“Татарча Коръән тәфсире”: перевод на татарский язык суры «Фатиха» и тридцатого джуза Корана

Каждую пятницу – один из праздничных и важных в исламе дней - “Миллиард.Татар” будет публиковать тафсир Корана на русском и татарском языке. Рубрика создана при поддержке Духовного управления мусульман Татарстана.

“Татарча Коръән тәфсире”: перевод на татарский язык суры «Фатиха» и тридцатого джуза Корана

Самая читаемая сура Корана 

Одной из наиболее часто читаемых и важных сур Священного Корана является сура “Аль-Фатиха” или “Открывающая”. Каждый мусульманин читает её как минимум 17 раз в обязательных фард-намазах, 3 раза в витр-ваджиб намазе и 12 раз в суннат-намазах. В этой суре заключаются самые главные 
В одном хадисе говорится, что «Сура «Аль-Фатиха» отличается от всех сур священного Корана. Если поставить ее на одну чашу весов, а на другую чащу весов поставить остальной Коран, то сура «Аль-Фатиха» окажется тяжелее в семь раз».

Сура аль-Фатиха (Открывающая) - Мекканская, 7 аятов

С именем Аллаха Милостивого [ко всем на этом свете], Милующего [лишь верующих на том свете].
1.    Хвала Аллаху – Господу миров [создавшему мир и управляющему им], 
2.    Милостивому [ко всем на этом свете], Милующему [лишь верующих на том свете], 
3.    Властителю Дня воздаяния [Судного Дня]! 
4.    [Покорные Аллаху говорят:] «[О наш Господь!] Только Тебе мы поклоняемся и только у Тебя просим помощи». 
5.    «Веди нас путем прямым, 
6.    Путем тех, которых Ты наделил благом [пророков, мучеников и праведников], 
7.    Не [путем] тех, на которых пал [Твой] гнев, и не [путем] заблудших [утративших истинный путь]!»

Фатиха (Ачучы) сүрәсе - Мәккә чоры, 7 аять

Рәхимле һәм Шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1.    Барча мактаулар – галәмнәрнең Раббысы [тәрбиячесе] булган Аллаһка.
2.    [Дөньяда һәрбер колына мәрхәмәтле булган] Рахманга, [иман китерүчеләргә генә Ахирәттә мәрхәмәтле булган] Рахимгә.
3.    Хисап [Кыямәт] Көненең Хуҗасына!
4.    [Аллаһы Тәгаләгә итагать иткән коллар:] «[И, Раббыбыз!] Сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм Синнән генә ярдәм сорыйбыз!
5.    Безне туры юлга күндер.
6.    [Синең тарафтан] Нигъмәтләндерелгәннәрнең юлына.
7.    Ачуың төшкән һәм [туры юлдан] адашканнарның [юлына] түгел!» [дип әйтәләр].

30 джуз Корана

30-й или последний джуз Корана включает в себя все короткие суры – всего их 37, последние 14 из которых большинство мусульман знают наизусть и заучивают с раннего детства. 
100. Сура аль-Адият (Мчащиеся) - Мекканская, 11 аятов. 
С именем Аллаха Милостивого [ко всем на этом свете], Милующего [лишь верующих на том свете]. 
1.    Клянусь мчащимися, тяжело дышащими [конями]! 
2.    И клянусь [конями] высекающими [копытами] искры! 
3.    И [конями] нападающими на заре, 
4.    которые окутывают [врагов густой] пылью, 
5.    врываясь прямо в центр толпы. 
6.    Поистине, человек своему Господу неблагодарен. 
7.    И, поистине, он сам [человек] этому свидетель. 
8.    Ведь он страстно любит [земные] блага. 
9.    Разве он не знает, что, когда воскресят тех, кто в могилах, 
10.    и выявится все [тайное], что [было] в душах [людей], 
11.    их Господь будет, поистине, знать обо всем [и воздаст им за их убеждения и дела]?!  

100. Әл-Гәәдийәәт (Чабып баручылар) сүрәсе - Мәккә чоры, 11 аять

м шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1.    [Җиһад юлында] Тыннары бетеп чабып барган атлар белән ант итәмен.
2.    [Төнлә ташлыктан үткәндә тояклары белән] Очкыннар чыгарганнар [атлар] белән [ант итәмен].
3.    Таң вакытында [дошманга каршы] яу ясаучылар белән [ант итәмен].
4.    Алар анда тузан күтәрделәр.
5.    Шуннан соң алар анда төркем уртасына бәреп керделәр.
6.    [Менә боларның бөтенесе белән ант итәмен] Һичшиксез, кеше – Раббысына шөкер кылмаучы.
7.    Һәм, һичшиксез, ул моңа [көфре нигъмәтенә, саранлыгына һәм баш күтәрүенә] үзе шаһит.
8.    Һичшиксез, ул малны бик нык ярата.
9.    Әллә ул белмиме, каберләрдәгеләр терелтелеп чыгарылгач.
10.    Күкрәкләрдә булганнар ачылгач.
11.    Һичшиксез, ул көнне Раббылары алардан хәбәрдар [шуңа күрә һәркемгә тиеш булган әҗерен яки җәзасын бирәчәк].

101. Сура аль-Кари‘а (Бедствие) - Мекканская, 11 аятов

С именем Аллаха Милостивого [ко всем на этом свете], Милующего [лишь верующих на том свете]. 
1.    Бедствие [Судный день]! 
2.    Что такое Бедствие? 
3.    Откуда ты узнал, что такое Бедствие? 
4.    В тот день люди будут похожи на разлетевшихся мотыльков. 
5.    А горы станут [мягкими], как расчесанная шерсть. 
6.    Тот, чья чаша Весов окажется тяжелой, 
7.    будет доволен своей жизнью. 
8.    Тому же, чья чаша Весов окажется легкой, 
9.    прибежищем станет Ад. 
10.    Откуда ты мог знать, что это такое? 
11.    Это – пылающий [жарко] Огонь! 

101. Әл-Карига (Ишек каккан) сүрәсе - Мәккә чоры, 11 аять

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1.    [Сурга өрелгәч кубачак] Каты тавыш белән [йөрәкләргә] кагачак вакыйга!
2.    Нәрсә ул каты тавыш белән [йөрәкләргә] кагачак вакыйга?
3.    Каты тавыш белән [йөрәкләргә] кагачак вакыйганың ни икәнен син каян белә аласың?
4.    Ул көнне кешеләр [ут тирәсендә сырылышып] таралган күбәләкләр кебек [төркем-төркем, түбән, зәгыйфь һәм калтыранган хәлдә, үзләрен чакыручыга таба, очкан кебек йөгереп баручылар] булачак.
5.    Таулар исә теткәләнгән йон кебек булачак. [Әнә шул көнне сурның каты тавышы аларның йөрәкләренә кагачак].
6.    [Шул көнне] Кемнең [савапларын үлчәгән] мизаннары авыр тарта...
7.    Ул рәхәт тормышта булыр.
8.    Әмма кемнең [бернинди игелекле гамәлләре булмаганлыктан яки, гөнаһлары савапларыннан авыррак басу сәбәпле, савапларын үлчәгән] мизаннары җиңел тарта.
9.    Аның сыеныр урыны Һавия [булыр].
10.    Аның ни [дәрәҗәдә коточкыч газап урыны] икәнен син каян белә аласың?
11.    [Ул – соң дәрәҗә] Кызган ут [җәһәннәмнең иң аскы каты булган бу урынга баштүбән ыргытылган гөнаһлылар җитмеш елдан соң гына төбенә төшеп җитәчәкләр].

102. Сура ат-Такасур (Приумножение) - Мекканская, 8 аятов

С именем Аллаха Милостивого [ко всем на этом свете], Милующего [лишь верующих на том свете]. 
1.    Отвлекло вас [от подчинения Аллаху] приумножение [земных благ]. 
2.    [Это продолжится до тех пор] Пока вы не посетите кладбища [умрете]. 
3.    Но нет! В будущем вы узнаете! 
4.    Еще раз нет! В будущем вы узнаете! 
5.    Нет! Если бы вы знали с убежденностью [о подстерегающей вас впереди опасности, вы бы не предпочли земное вечному]. 
6.    Клянусь, вы обязательно увидите Ад. 
7.    Затем вы обязательно увидите его собственными глазами! 
8.    Затем в тот [Судный] день вас обязательно спросят о [земных] благах.

102. Әт-Тәкәәсүр (Арттыру) сүрәсе - Мәккә чоры, 8 аять

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1.    [Малыгызны, балаларыгызны һәм кайбер өстенлекләрегезне] Арттыруга хирыслыгыгыз сезне [Раббыгызга итагатьле булудан] читләштерде.
2.    [Әмма сез] Каберләргә кергәнчегә кадәр.
3.    Юк! Тиздән [җан бугазга килеп терәлгәч һәм каберегезгә кергәч, кылган эшегезнең начар нәтиҗәсен] беләчәксез.
4.    Тагын бер юк! Тиздән беләчәксез.
5.    Юк! Әгәр дә сез [күз белән күргән кебек] гыйлем белән [алдыгыздагы хәвефләрне] белсәгез иде.
6.    Сез, һичшиксез, Утны күрәчәксез.
7.    Сез аны хакыйкый хәлдә, һичшиксез, күрәчәксез.
Шуннан соң сез ул көнне [дөньяда сезне Раббыгызга итагать һәм шөкер итүгә комачаулаган] нигъмәтләрдән соралачаксыз.

103. Сура аль-Аср (Время) - Мекканская, 3 аята

С именем Аллаха Милостивого [ко всем на этом свете], Милующего [лишь верующих на том свете]. 
1.    Клянусь временем, 
2.    поистине, человек – в убытке, 
3.    кроме тех, которые уверовали, совершали благие поступки, заповедовали друг другу истину и заповедовали друг другу терпение. 
103. Әл-Гаср (Икенде вакыты) сүрәсе - Мәккә чоры, 3 аять
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1.    [Кешеләрнең эшләре күп булган вакытка туры килгән] Икенде намазы вакыты белән ант итәмен.
2.    Һичшиксез, кешеләр зарарда [чөнки гомерләрен Ахирәттә һич кенә дә файда китермәячәк бозык теләкләрен канәгатьләндерүгә сарыф итәләр].
3.    Бары иман китергән, [намаз, ураза, хаҗ, зәкят кебек] изге гамәлләр кылган һәм бер-берләрен хакка өндәгән һәм бер-берләрен сабырлыкка өндәгән кешеләр булмасалар гына.

104. Сура аль-Хумаза (Клеветник) - Мекканская, 9 аятов

С именем Аллаха Милостивого [ко всем на этом свете], Милующего [лишь верующих на том свете]. 
1.    Горе всякому клеветнику и обидчику, 
2.    который копит богатство и пересчитывает его. 
3.    Он думает, что его богатство даст ему вечную жизнь. 
4.    Но нет! Он непременно будет ввергнут в аль-Хутама [Ад]. 
5.    Откуда ты узнал, что такое аль-Хутама? 
6.    Это – неугасимый [адский] огонь Аллаха, 
7.    который доходит до сердец. 
8.    Поистине, он сомкнется над ними, 
9.    [подпертый] длинными столбами. 

104. Әл-Һүмәзә (Яла ягучы) сүрәсе - Мәккә чоры, 9 аять

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1.    Артта яманлаучы һәм йөзгә карап мыскыл итүче [Әхнәс ибне Шүрәйк, Үбәй ибне Хәләф кебек] һәр [кяфер] кемсәгә ни үкенеч!
2.    Ул күп мал җыйган да шуны кат-кат саный.
3.    Ул малы аны [дөньяда] мәңге кылачак дип саный.
4.    Юк! Ул [ыргытылган һәрнәрсәне тар-мар иткән] Хутәмәгә ыргытылачак.
5.    Хутәмәнең ни икәнен син каян белә аласың?
6.    Аллаһның кабызган уты.
7.    Ул [ут кеше гәүдәсендәге бөтен әгъзаларны ашап бетереп, иң азакта] йөрәкләргә кадәр үтәчәк.
8.    Һичшиксез, ул [ут, эченә һич һава кермәслек һәм аннан бер тавыш чыкмаслык шәкелдә] аларның өсләрендә булачак.
9.    Сузылган баганалар эчендә [куллары һәм аяклары зынҗыр һәм богаулар белән кат-кат богауланачак].

105. Сура аль-Филь (Слон) - Мекканская, 5 аятов

С именем Аллаха Милостивого [ко всем на этом свете], Милующего [лишь верующих на том свете]. 
1.    Разве ты не видел, как поступил твой Господь с хозяевами слона? 
2.    Разве Он не разрушил их злые умыслы? 
3.    И Он наслал на них стаи птиц. 
4.    Они закидали их камнями из обожженной глины. 
5.    И Аллах превратил их в подобие жеваной травы.

105. Әл-Фил (Фил) сүрәсе - Мәккә чоры, 5 аять.
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1.    [Расүлем!] Раббыңның фил ияләренә ни кылганын күрмәдеңме?
2.    Ул аларның [Кәгъбәне җимерү] хәйләсен бушка чыгармадымы?
3.    Аларның өсләренә көтү-көтү кошлар җибәрмәдеме?
4.    Алар [кошлар] аларга яндырылган балчыктан ташлар аталар иде.
Ул [Аллаһы Тәгалә] аларны [бөҗәкләр тарафыннан] ашалып беткән иген яфраклары кебек итте.

106. Сура Курайш (Курайшиты) - Мекканская, 4 аята

С именем Аллаха Милостивого [ко всем на этом свете], Милующего [лишь верующих на том свете]. 
1.    Из-за безопасности курайшитов, 
2.    безопасности их во время зимних и летних поездок, 
3.    пусть же они поклоняются Господу этого Дома [Каабы], 
Который накормил их после голода и избавил их от страха.

106. Курайш (Кораешләр) сүрәсе - Мәккә чоры, 4 аять

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1.    [Раббылары] Корәешне [һәм Мәккә халкын Әбрәһәнең филле гаскәреннән] берләштерер өчен.
2.    Аларны кыш [Йәмәнгә] һәм җәй [Шамдагы сәүдә сәфәрләрендә] берләштерер өчен [саклады].
3.    Шушы Бәйтнең Раббысына гыйбадәт кылсыннар [Кәгъбәтулланы фил гаскәреннән һәм бөтен куркынычлардан Ул гына саклады].
4.    [Үләксә ашарга мохтаҗ иткән] Ачлыктан соң аларны ашаткан, [махау һәм ваба кебек йогышлы авырулар кебек] куркудан аларны имин иткән Затка [гыйбадәт кылсыннар].

107. Сура аль-Ма‘ун (Малое подаяние) - Мекканская, 7 аятов

С именем Аллаха Милостивого [ко всем на этом свете], Милующего [лишь верующих на том свете]. 
1.    Видел ли ты того, кто не верит в воздаяние [Судного дня]? 
2.    И это – тот, кто гонит сироту 
3.    и не побуждает накормить нищего. 
4.    И горе молящимся, 
5.    которые небрежны к своим намазам, 
6.    которые совершают [намаз] напоказ 
7.    и препятствуют даже малому подаянию! 

107. Әл-Мәгүн (Изгелек кылу) сүрәсе - Мәккә чоры, 7 аять

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1.    [Ахирәттәге] Җәзаны ялган дип санаган кешене күрдеңме?
2.    Ул – ятимне [малына кул сузар өчен, аны] куучы.
3.    [Ахирәткә ышанмаганы өчен, кылган игелек бушка китә дип санаганы өчен, гаиләсен дә, башкаларны да] Юксылны ашатырга өндәми.
4.    Намаз укыганнарга [монафикъларга] ни үкенеч!
5.    Намазларында гафилләргә.
6.    Алар [кешеләрнең үзләрен яратуларын һәм мактаганнарын гел көтеп торганга күрә, һәрвакыт] икейөзлеләнәләр.
7.    Изгелек кылуны тыялар. [Зәкят һәм садака кебек файдалы нәрсәләрне бирүдән тыялар].

108. Сура аль-Кяусар (Кяусар) - Мекканская, 3 аята

С именем Аллаха Милостивого [ко всем на этом свете], Милующего [лишь верующих на том свете]. 
1.    Поистине, Мы даровали тебе аль-Кяусар. 
2.    Поэтому молись своему Господу и совершай жертвоприношение. 
3.    Поистине, твой ненавистник сам окажется бездетным.

108. Әл-Кәүсәр (Муллык) сүрәсе - Мәккә чоры, 3 аять

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1.    Һичшиксез, Без сиңа Кәүсәрне бирдек.
2.    [Шулай булгач] Раббың өчен намаз укы һәм [Аның исеме белән] корбан чал [да, корбан итләрен юксылларга тарат].
3.    Һичшиксез, сиңа ачу тотучы үзе бөтен хәерләрдән мәхрүм ителгән.

109. Сура аль-Кяфирун (Неверующие) - Мекканская, 6 аятов

С именем Аллаха Милостивого [ко всем на этом свете], Милующего [лишь верующих на том свете]. 
1.    Скажи: «О неверующие! 
2.    Я не поклоняюсь тому, чему вы поклоняетесь. 
3.    А вы не поклоняетесь Тому, Кому поклоняюсь я. 
4.    Я не буду поклоняться тому, чему поклоняетесь вы. 
5.    А вы не станете поклоняться Тому, Кому поклоняюсь я.
6.    Вам – ваша религия, а мне – моя!» 

109. Әл-Кәфирун (Кяферләр) сүрәсе - Мәккә чоры, 6 аять

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1.    [Расүлем! Иман итмәячәкләре Аллаһка билгеле булган аерым мөшрикләргә] Әйт: «И, кяферләр!
2.    Мин сез табынган нәрсәләргә табынмыйм.
3.    Сез дә [хәзерге вакытта] мин гыйбадәт кылган Затка табынмыйсыз.
4.    Мин сез табынган нәрсәләргә [беркайчан да] табыначак түгелмен.
5.    Сез дә [беркайчан да] мин гыйбадәт кылган Затка табынмаячаксыз.
Сезгә үз динегез [сез инде аны калдыра алмаячаксыз], миңа үз динем [мин дә аны беркайчан да кире какмаячакмын]».

110. Сура ан-Наср (Помощь) - Мединская, 3 аята

С именем Аллаха Милостивого [ко всем на этом свете], Милующего [лишь верующих на том свете]. 
1.    Когда придет помощь Аллаха и победа, 
2.    ты увидишь, как люди обращаются в религию Аллаха толпами. 
3.    Возвеличивай же хвалой Господа своего и проси у Него прощения. Поистине, Он – Принимающий покаяние.

110. Ән-Нәср (Ярдәм) сүрәсе - Мәдинә чоры, 3 аять

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1.    [Расүлем!] Аллаһның [дошманнарыңа каршы сиңа] ярдәме һәм [ширектә яшәгән өлкәләрне] җиңү килгәч.
2.    Һәм син кешеләрне, төркем-төркем булып, Аллаһның диненә кергәннәрен күргән чагыңда.
3.    Раббыңны мактап тәсбих әйт һәм Аңардан гафу сора. Һичшиксез, Ул – тәүбәләрне кабул итүче.

111. Сура аль-Масад (Пальмовые волокна) - Мекканская, 5 аятов

С именем Аллаха Милостивого [ко всем на этом свете], Милующего [лишь верующих на том свете].
1.    Да отсохнут руки Абу Ляхаба, и сам он уже пропал. 
2.    Не помогло ему его богатство и то, что приобрел [а именно – его сыновья].
3.    Он попадет в Ад, полный огня. 
4.    А жена его – носильщица дров. 
5.    На шее у нее будет веревка из пальмовых волокон. 

111. Мәсәд сүрәсе - Мәккә чоры, 5 аять

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1.    Әбү Ләһәбнең [Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) ыргыту өчен таш алган] ике кулы да корысын, һәлак булсын да.
2.    Малы да, ирешкән нәрсәләре дә [башына киләчәк газаплардан] аны коткармады.
3.    Ул ялкынлы Утка керәчәк.
4.    Утыннар ташучы булган хатыны да.
Аның муенында тыгыз үрелгән бау булачак.

112. Сура аль-Ихляс (Искренность) - Мекканская, 4 аята

С именем Аллаха Милостивого [ко всем на этом свете], Милующего [лишь верующих на том свете]. 
1.    Скажи: «Он – Аллах – Один. 
2.    Аллах Самодостаточен. 
3.    Он не родил и не был рожден. 
4.    И нет никого [и ничего] равного [и подобного] Ему». 

112. Әл-Ихлас сүрәсе - Мәккә чоры, 4 аять

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1.    [Расүлем!] Әйт: «Ул Аллаһ – бердәнбер.
2.    Аллаһ – [бернәрсәгә дә] Мохтаҗ булмаучы.
3.    Ул тудырмаган һәм тудырылмаган.
4.    Һич беркем Аңа [бер яктан да охшаш, иш һәм] тиң түгел».

113. Сура аль-Фаляк (Заря) - Мекканская (по другим данным – мединская), 5 аятов

С именем Аллаха Милостивого [ко всем на этом свете], Милующего [лишь верующих на том свете]. 
1.    Скажи [о Мухаммад]: «Я прибегаю к защите Господа зари 
2.    От зла всех Его творений. 
3.    И от зла ночи, когда она наступает. 
4.    И от зла дующих на узлы. 
5.    И от зла завистника, когда тот завидует». 

113. Әл-Фәләкъ (Таң) сүрәсе - Мәккә чоры (башка риваятьләр буенча Мәдинә чоры), 5 аять

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1.    [Расүлем!] Әйт: «Таңның Раббысына сыенамын.
2.    Ул яралткан [кешеләр һәм җеннәрдән булган бөтен начар] нәрсәләрнең зарарыннан.
3.    [Караңгылыгы һәрнәрсә өстенә төшеп] Каплаган чакта куе караңгылык зарарыннан.
4.    [Җепләргә ясаган] Төеннәргә [төкерә-төкерә] өргән [сихерче] җаннарның зарарыннан да.
5.    Янә көнләшүченең көнләшкән чагындагы зарарыннан да».

114. Сура ан-Нас (Люди) - Мекканская (по другим данным – мединская), 6 аятов

С именем Аллаха Милостивого [ко всем на этом свете], Милующего [лишь верующих на том свете]. 
1.    Скажи: «Я прибегаю к защите Господа людей, 
2.    Властелина людей, 
3.    Бога людей, 
4.    от зла искусителя, отступающего [при упоминании Аллаха], 
5.    который нашептывает в сердца людей. 
6.    [Шайтан бывает] Из джиннов и людей».

114. Ән-Нәс (Кешеләр) сүрәсе - Мәккә чоры (башка риваятьләр буенча Мәдинә), 6 аять

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1.    [Расүлем!] Әйт: «Сыенамын [бөтен] кешеләрнең [яралтучысы һәм тәрбия итүчесе булган] Раббысына.
2.    Кешеләрнең [идарә итүчесе булган] хуҗасына.
3.    Кешеләрнең [гыйбадәткә лаек бердәнбер] илаһына.
4.    Вәсвәсә кылучы булганның һәм [кол Раббысын телгә алган чакта] качып китүченең [шайтанның] явызлыгыннан.
5.    Ул [телләре белән зикердә булып күренсәләр дә, күңелләре белән зикердән гафил булган] кешеләрнең күкрәкләренә вәсвәсә бирә.
6.    [Ул шайтаннар] Җеннәрдән һәм кешеләрдән.

 

Фото на анонсе: © Расих Фасхутдинов / «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале