«Кичке азан» в исполнении малого оркестра


Публикуем первое в истории татарской музыки хоровое сочинение в переложении для малого оркестра Фуата Абубакирова.

Султан Габяши – первый татарский и башкирский хоровой композитор. Встретив стих Габдуллы Тукая «Кичке азан» в 1905 году, он написал данное произведение.

Оркестр национальной музыки, исполняющий «Кичке азан» в этом ролике, - это коллектив молодых людей, возрождающих и пропагандирующих татарское академическое искусство. Руководитель и дирижер - Айдар Ниязов.




Габдулла Тукай, «Кичке азан»

Кичке азан! Кичке азан!
Моңнар, уйлар килә аннан;
Төшә искә иске заман,
Хөлусән мөстәмигъ азан.
Фи бәдаи вә бәгъд азан.
Күңелне тетрәтә, кәәннәһү тәсбихе рәгъд — азан.
Беләмсез ни дияр азан:
Китте Касыйм, китте Казан, бетте татар.
Кырылды хан, Бохар Хуканд һәм әстерхан.

Ханнарга иреште хизан,
Җылый-җылый бирделәр җан:
Сөембикә дә Чыңгыз хан;
Нә дәүләт калды да нә шан!
һич калмады шаннан нишан,
Калды дингә дошман ишан!

Аһ, ник соң без булдык вәйран? —
Бөтен дөнья калды хәйран,
Гаҗиб, нидән бу хануман
Кисәктән әйләде тайран?!

Юк шул безләрдә берләшмәк;
Юк бергә-бергә гөрләшмәк,
Бер җан, бер тән булып,
Һәр нечкә серне бергә серләшмәк.
Үтте бездән инде дөнья,
Җан бирәбез Галәлгомъя.
Дөнья! Актык сүзне тыңла:
Бәхил бул бездән, и дөнья!

Сау бул, дөнья! Инде беттек;
Бетәргә сүзне беркеттек;
Вактында җирне селкеттек,
Инде беттек, инде беттек!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале