Пять маршей Сайдаша: от «Булат җыры» до «Кызыл Армия маршы»

Алсу Хафиз, научный сотрудник Музея Салиха Сайдашева - филиала Национального музея РТ, подготовила материал, посвященный 125-летнему юбилею великого татарского композитора - «Сәйдәшнең биш маршы». Предлагаем вниманию читателей «Миллиард.Татар». 

Булат җыры

20нче елларда Салих Сәйдәшев беренче җыр-маршларны иҗат итә. Чишмә башында «Зәңгәр шәл» музыкаль драмасыннан Булат җыры иде. Бу әсәр традицион татар җырларына хас булган элементларны саклап пунктир ритмга салына. Алга таба «Шлем», «Күк күгәрчен» музыкаль драмаларын иҗат иткәндә бу алымны композитор кыюрак куллана башлый.
«Зәңгәр шәл»дә яңа алым буларак төп каһарман образын ачыр өчен музыкаль бизәлеш кулланыла. Булат үзе дә татар сәхнәсе өчен яңа кеше. Ул кыю, көчле, ерак илләрне күреп туган ягына кайткан хөр, якты киләчәк турында өметләр белән тулы ир-ат. Һәм моны геройның сәхнәгә тәүге тапкыр чыккач ук сизеп була.
«Зәңгәр шәл»нең популярлыгы һәм озын гомере турында язу артык булырдыр. Бары шуны искәртеп узам: киләсе елга спектакльгә йөз ел тула. Тинчурин-Сәйдәшев тандемы шундый озын гомерле әсәрләргә бай булды: «Казан сөлгесе», «Сүнгән йолдызлар», «Зәңгәр шәл».


Сайдашев, Бурнаш, Валеев-Сульва на сцене с декорацией спектакля «Зәңгәр шәл»
Из фондов Национального музея РТ


Зәһидә Тинчурина «Зәңгәр шәл» спектакле турында шундый хәтирә калдырган: [1]

Пьесаны язып бетерүгә, Кәрим театрга йөгерде. Бөтен коллективны җыеп, пьесаны укып чыга бу, кайсы артистның кайсы рольдә уйнаячагын да әйтә. Җыелыш ахырында артистлар берьюлы:
– Кәрим абый, ә Булатны кем уйнасын әйтмәдегез бит! – диләр.
– Анысын үзебез дип торабыз! – ди Кәрим Тинчурин бер дә исе китмичә генә.

Сакаев маршы

Татар музыкасы тарихында бердән бер матәм маршы сакланган. Аны Сәйдәш 1927 елның язында актер Нури Сакаев үлеменә багышлап яза. Ул көн хатирәләрен Гадел Кутуй саклаган: [2]

– Театрда зур тынлык. Тик күрше бүлмәдән Таҗдарованың (актриса Нәгыймә Таҗдарова, Сакаевның хатыны, прим. ред.) үксеп-үксеп елаган тавышлары гына ишетелә. Тинчурин авыр уйга чумган. Сәйдәшев кечкенә генә бер кәгазь өстендә авыз эченнән өзек-өзек тавышлар чыгарып нидер сызгалый. Биш минут вакыт үткәндерме-юкмы, бәлки алай булмагандыр, Сәйдәшев:
– Бетте, – диде.

Композитор бу сагыш һәм авыр кичерешләр белән тулы әмма купшы булмаган формага салынган көйне иҗат иткәндә якын дустын Нури Сакаевны гына уйламагандыр. 1926нче елның көзендә Сәйдәшнең беренче хатыны сөекле Валя үлеп китә. Матәм маршы аның китүенә дә, яшьлек еллары белән саубуллашуга да мәрсия булгандыр.

Кызыл Армия маршы


Титульный лист партитуры Марша Красной Армии
Из фондов Национального музея РТ


Сәйдәшевнең бу әсәре Казанда иң еш яңгырый торган әсәр дип әйтергә яратам. Чөнки аны концертлардан тыш тимер юл вокзалында көнгә ике тапкыр ишетеп була: Мәскәү поездын каршы алганда һәм озатканда.
Бу әсәр Кызыл Армиянең унбер еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек барган чакта туа. Исмәгыйль Усмановның Салих Сәйдәшев белән якын аралышканын белеп аңа дивизия командиры Якуб Чанышев исеменнән композиторга мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар. Декабрьнең якты кояшлы көннәренең берсендә дуслар арасында шундый сөйләшү була: [2]

– Салих, синең кайчан да булса марш язганың булдымы?
– Юк… Хәер, дөрәс әйтмим бугай, Оренбургта музыка мәктәбендә эшләгәндә омтылып караган идем. Ә нигә бу турыда сорыйсың әле?
Хәрбиләрнең үтенечләрен әйткәннән соң:
– Булдыра алмам дип уйлыйм, – диде ул. – Мин лирик бит. Маршта исә күңел нечкәлеген бирү кыен, ул дәртле, күтәренке рухлы булырга тиеш.

Ә шулай да, пианино янына утырып Сәйдәш яңа көй чыгара башлый. Ләкин бераз вакыт узгач «Юк, марш түгел бу», – дип куя. Әмма бераз уйлап алганнан соң, көйне уйнап та күрсәтә, ноталарын кәгазьгә дә төшереп ала. «Оркестрлаштырырга өлгермим», – дип репетициягә чыгып китә, ә Исмәгыйль иптәше кулъязмасын эләктереп аның язмышын хәл итә. Марш премьерасы 1929 елның 23 февраль көнендә зур уңышлык белән узды. Ләкин ул вакытта аның исеме башка иде. Туганда ул Беренче укчы полкы маршы булып туды.
Сәйдәшнең килене Вераның композитор мирасы белән беренче танышуы да шул марш аша булды. Үз хатирәләрендә ул болай яза:[3]

– Бондюгтагы рус һәм татар мәктәпләре дус яши иде. Мин татар мәктәбенең үзешчән концертларына йөрергә ярата идем. Татар биюләре, моңлы озын көйләр, скетчлар күңелемә бик хуш килә иде! Бәйрәмнең мәҗбүри рәсми өлеше тәмамлангач залга баянчы чыгып марш уйный иде. Дәртле, күтәренке, шатлык һәм нур белән тулы музыканы тыңлаганда сугыш та, ачлык та, җан өшеткеч салкыннар да онытыла иде. … Ул маршның авторын мин Альфред белән танышкач кына белдем. Ул минем булачак каената Салих Сәйдәшев иде.

Монтерлар җыры

«Үсәбез, үсәбез, үсәбез» дип тәмамланга оптимистик җырны күбебез «Без кабызган утлар» дип таныйбыз. Ул «Кандыр буе» музыкаль драмасының бер номеры итеп дөнья күргән, ә хәзер аерым мөстәкыйль җыр булып яши бирә. 
«Кандыр буе»н Сәйдәшев һәм Тинчурин 1932 елда иҗат итә. Материал туплар өчен алар җәйге командировкага чыгып китә. Максатлары – колхозлаштыру чорындагы авылны, күмәк тормышка баскан халыкны сүрәтләү өчен яңа уйлар, яңа хисләр алып кайту, илһамлану. 
Билгеле, бу спектакль өчен Сәйдәш музыкасын срокларга әһәмият бирмәгәнлектән язарга өлгерми, Кәрим Тинчурин аның продуктивлыгын арттырыр өчен театрда бикләп тоткан дип тә сөйләгәннәре булды. Нәкъ «Монтерлар җыры» турында Риза Ишморат хәтирәсе сакланган. Ул вакытта драматург, режиссер театр директоры вазифасын да үтәгән:


Ноты Монтерлар җыры
Из фондов Национального музея РТ

 

– Репетиция ничек бара, Кәрим абый? – дип сорыйм.
– Әйбәт бара. Була, спектакль менә дигән була, – ди ул зур ышаныч белән.
– Музыка ничек?
– Өр-яңа яңгырашлы музыка туа, – ди ул, тагын да ышанычлырак итеп.
Сәйдәш белән сөйләшәм. Ул да:
– Була, – ди.
Мине ышандырыр өчен, оркестрлар бүлмәсендәге үзенең пианиносы янына алып төшеп (ул иң түбәнге катта, ярым подвалда урнашкан иде), миңа уйнап күрсәтә.
– Монысы менә монтерлар җыры булачак, сүзләре бик ошый, музыкасы да яхшы булсын дип тырышам, – ди. Клавишаларга каты итеп бәреп, аккордлар ала һәм күтәренке маршка охшаганрак көйнең фрагментларын уйный. Бөтен клавишалар буйлап ниндидер импровизация уйнап чыга да, кинәт кенә туктап, пианино яныннан кузгала. 

«Без кабызган утлар»ның үзенчәлеге ике стильне: татарның кыска көен һәм 20нче елларда популяр булган рус яшьләр җырын берләштерүдә. Татар музыка сәнгате өчен бу яңа алым иде. Еллар үткәч белгечләр Сәйдәшнең «Монтерлар җыр»ын Исаак Дунаевскийның «Марш веселых ребят» белән чагыштырырлар. Кем беренчерәк булды дисезме? Безнең монтерлар үз маршын ике ел алдан җырлап күрсәткән иде инде.  Бәхетле киләчәк төзү, яңа замана алып килгән оптимизм рухы ул чакта төрле милләт иҗатчыларны рухландыра килде. 
Шул ук «Кандыр буе» спектакле өчен язылган Фәридә ариясе көйләрендә булган оборотлары, яшәү дәрте татарның кыска көе белән уралып куаныч-шатлыклы концерт маршы стиле үсүенә этәргеч булды.

Язылмаган марш


Салих Сәйдәшев
Из фондов Национального музея РТ

 

Һәр бер иҗатчыныкы кебек Сәйдәшнең дә язылмый калган әсәрләре шактый. Алар турында төрле хатирәләрдән укып беләбез. Композитор бик еш пианино янына утырып ноталар язмыйча гына импровизацияләргә бирелеп утырган һәм гомүмән туган көен кәгазь кисәгенә сызган булса да, аларны сакламаган. Язылмаган маршы да калган дип беләбез. Анысы мәтам маршының яңасы булырга тиеш иде. Бу юлы якын дусты, татар әдибе Шариф Камал үлеменә. 1942 елның салкын декабрь хатирәләрен язучы Гөмәр Бәширов калдырган:[4]

Мин «Совет әдәбияты» бүлмәсенә кергәндә, Таҗи Гыйззәт белән артист Хәким Сәлимҗанов идән уртасына куеп морҗасын тәрәзәдән тышка сузган кечкенә тимер мичкә ягып утыралар иде. Түрдәге диванда күптән түгел табут янында кизүдә торып кергән, көн буе кабер казыту мәшәкате артыннан йөреп арыган артист Шамильский ял итә, ишек янындагы өстәл артында Салих Сәйдәш, авыз эченнән көйли-көйли нәрсәдер язып утыра иде. Хәким Сәлимҗанов нидер сөйләде. Бераздан Таҗи абзый:

– Егетләр, таң атканчы мин берәр сәгать булса да черем итеп алыйм әле, – дип, урындыкларга барып ятты.

Мичне мин кайгырта башладым. Салих Сәйдәш кулларына таянган килеш күзен йомар-йоммас һәмишә нидер көйли-уйлый иде. Ул тора-торгач күзен ача да авыз эченнән бераз көйләп ала, алдындагы кәгазенә ниләрдер сыза, «йә, монысы болай инде, ә менә монда болай булса?..» дигәндәй, үзалдына сөйләнеп тә куя иде. …
Таҗи абзый йоклый алмады, ахрысы, әллә аны борчу кузгаттымы, ул торып утырды. Салих Сәйдәшнең күзләре бөтенләй йомылган иде инде. Таҗи абзый йомшак кына аның кулына орынды.

– Салих, кара әле, малай, бетерә күр инде, Шәриф абзыйны алып чыкканчы өлгерсен инде! – диде.

Сәйдәш күзен ачты.

– Була инде, Таҗи абзый, була! Өлгертәм дип әйттем бит инде. Шәриф абзый бит ул! Ничек язмыйча кала алыйм мин аны? – диде...

Композитор маршның кайсыдыр өлешен бәлки язган булгандыр да, ләкин тарихта аның кулъязмалары да, башкару турындагы хатирәләре дә сакланмаган. Хәер, Сәйдәшнең күпчелек музыкасын замана җилләре таратып юкка чыгарган.

 

1.    Кәрим Тинчурин: тарихи-документаль, әдәби һәм биографик җыентык, 2011.
2.    Салих Сәйдәшев турында истәлекләр, 1980.
3.    Альфред Сайдашев «Отец», 2011.
4.    Гомәр Бәширов «Тормыш юлында: повесть-истәлек, мәкаләлә», 1986 

 

Алсу Хафиз, ТР Милли музее филиалы – Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее фәнни хезмәткәре
  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале