О том, как возникла Ассоциация
- Как возникла Ассоциация учителей татарского языка и литературы?
- Потребность в ней возникла давно. И вот 26 апреля 2023 года представители татарской научной и педагогической интеллигенции на встрече с Раисом Республики Татарстан Рустамом Нургалиевичем Миннихановым выступили с обращением о создании Ассоциации учителей татарского языка и литературы. Раис поддержал эту идею и дал поручение создать Ассоциацию.
Ассоциация учителей татарского языка и литературы учреждена Институтом развития образования Республики Татарстан и Всемирным конгрессом татар.
В Ассоциацию вошли учителя, методисты, ответственные за национальное образование, специалисты управления образования, директора школ, воспитатели, ученые в области языка, литературы, искусства. В настоящее время в Республике Татарстан и регионах РФ насчитывается около 4500 учителей татарского языка и литературы.
Основная цель создания Ассоциации - объединение учителей татарского языка и литературы РТ, регионов РФ, зарубежных стран, координация их деятельности в рамках Ассоциации, создание научно-педагогических и методических контактов, оперативное сопровождение новостей, касающихся преподавания родных языков и литературы в Федеральном центре, создание условий для сохранения и развития татарского языка, литературы.
Об учителях из других регионов России
- Большинство учителей из Татарстана?
- 62% зарегистрированных в объединении - учителя Татарстана, 38% - преподаватели в субъектах России. Больше всего в Ассоциации зарегистрировались учителя из Республики Башкортостан, Самарской, Саратовской, Тюменской, Оренбургской областей, Пермского края. В этих регионах наши соплеменники живут компактно, включены в инвариантную часть учебного плана татарского языка как предмета в школах с татарским языком обучения, обучение татарскому языку проводится по заявкам родителей. Учителя татарского языка в этих регионах участвуют в различных профессиональных конкурсах, организованных Министерством образования и науки РТ, одерживают победу.
Например, с 16 по 21 сентября этого года в Казани во Всероссийском конкурсе «Лучший учитель родного языка и родной литературы» приняли участие учителя родного языка и литературы Самарской, Саратовской, Тюменской областей (татарский) и стали лауреатами. Учительница татарского языка Лейла Фаязовна Гарифзянова, которая преподает в казанской гимназии №19, заняла второе место. У нас очень много учителей, которыми мы можем гордиться.
- Как организуется преподавание татарского языка в Татарстане и других регионах?
- И в РТ, и в регионах РФ обучение татарскому языку и национальному воспитанию организовано в соответствии с обновленными ФГОС и федеральными образовательными программами, а также федеральными рабочими программами по татарскому языку и литературе.
Татарский язык в Республике Татарстан преподается в двух направлениях: как родной язык и государственный язык Республики Татарстан. А в регионах Российской Федерации татарский язык преподается как родной.
В Татарстане много детей, обучающихся татарскому языку. По сравнению с «Родным русским» количество избирателей на татарском языке больше.
О молодых учителях
- Есть ли в Ассоциации молодежь?
- Дефицит молодых учителей ощущается очень сильно – доля учителей до 30 лет, зарегистрированных в Ассоциации, составляет лишь 1%. Эта проблема касается не только учителей татарского языка - в школах вообще не хватает молодых педагогов.
Нужно как можно скорее создавать условия для привлечения молодых учителей: составлять удобный график работы, давать возможности для личного развития, давать материальные стимулы, повышения престижа профессии учителя.
Материальная мотивация молодых педагогов - одно из главных требований. В среднем молодой специалист, окончивший институт, получает зарплату 25 тысяч рублей. Как на эти деньги покупать еду, одеваться, платить за квартиру? Молодой учитель вынужден оставить школу и перейти на другую работу с более комфортными условиями.
Если сравнивать с другими регионами, в Татарстане больше условий для привлечения молодых специалистов. Например, учителя со стажем до 3 лет могут участвовать в гранте «Наш новый учитель».
- Каков средний возраст учителей татарского языка?
- Средний возраст учителей, зарегистрированных в Ассоциации, - 47 лет. В школе работают учителя татарского языка со средним стажем 25-30 лет. Они опытные наставники для молодых педагогов, они преданы профессии.
Молодые специалисты - те, кто идет в ногу со временем. Они лучше знают, чем живут дети, чем они интересуются, быстрее находят информацию, пользуются информационными и коммуникативными технологиями, они креативны, мобильны.
- Значит, после ухода старшего поколения людей на их место не будет?
- Не буду сгущать краски. И все же очень важно привлечь молодых учителей. Это вопрос, который должен решаться на федеральном уровне.
О том, где и как готовят учителей татарского языка и литературы
- Раньше был педуниверситет. Сейчас есть такие вузы? Где готовят учителей татарского языка?
- Сегодня учителя татарского языка и литературы обучаются в 6-ти высших учебных заведениях: в Казанском федеральном университете, Набережночелнинском педагогическом университете, Елабужском институте (филиале) КФУ, Башкирском государственном университете, Башкирском государственном педагогическом университете им. Мифтахутдинова Акмуллы, Стерлитамакском филиале Уфимского университета науки и технологий. В вузах учителя татарского языка получают и вторую специальность, например, учитель английского языка, журналист и др. По-моему, это делается для привлечения абитуриентов.
В Республике Татарстан два учреждения среднего профессионального образования готовят учителей татарского языка. Это Арский педагогический колледж имени Габдуллы Тукая и Мензелинский педагогический колледж имени Мусы Джалиля.
Также работу по подготовке учителей литературы татарского языка в регионах РФ организует кафедра литературы татарского языка Института развития образования РТ. За последние два года 82 учителя получили диплом по специальности «Теория и методика преподавания родного языка (татарского) и литературы» и в настоящее время успешно работают в своих регионах по обучению языку и литературе.
- Допустим, отделения в вузах есть. Но ведь нужна мотивация.
- Конечно. Еще раз подчеркиваю, что в первую очередь нужна материальная мотивация.
Во-вторых, приходит молодой учитель, которому дают нагрузку не 18 часов, а 24 или 30 часов. В-третьих, в школе не самый лучший эмоциональный фон: чтобы работать с детьми, нужно быть искусным психологом, родители тоже бывают разные. В-четвертых, в школе очень много общественных работ.
- Есть ли среди учителей татарского языка мужчины?
- 98% учителей, зарегистрированных в Ассоциации - женщины.
Для сравнения: по общероссийской статистике, 86% вообще всех учителей - женщины.
Мужчины-педагоги называют следующие причины нежелания работать по профессиональной специальности: 1) состояние высокой эмоциональной напряженности в школе; 2) низкую заработная плата; 3) большой объем бумажной работы.
Продолжение следует
Беседовали: Гуландам Фатхуллина, Арслан Минвалеев.
“Мәктәпкә килгән яшь белгеч уртача 25 мең хезмәт хакы ала. Ул бу акчадан ашасынмы, киенсенме, фатир өчен түләсенме?”
“Төп максат – татар теле һәм әдәбияты укытучыларын берләштерү”
Бүген Россияда укытучылар көне билгеләп үтә. Бу уңайдан “Миллиард.Татар” Туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары Ассоциациясе җитәкчесе Рүзилә Фәттахова белән әңгәмә корды.
Ассоциациянең ничек барлыкка килүе турында
- Туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары Ассоциациясе ничек барлыкка килде?
Туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары Ассоциациясе (алга таба: Ассоциация) төзү бүген генә барлыкка килгән ихтыяҗ түгел. Соңгы бер дистә ел дәвамында бу зарурлык күп тапкырлар калкып чыкты.
2023 елның 26 апрелендә татар фәнни һәм педагогик интеллигенциясе вәкилләре Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов белән очрашуда туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучыларының Ассоциациясен төзү турында мөрәҗәгать белән чыктылар. Рәис бу идеяне хуплады һәм Ассоциация төзү турында йөкләмә бирде. Туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучылары Ассоциациясе Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һәм Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан гамәлгә куелды.
Ассоциациягә укытучылар, милли мәгариф өчен җаваплы методистлар, мәгариф идарәсе белгечләре, мәктәп директорлары, тәрбичеләр, тел, әдәбият, сәнгать өлкәсендә эшләүче галимнәр кергән. Берләшмә эшчәнлеге кысаларында тәҗрибә уртаклашу, эчтәлекле чаралар үткәрү һәм кыю проектларны гамәлгә кую - уртак максатыбыз. Моның өчен безнең хәзер көчле потенциалыбыз бар.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасында һәм РФ төбәкләрендә 4500 чамасы татар теле һәм әдәбияты укытучысы бар. Ассоциация төзелүнең төп максаты - ТР, РФ төбәкләре, чит илләрдәге татар теле һәм әдәбияты укытучыларын берләштерү, аларның эшчәнлеген Ассоциация кысаларында координацияләү, фәнни-педагогик һәм методик элемтәләр булдыру, Федераль үзәктәге туган телләрне һәм әдәбиятны укытуга кагылышлы яңалыкларны оператив җиткереп бару, татар телен, әдәбиятны саклау һәм үстерү өчен шартлар булдыру.
Татар телен башка регионнарда укыту турында
- Күпчелек укытучылар Татарстаннанмы?
- Берләшмәгә теркәлгән укытучыларның 62% ТР укытучылары, 38% - РФ субъектларындагы укытучылар тәшкил итә.
Башкортстан Республикасы, Самара, Саратов, Төмән, Оренбург өлкәләре, Пермь крае укытучылары Ассоциациядә күпчелек теркәлгән. Бу табигый күренеш, чөнки бу төбәкләрдә милләттәшләребез компактлы яши, татар телендә белем бирүче мәктәпләрдә татар теле предмет буларак уку планының инвариант өлешенә кертелгән, татар телен укыту ата-аналарның гаризалары буенча оештырыла.
Бу төбәкләрдәге татар теле укытучылары ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган төрле һөнәри бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулыйлар. Әйтик, агымдагы елның 16-21 сентябрьдә Казанда «Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы» бөтенроссия конкурсында Самара, Саратов, Төмән өлкәләреннән туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары да катнашып, лауреатлар булдылар. Казан шәһәре Идел буе районы 19 гимназиянең татар теле укытучысы Гарифҗанова Ләйлә Фаяз кызы 2 нче урын алды. Безнең шундый горурлана алырлык укытучыларыбыз бик күп.
- Татарстанда һәм башка регионнарда татар телен укыту ничек оештырыла?
ТРда да, РФ төбәкләрендә дә татар телен укыту һәм милли тәрбия эшләре яңартылган ФДББС һәм Федераль белем бирү программалары, татар теле һәм әдәбияты буенча төзелгән Федераль эш программаларын нигезендә оештырыла.
Татарстан республикасында татар теле ике юнәлештә укытыла: туган тел һәм Татарстан ресубликасының дәүләт теле буларак. Ә Россия Федерациясе төбәкләрендә татар теле туган тел буларак укытыла. Татар телен нинди күләмдә укыту Федераль уку планнарындагы туган тел һәм туган әдәбият предметларына куелган сәгатьләр саны белән билгеләнә. Федераль уку планы Россия Федерациясенең дәүләт телен укытуны һәм өйрәнүне, шулай ук Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен, шул исәптән рус телен туган тел буларак укыту һәм өйрәнү мөмкинлеген тәэмин итә. Бары тик белем бирү оешмасының уку планының дөрес вариантын сайлап алуы кирәк.
Бу предметларны укыту ата-аналарның гаризалары нигезендә, ә белем бирү теле рус теле булган мәктәпләрдә ата-аналарның гаризалары нигезендә һәм белем бирү оешмаларының мөмкинлекләреннән чыгып оештырыла. Татарстанда татар телен укучы балалар күп. “Родной русский”га караганда татар телен сайлаучыларның саны зуррак.
Яшь укытучалар турында
- Ассоциациядә яшьләр бармы?
- Яшь укытучыларга кытлык бик нык сизелә — Ассоциациягә теркәлгән 30 яшькә кадәр укытучыларның саны бары тик 1%. Бу проблема татар теле укытучыларына гына карамый – мәктәпләрдә гомумән яшь педагоглар җитми. Әлеге мәсьәлә кичекмәстән анализлауланы, яшь кадрларны мәгариф системасына җәлеп итә торган чараларны булдыруны таләп итә: уңайлы эш графигы, шәхси үсеш өчен мөмкинлекләр, психологик иминлек халәте булдыру; яшь педагогларның даими һөнәри белемнәрен күтәрүне оештыруга һәм стимуллаштыруга көчле игътибар бирү; гомумән, укытучы профессиясенең җәлеп итүчәнлеген арттыру, социаль абруен күтәрү.
Яшь педагогларны матди яктан мотивацияләү - төп таләпләрнең берсе. Институтны тәмамлап мәктәпкә килгән яшь белгеч уртача 25 мең хезмәт хакы ала. Ул бу акчадан ашасынмы, киенсенме, фатир өчен түләсенме? Шул сәбәпле яшь укытучы мәктәпне калдырып, уңайлырак шартлар булган, күбрәк акча түләнә торган эш урынына китеп барырга мәҗбүр була.
Башка регионнар белән чагыштырганда, татар телен һәм әдәбиятны укытуга һәм яшь белгечләрне җәлеп итүгә республикабыз җитәкчелеге, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан шактый камил шартлар тудырылган. Мәсәлән, мәктәптә 3 елга кадәр стажы булган яшь белгечләргә
«Наш новый учитель» грантында катнашу мөмкинлеге бар
- Татар теле укытучыларының уртача яше нинди?
Ассоцияциягә теркәлгән укытучыларының уртача яше - 47 яшь. Мәктәптә уртача 25-30 ел стажлары булган татар теле укытучылары эшли. Алар яшь белгечләргә тәҗрибәле остаз, киңәшче, үз һөнәрләренә тугрылыклы мөгаллимнәр.
Яшь белгечләр – заман белән бергә атлаучылар. Алар балаларның нәрсә белә кызыксынуын, аралашу сферасын, мавыгуларын яхшырак беләләр, мәгълүматны эзләп табу, аның белән ничек эшләү юлларын беләләр, төрле укыту программалары, информацион һәм коммуникатив технологияләр белән җиңелрәк эш итәләр, алар креатив, мобиль.
- Олы буын киткәч, алар урынына кеше калмый, димәк?
- Андый куркыныч бар дип әйтергә ашыкмыйм. Шулай да яшь укытучыларны җәлеп итү бик мөһим. Бу федераль дәрәҗәдә хәл ителергә тиешле мәсьәлә.
Татар теле укытучыларын әзерләү турында
- Элек педуниверситет бар иде. Хәзер андый вузлар бармы? Татар теле укытучыларын кайда әзерлиләр?
- Бүгенге көндә татар теле һәм әдәбияты укытучылары 6 югары уку йортында гына: Казан дәүләт федераль университетында, Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында, КФУның Алабуга институты (филиал)нда, Башкорт дәүләт университетында, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетында, Уфа фән һәм технологияләр университетының Стерлитамак филиалында укытыла. Вузларда татар теле укытучылары икенче белгечлек тә алып чыгалар, мәсәлән, инглиз теле укытучысы, журналист һ.б. Бу, минемчә, абитуриентлар җәлеп итү өчен эшләнә.
Татарстан Республикасында 2 урта һөнәри белем бирү оешмасы: “Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте”, “Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте” татар теле укытучыларын әзерли.
Шулай ук РФ регионнарында татар теле әдәбияты укытучыларын әзерләү эшен ТР Мәгарифне үстерү институты татар теле әдәбияты кафедрасы оештыра. Соңгы ике елда 82 укытучы "Туган телне (татар телен) һәм әдәбиятны укыту теориясе һәм методикасы" дигән белгечлек буенча укып, диплом алдылар һәм хәзерге вакытта үз төбәкләрендә телебезне һәм әдәбиятыбызны укыту буенча уңышлы эш алып баралар.
- Бүлекләр булсын да ди, мотивация да кирәк бит.
- Әлбәттә. Беренче чиратта, материаль яктан мотивация кирәклеген тагын бер кат ассызыклыйм. Икенчедән, яшь укытучы килә дә, аңа 18 сәгать кенә түгел, ә 24 яисә 30 сәгать дәрес өеп бирәләр. Өченчедән, мәктәптә эмоциональ фон иң җиңелләрдән түгел: заман балары белән эшләү өчен оста психолог булу кирәк, әти-әниләрнең дә төрлесе була. Дүртенчедән, мәктәптә җәмәгать эшләре дә бихисап.
- Татар теле укытучылары арасында ирләр бармы?
- Ассоцияциягә теркәлгән укытучыларның 98%ы - хатын-кызлар. Гомуми санның 2%ы гына тәшкил иткән ирләр татар телен, әдәбиятын укытуда һәм популярлаштыруда мөһим роль уйныйлар, алар укучылар өчен көчле, зирәк һәм белемле шәхес үрнәге булып торалар, балалар абыйларының дәресләренә аеруча теләп йөриләр.
Чагыштыру өчен: Россиякүләм статистик мәгълүматларга караганда, гомумән, укытучыларның 86% ы - хатын-кызлар. Ир-ат педагогларның һөнәри белгечлеге буенча эшләргә теләмәү сәбәпләре итеп: 1) мәктәптә югары эмоциональ киеренкелек халәте; 2) түбән эш хакы; 3) кәгазь эшенең күп булуы күрсәтелә.