - в репортаже для «Миллиард.Татар». 

С днем рождения! 

21 августа мэр турецкого города Эскишехир Айше Унлюдже и глава района Чифтелер Зухра посетили татарскую деревню Корыхюк. Глава села Микаил Сузар пригласил официальных гостей на обед, устроенный к рождению дочери. По этому случаю во дворе здания старой школы села был приготовлен стол на 300 человек.  


Фото: © Айзирэк Гараева-Акчурина


Эскишехир объединяет 14 районов. В 1895 году деревня Корыхюк, основанная татарами, находилась в Чифтелерском районе. Как рассказали гости, мэры Эскишехира и Чифтелера посетили Казань в июне этого года. Как известно, тогда в Казани проводились международные спортивные игры БРИКС, а также гости посетили Сабантуй. На мероприятия БРИКС были приглашены официальные представители из разных стран, в том числе, и из Турции. 

«Казань и Эскишехир с девяностых годов являются городами-побратимами» 


Фото: © Айзирэк Гараева-Акчурина


Мэр Эскишехира Айша ханум сначала встретилась с сельчанами:

«Мы привезли вам большой привет из Татарстана. В рамках нашей поездки туда мы приняли участие во встречах, особенно связанных с казанскими татарами. Мы говорили об образе жизни, культуре, истории татар. После возвращения из Казани мы с Зухрой ханум очень хотели приехать сюда, в деревню казанских татар. Сегодня нам с вами посчастливилось встретиться. И мы приехали, чтобы рассказать о нашей поездке в Казань и поговорить о том, что мы можем сделать вместе в вашей махалле. Глава села Микаил-бей, открытый в общении человек, много старается для махалли. Сегодня мы искренне поздравляем ее с рождением дочери», - сказала она.  

Она также напомнила, что Казань и Эскишехир с девяностых годов являются городами-побратимами.  

«В Одун – Пазаре - историческом центре Эскишехира - работает татарская община» 


Фото: © Айзирэк Гараева-Акчурина


«Мы обсудили, какую совместную работу могут провести в Татарстане две мэрии: Казань и Эскишехир. В Эскишехире обучаются 9 татарстанских студентов.  Знаете, в Одун – Пазаре-историческом центре Эскишехира-работает татарская община, есть небольшой музей. Поддерживал связь с обществом и его руководителем Видатом Догу. Мэрия Эскишехира будет продолжать оказывать помощь музею, а также заботиться о студентах», - сказала Айша ханум.

Айша и Зухра-ханум отметили, что их визит в Казань оставил яркие впечатления, они поражены порядком в городе, архитектурой. Они напомнили, что их визит приурочен к празднику Сабантуй. Они выразили свое восхищение тем, как прошел этот праздник. Айша-ханум передала сельчанам и свою просьбу по этому поводу: «Надеюсь, и в деревне Сабантуй пройдет так красиво. Пригласите и меня в последующие годы. Очень хочу приехать».  

«Жители жаловались на частые перебои в электроснабжении, просили отремонтировать дороги» 


Фото: © Айзирэк Гараева-Акчурина


На встрече также собрались руководители окрестных сел. Поэтому в разговоре под открытым небом прозвучали и вопросы соседних сел. Что касается татарской деревни - жители жаловались на частые перебои в электроснабжении, просили отремонтировать дороги. Кроме того, они выразили обеспокоенность тем, что проходящий неподалеку газ до сих пор не поступает в село.


Фото: © Айзирэк Гараева-Акчурина


После серьезной беседы официальные гости отправились в дом к новорожденному, а затем продолжили теплое общение за столом в доме Карима Сузара. Татарки угостили гостей национальными блюдами, которым они научились у своих матерей.


Фото: © Айзирэк Гараева-Акчурина


Гости, в свою очередь, выразили восхищение тем, как сельчане более века сохраняют наши традиции, национальную кухню и поддерживают связь с Татарстаном.


Айзирэк Гараева-Акчурина

-----------------------------------------------------------------------------------------------

Искешәһәр мэры Айшә Үнлүҗе: «Татарстаннан сәламнәр китердек»

21 августта Төркиянең Искешәһәр мэры Айшә Үнлүҗе һәм Чифтәләр районы мэры Зөһрә Кунакчы Корыһөек татар авылына килделәр. Рәсми кунакларны авыл җитәкчесе Микаил Сүзәр яңа дөньяга килгән кызының бәби мәүлиденә - бәби ашына чакырган иде. Бу уңайдан авылның иске мәктәп бинасы ишегалдына 300 гә якын кеше өчен табын әзерләнде.  


Фото: © Айзирэк Гараева-Акчурина


Искешәһәр 14 илчәне-районны берләштерә. 1895 елда татарлар корган Корыһөек авылы Искешәһәрнең Чифтәләр районында урнашкан. Искешәһәр һәм Чифтәләр мэрлары бу елның июнь аенда Казанда булдылар. Белгәнебезчә, ул вакытта Казанда БРИКС халыкара спорт уеннары уздырылды. Әлеге зур сара сабан туе белән тәмамланды. БРИКС чараларына төрле илләрдән, шул исәптән Төркиядән дә рәсми вәкилләр чакырулы иде. 

Төркиядә "бала мәүлиде"н үткәрү әни белән баланың кардәшләре, дуслары, авылдашлары белән күрешүенә сәбәп булып тора. Сабыйның тууын бәйрәм итү, әни кешенең, баланың саулыгын сорап, бәхет теләп Коръән, салават уку һәм догалар кылу күркәм бер гадәт санала. 

Искешәһәр мэры Айшә ханым иң башта авыл халкы белән очрашты. Сүзен исә Татарстаннан башлады: 


Фото: © Айзирэк Гараева-Акчурина


"Сезгә Татарстаннан күп сәламнәр китердек. Без Татарстанга сәфәребез кысаларында,  аеруча Казан татарлары белән бәйле очрашуларда катнаштык. Татарларның яшәү рәвешләре, мәдәниятләре, тарихлары турында сөйләштек. Казаннан кайтканнан бирле Зөһрә ханым белән бирегә, Казан татарлары авылына, килергә бик теләдек. Бүген сезнең белән очрашырга насыйп итте. Һәм Казанга кылган сәфәребезне аңлатырга, һәм мәхәлләгездә бергәләп ниләр эшли алырбыз, шулар турында сөйләшергә, дип килдек. Авыл җитәкчегез Микаил бәй сөйләшүләргә ачык һәм мәхәллә өчен тырышкан кеше. Бүген  без аны кызы туу белән дә чын күңелдән котлыйбыз", - диде ул.  

Шулай ук, Казан белән Искешәһәрнең туксанынчы еллардан бирле кардәш шәһәрләр булуын хәтерләтте.  

"Без Татарстанда ике мэрия: Казан һәм Искешәһәрнең уртак нинди эшләр башкара алуы хакында фикерләштек. Искешәһәрдә 9 татарстанлы студент укый икән.  Беләсез, Одун Пазарында – Искешәһәрнең тарихи үзәгендә татарлар җәмгыяте эшли, кечкенә музей бар. Җәмгыять, аның җитәкчесе Видат Догу белән элемтәдә торабыз. Искешәһәр мэриясенең музейга ярдәмнәре дәвам итәчәк, шулай ук студентларны кайгыртырбыз. Җәмгыять, студентлар һәм сезнең белән бергә яңа чарада очрашырга насыйп итсен".  

Айшә һәм Зөһрә ханымнар Казанга сәфәрләренең бик тәэсирле булуына, тәртипкә, архитектурага мөкиббән китүләрен ассызыкладылар. Сәфәрләренең сабан туе бәйрәменә туры килүен искә алдылар. Бу бәйрәмнең шул кадәр оешкан рәвештә күркәм узуына соклануларын белдерделәр. Айшә ханым авыл халкына бу уңайдан үзенең үтенече дә җиткерде: "Ышанам, авылда да сабан туе шулай матур үткәрелә торгандыр. Алдагы елларда мине дә чакырыгыз. Килергә бик телим", - диде.  


Фото: © Айзирэк Гараева-Акчурина


Очрашуга шулай ук, тирә-як авыл җитәкчеләре дә җыелган иде. Шуңа күрә ачык һавада узган сөйләшүдә Корыһөек белән бергә күрше авылларының мәсьәләләре дә яңгырады. Татар авылына килгәндә исә, халык бигрәк тә электрларның еш киселүенә зарланды, юлларны төзекләндерүне сорадылар. Болардан тыш якыннан гына узган газның әлегә кадәр авылга кермәвенә борчылуларан җиткерделәр. 

Җитди сөйләшүләрдән соң рәсми кунаклар бәби өенә юл тотты, аннары авыл җитәкчесе ярдәмчеләреннән Кәрим Сүзәр өендә татар ашлары табынында җылы аралашу дәвам итте. Татар апалары кунакларны әниләреннән өйрәнеп калган милли ашларыбыз белән сыйладылар. Кунаклар үз чиратында, авыл кешеләренең бер гасырдан артык гореф-гадәтләребезне, милли ризыкларыбызны саклауларына һәм Татарстан белән элемтәдә торуларына соклану белдерделәр.

Айзирәк Гәрәева-Акчура

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале