Татарча онлайн мәктәп, онлайн университет һәм татарчалаштырган “Телеграм”: татарлар интернетта ничек яши?

“Миллиард.Татар” түгәрәк өстәл артына ИТ-белгечләрне җыйды. Очрашуның темасы -  «Дәүләт һәм волонтерлар: ИТ-тармактадагы татар теле ни хәлдә». Катнашучылар булган проблемалар һәм үзләренең татар телен үстерүгә бәйле булган проектлары турында сөйләделәр

Түгәрәк өстәлдә кемнәр катнашты? 

Ильгиз Җиһангиров – программист, «Телеграм»ны татар теленә тәрҗемә итә.
Райнур Хәсәнов – Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе, IT-белгеч, «Ачык университет» проектының җитәкчесе.
Рөстәм Гыймранов – Ш. Мәрҗәни исемендәге 2 нче татар гимназиясенең директоры урынбасары, IT-белгеч.
Тәлгат Хөснетдинов – IT-белгеч, татар телендәге китапларны цифрлаштыра. 
Арслан Минвәлиев – “Миллиард.Татар”ның баш редакторы.
Гөләндәм Фәтхуллина – “Миллиард.Татар” корреспонденты. 

Нәрсә ул татнет? 

Спикерлар “татнетка” мондый билгеләмә бирделәр: 

1) tatar домены белән бәйле сайтлар, 
2) интернетта татар телен куллану, 
3) интернеттагы татар телендәге барлык материаллар. 

- Кызганычка каршы, аларның саны чикләнгән, - ди Тәлгат Хөснетдинов.

“Татнет” нигә әкрен үсә? 


Фото: © Рамиль Гали / «Татар-информ»


Беренчедән, татар телен интернетта кулланучылар күбәя дип әйтеп булмый. Икенчедән, әлегә татнет өчен экосистема юк диярлек. Мәсәлән, IT-специалистлар күпчелек терминнарны уйлап чыгара, яки русча терминнар куллана, яисә бөтенләй русча гына сөйләшә икән.

- Программистлар өчен бөтен документация, терминогоия рус яки инглиз телендә, яки алынма. Минемчә, терминнарны татар теленә аңлаешлы итеп тәрҗемә итәргә кирәк. Кайвакыт ике мәгънәлек барлыкка килә. Мәсәлән, message сүзен “хат” дип тә, “хәбәр” дип тә тәрҗемә итеп була”, - ди Илгиз Җиһангиров. 

Охшаш мисалны Рөстәм Гыймранов та китерә: Оpen командасын русча “Открыть” дип тәрҗемә итәләр. Ләкин татар теленә аны кыскарак итеп - “Ач” дигән боерык фигыль белән тәрҗемә итеп була. 


Фото: © Рамиль Гали / «Татар-информ»


- Махсус лексиканы колакка ята торган итеп тәрҗемә итәргә кирәк, шул вакытта кеше аны куллана башлый. Башта ят булып күренсә дә, ул табигый әйбергә әйләнә. Шулай итеп без татарча фикер йөртә башлыйбыз, - дип ассызлыклый Җиһангиров. 

Шул ук вакытта татар телен үстерүгә бәйле проектлар да аз түгел. Алга таба шуларның кайберләре турында сөйләп үтәбез. 

Татарча электрон китаплар

 Тәлгат Хөснетдинов татар телендәге китапларны цифрлаштыра. Соңгы вакытта ул татар телендәге дәреслекләргә аеруча игътибар бирә. 

- Элек татар мәктәпләрендә татар программасы буенча укыталар иде. Хәзер өлкән сыйнфларда укыту рус телендә алып барыла. <>. Мин татарча дәреслекләрне, шул исәптән иске дәреслекләрне, цифрлаштырып проектка керттем. Анда татарча терминология бар, - диде Тәлгат Хөснетдинов.

Икенче юнәлеш – әдәби әсәрләрнең тәрҗемәләрен цифрлаштыру. 1950-1980-нче елларда Пушкин, Некрасов, Лермонтов әсәрләре күпләп тәрҗемә ителгән булса, хәзер андый тәрҗемәләр юк диярлек. 

- Әти-әниләребез чит әдәбият белән үз телендә таныша иде, - ди Тәлгәт Хөснетдинов. 

Балалар өчен татарча онлайн мәктәп 

Бу проектны Ш.Мәрҗәни исемендәге 2 нче татар гимназиясендә тормышка ашыралар. 

online-mektep платформасында татар телендә төрле фәннәр буенча дәресләр тупланган. 


Платформаның скрины online-mektep


Аның ярдәмендә теләсә ничә яшьлек баланы укытып була. Сайтта видео дәресләр, дәресләрнең конспектлары, интерактив тестлар җыелган. 


Иллюстрация: Рөстәм Гимранов рөхсәте


Дәресләрне сайттан гына түгел, Ютубтан да карап була.

Бу проект кем өчен файдалы? 

1.    Балалар өчен. Әгәр бала авырып яисә башка сәбәпләр аркасында дәресне калдыра икән, теманы сайттагы дәресләр аша өйрәнә ала. Платформа нинди дә булса тема аңлашылып бетмәгән булса да ярдәм итә. 
Онлайн мәктәп материаллары татар гимназиләрендә укымаган балалар өчен дә файдалы. Мәсәлән, БДИга математика буенча әзерлек дәресләре уникаль методика буенча алып барыла. Аның ярдәмендә биремнәрне тизрәк чишеп була. 
2.    Ата-аналар өчен. Балалар бакчасына йөргән, башлангыч мәктәптә укыган балалар видео дәресләр ярдәмендә белем биреп тә, татар телен дә өйрәнә.
3.    Укытучыларга. Һәр дәреснең конспекты һәм презентациясе бар. Алар ярдәмендә дәрескә әзерләнергә, фәнне татарча укытырга өйрәнергә мөмкин.
- Роботехника, электрониканы да мондый форматка күчерә барабыз, - ди Рөстәм Гыймранов. 
Тиздән ике мобиль кушымта да дөнья күрәчәк. Алар ярдәмендә тестлар чишеп, темаларны уен форматында өйрәнеп булачак. 

“Ачык университет” 

univer.tatar платформасында татар телендә яздырылган курслар тупланган. Монда тарих, әдәбият, финанс грамотлыгы, оратор осталыгы, график дизайн һ.б. курслар бар. Модульләрне үткәннән соң, тест чишәргә һәм курсны үтү турында сертификат алырга мөмкин.

Кайбер курсларда квалификацияне күтәрү мөмкинлеге дә бар. Сертификатны “Ачык университетның” лицензияле партнерлары бирә. 

- Элек курсларны сайт аша гына карап була иде. Ләкин хәзер без контентны Ютубка кертергә уйлыйбыз. Сертификат кирәк булса, курсны сайт аша үтеп була, - дип аңлата Райнур Хәсәнов.


Фото: © Рамиль Гали / «Татар-информ»


Бүгенге көндә иң зур кызыксыну тудырган курс – “Ясалма фәһем” (“Искусственный интеллект”). Онлайн дәресләр һәр пәнҗешәмбе уза. Укучылар махсус телеграм каналда аралашалар. Дәресләрнең язмалары Ютубта урнаштырыла. 

- Хәзер “Ачык уничерситет” системасында 7 мең кеше теркәлгән, яртысы курсларны узып сертификат алган. Дөрес, бер кеше берничә курсны уза ала, - ди Райнур Хәсәнов.

Аның сүзләренчә, планнарда - югары уку йортының магистр программаларын татар теленә тәрҗемә итеп, алар буенча “Ачык университет” платформасында укыту алып бару. Ахырда студентлар диплом ала алачак.

“Телеграм”ны татар теленә тәрҗемә итү

Илгиз Җиһангиров “Википедия” өчен татарча бот ясарга уйлаган. Ләкин аны гади генә татарчалаштырып булмаганлыгын аңлаган. Шулай итеп аңа “Телеграмны” татар теленә тәрҗемә итү идеясы килгән. 

Бу проектка ярдәм итәргә теләгән кешеләр кушыла ала. Волонтерлар телеграм каналда.

Илгиз Җиһангиров сүзләренчә, татар “Википедиясенә” игътибар бирергә кирәк, чөнки татар теленең интернетта үсеше аңа бәйле.

Икенче мөһим әйбер - программистлар кулларнырлак “Яндекс” дәрәҗәсендәге сүзлек ясау. Ул тиз үссен өчен, кереп китсен өчен аны ачык кодлы ясарага кирәк дип ассызлыклый Илгиз Җиһангиров.

- Нейрочелтәрләр үсеш алса, алар бөтен интернетның өстен аска әйләндерә ала. Нейрочелтәр 100 мең тәрҗемәчене алыштырырга мөмкин. Аның өстендә эшләргә кирәк, - дип саный Илгиз Җиһангиров. 

 

Авторы: Гөләндәм Фәтхуллина
Анонстагы фото: платформаның скрины  online-mektep

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале