«Миллиард.Татар»ның лекциясе беренче тапкыр татар телендә Түбән Камада узачак! 

«Миллиард.Татар» Түбән Камадагы беренче лекциябезгә теркәлүне башлап җибәрәбез! 

Татар театрын һәм әдәбиятын яратучыларны «Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел» лекциясенә чакырабыз. Лектор - Рөстәм Вәлиәхмәт улы Галиев. Ул Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры, Татарстанның халык артисты, атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе лауреаты. 

ЛЕКЦИЯ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ УЗАЧАК

Лекциянең төп темалары: 

1️⃣ Туфан абый – чын татар иде

Ул милли рухы, теле һәм бөтен дөньясы белән татар халкының горурлыгы иде

2️⃣ Аның әсәрләрендә татар теле һәм моңы яши

Әсәрләрендәге һәр сүзе, һәр уй-фикере милли, татарча. Һәрбер әйтелгән җөмләсе Туфанның үзенә генә хас

3️⃣ Ул театр дөньясын һәм анда хезмәт куйган һәрбер кешене яратты

Артистларны, режиссерларны хөрмәтләүдә һәм театр сәнгатенә ихлас хезмәт итүдә аңа тиңнәр булмас

4️⃣ Туфан халыкны, милләтне һәм туган җирен яратты, аларга баш иде

Беркайчан да үзен зурга куймады, олыны олы, кечене кече итә белде, кешеләрне кадерләде

5️⃣ Аның исеме безнең театрда яши

Халык, артистлар һәм без аны бик яраттык, ә ул безне күбрәк яраткан. Театр аның исемен йөртүе белән горурлана.

Теркәү: Сезне 22 май (пәнҗешәмбе) көнне Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында көтәбез (Түбән Кама, Кайманов ур., 9) 

Регистрация: https://milliardtatar.timepad.ru/event/3373507/

🕘Лекция башлана 18: 00 

Керү ирекле! 

Барысы да ничек узачак: лектор 50 минут чыгыш ясый. Соңыннан тыңлаучылар узган ивент темасы буенча спикерга сораулар бирә алачак (20 минут).

Лекторийның чаты - https://t.me/TatarHistory1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале