На днях в редакцию свой отклик и мысли о встрече прислала наша читательница Зария Хабипова из Альметьевска. Она рассказывает, как ее краеведческие работы заметил известный татарский академик Миркасим Усманов, который рекомендовал ей дальше изучать дастан «Идегей». Также Зария апа нашла разночтения между первоначальным текстом дастана, подготовленным и опубликованным в журнале «Совет эдэбияты» Наки Исанбетом и книжной версией эпоса и приводит ошибки, допущенные издателем.

Фото: из открытых источников (соц. сети) vk.com
«Дастан геройлары авылча дөрес, туры сүзне яраталар, алдашмау, урлашмауны үзләренең яшәү рәвешләре итү өчен көрәшәләр»
Миллиард татар редакциясендә булган “Идегәй” дастанына кагылышлы бәхәс клубы материалларын бик кызыксынып укыдым (16 июль 2025). Ниһаять, чикләүләр бераз йомшартыла һәм дастан турында фикер әйтергә мөмкин дип аңладым.
Мин гади бер укучы. Төбәк тарихын өйрәнү белән шөгыльләнәм. “Идегәй” дастанын күңелгә нык алып укып китүемә сәбәп булып, әсәрдә бәян ителгән яшәү рәвешенең, омтылышларның, ышануларның авылда сакланып калганын күрүдән килеп чыкты. Дастанда бит авылча һәр юл-сукмак исемле, туган җирнең “яфраклары калкадай, ботагы көмеш алкадай” икәне искә төшсә, йөрәгебез Идегәйнеке кебек сулкылдап куя, авыл малайларының “колын тайдай уйнашып” ат көтүләре, атны яратулары - болар барсы да безнең тормыш сурәте. Дастан иҗатчысы безнең Исергәпчә (Баулы районы) “җик күреп”, “теңкә кортып”, “яскынып”, “кыдырып” дип сөйли. Норадын әнисенә безнеңчә “инәки” дип эндәшә. Дастан геройлары авылча дөрес, туры сүзне яраталар, алдашмау, урлашмауны үзләренең яшәү рәвешләре итү өчен көрәшәләр. Геройларның авылча үз-ара ант эчүләрен, антларына, әйткән сүзләренә тугры калуларнын, сүзнең тәэсирен бик тирән аңлап, каргышка ышануларын да искә төшерик.
«Сеңлем, «Идегәй» дастанын җентекләп, хәрефләп өйрәнергә һәм тарихи-фәлсәфи роман буларак ачарга кирәк»
Шулай дастанны ныклап өйрәнергә керештем, аны үземнең даими кызыксынуымның бер өлеше иттем. Безнең тормыш бит! Үткән 30 ел эчендә дастан турында газета-журналларда күп кенә мәкаләләр бастырылды. Беркатлы кешегә хас үҗәтлек белән мәкаләләрне Галимҗан Ибраһимов исемендәге ИЯЛИ галимнәренә, язучыларга да тәкъдим иткәнем булды. Дастан турында төбәкчеләр очрашуларында, конференцияләрендә чыгышлар ясадым. Безнең тарихка кагылышлы шундый әһәмиятле әсәрне мөмкин кадәр күбрәк кеше укысын, белсен өчен шулай эшләнгәндер инде.
Басылган язмаларга гел игътибар булмады дип зарлана алмыйм. Академик Миркасыйм ага Госманов “Казан утларының” ел нәтиҗәләренә багышланган утырышында “Зәрия Хәбипованың дастан турында эзләнүләре кызыклы гына”,- дип үз фикерен белдерде. Мөмкинлек чыгып, аның белән очрашу, фикере өчен рәхмәт әйтү, әңгәмә кору насыйп булды. Зур галимнең: “Сеңлем, “Идегәй” дастанын җентекләп, хәрефләп өйрәнергә һәм тарихи-фәлсәфи роман буларак ачарга кирәк”,- дигәне хәтергә уелып калды.
«Әмма китапларда, Нәкый Исәнбәт вариантыннан тайпылып, сүзләрне алыштыру, хәреф хаталары булу дастанның матурлыгын боза»
Дастанны беренче тапкыр Казан утлары (1989,№1) журналыннан укыганым хәтердә. Флора Әхмәтова Нәкый Исәнбәтнең Казан утларында 1940 елда басылган вариантын биргән анда. Миркасыйм аганың киңәшен истә тотып, дастанның китап булып басылган һәр варианты белән таныштым, аларны Нәкый Исәнбәт варианты белән чагыштырып чыктым. Аермалар хәтсез икән.
Китап булып басылган дастан текстына күп кенә өстәмәләр, үзгәрешләр кертелгән. Өстәмәләр турында сүз йөртә алмыйм. Бәлки архивта булып, басылмый калган өзекләрдер. Әмма китапларда, Нәкый Исәнбәт вариантыннан тайпылып, сүзләрне алыштыру, хәреф хаталары булу дастанның матурлыгын боза, эчтәлеген аңлаешсыз итә. Бик битараф карыйбыз икән һәр сүзе изге булырга тиешле дастанга. Сүзләр бит тарих авазы, аларда борынгы гореф-гадәтләр, ышанулар чагыла. Кемгәдер аңлашылмый дип кенә, сүзләрне һич үзгәртергә ярамый. Нәкый Исәнбәт торгызган дастан тексты кагылгысыз булырга тиештер. Даһи сизгерлеге белән тапкан, кайтарган, язылган сүзләр бит алар. Бөек Дала авазы!
«Нәкый Исәнбәт торгызган дастан тексты кагылгысыз булырга тиештер»

Фото: из открытых источников (соц. сети) vk.com
Кайбер үзгәртүләрнең, хаталарның мисалларын китерәм. Дастаннан алынган сүз яки сүзтезмәләр сулда Казан утларында (1989 №1) басылган тексттан, уң якта 1994 елгы басмадан бит саны күрсәтелеп бирелә.
15 бит. Куштан кушың күчкәне – куштан кошың күчкәне
“Куш” сүзенә Нәкый Исәнбәт – хәрби лагерь, гаскәр дип аңлатма бирә. Аның аңлатмасын алганда, “кушың” булырга тиеш.
Сүзне “кош” дип үзгәрткәндә, Котлыкыя үзенең йомыркаларны Аксак Тимергә бирәгәнен таный булып чыга. Ләкин йомыркаларны урлау-урламау турындагы күренеш вакыйгаларны ныграк куерту өчен генә кирәк. Без төгәл белмибез, бәлки урлашу булмагандыр, ә Аксак Тимердән хат алган Туктамышның шиге генә булгандыр. Шигенә таянып, Туктамыш хан Котлыкыяны үтертә. Һәм вакыйгалар агышы олы ханның бу адымы киләчәктә фаҗигагә китерәчәк дип фаразларга урын калдыра. Алга таба СҮЗ ныклыгын сынау булачак. Ант рәвешендә бирелгән сүз Тәңре хөкемендә һәм Җантимер антын үтәп, Котлыкыяның нәселен саклап кала. СҮЗ җиңә!
Ул үләсен бу үлде,
Ханның әйткән сүзе үлде.
Берәве үлде, берәү калды-
Тәңре хөкеме бу иде.
Сүз, сүзгә мөнәсәбәт, сүзне куллану - дастанда аерым зур тема. Алтын Урдада ялган сүз тараткан өчен үлемгә хөкем иткәннәр. Бу закон буларак Ясада беркетелгән. Безгә бүген моны күз алдына китерү бик кыен.
21 бит. Өч яшендә Җантимер – Өч яшендә аталык.
31 бит. Ашаганы казы - ял булды - ашаган казы - ял булды. Бер хәреф (ы) төшеп калган, әмма казылык һәм җилкә ите ашау урынына каз ашап, ял иткән булып аңлашыла.
32, 46, 194 битләр. Сусар - сосар.
Сусар – кыйммәт мехлы кечерәк кенә имезүче хайван; русчасы – куница (Аңлатмалы сүзлек). Сосар – зур итеп алу, комсызланып кабу буларак гади сөйләмдә кулланыла. Мисалга сосып алды дип сөйлибез.46 бит. Сыптай соры бүрек киеп- сыйпап соры бүрек киеп.
Бу сүз ачылып җитмәгән, әмма сыптай матуррак яңгырый.96 бит. Шайман тагып килгәндә - шайман тагын килгәндә.
113 бит. Кам йөргесен бәйге итәр- Кан йөргәсен бәйге итәр.
Кам йөргесе – баланы юлда йөртү өчен көйләнгән кыйммәтле мех биләүсә, изгеләштерелгән булырга тиеш, аны бәйгедә бүләк урынына куллану (бәйге итәр) – гореф-гадәтне бозу саналганы аңлашыла. Үзгәртелгән сүзтезмәдә мәгънә аңлаешсыз.130 бит. Кыелып төшеп бүз кыйгыр - ... ак кыйгыр.
Лачыннар гаиләсенә кергән бу кошларның төсенә бүз сүзе туры килә. Бүз – соргылт, көлсу, аксыл-соры (Миллият сүзлеге).
Шунда ук һава сүзе берничә җирдә ава белән алыштырылган.142 бит. Башы белән түтәрәм - Башы белән күтәреп.
Түтәрәм – зур кисәк (Аңлатмалы сүзлек). Җиңелгән дошманны зур ит кисәге кебек итеп хан каршына алып килгәне күзаллана, дошманны мыскыллау да ишетелә, “күтәреп” дисәк фикер гадиләшә.153 бит. Арбан да арбан йөгертеп - Алпан да тилпән йөгертеп.
Арбан, арбау – үзенә тарту, карату дигәнне аңлата, матур йөгертеп димәк, ә алпан-тилпән – ул ава-түнә йөргәнне белдерә, андый ат матур була алмый.159 бит. Җәяүлек башка төшкән соң – Җәяүлек башта төшкән соң
Туктамышның качып барганда иле белән бәхилләшеп әйткән сүзләре. Җәяүлек башка төшү - атсыз калуны аңлата. Аттан төшү, атсыз калу – дастанда символик мәгънәгә ия, үлемне белдерә. Ат, атлы булу – яшәү символы.174 бит. Кыйкулама, кызгач кош – Кыйкулама кызгыч кош. Кыза – карчыгалар гаиләсеннән ерткыч кош. Русчасы мышелов (Аңлатмалы сүзлек).
176 бит. Колның аты кол булыр – Колның аты көл булыр.
180, 195 битләр. Кыйгышлар да казгышлар – Кыйгышлар да казгошлар. 189 биттә казгышлар дип язылган.
192 бит. Сырын сырлаучылардан сырдырдым. Сырны сырлау – гади сөйләмдә дә киң кулланыла торган сүзтезмә, сүз монда көйсезлек турында бара. 2006 елгы басмада әлеге сүзтезмә сырын сыраучылардан сырдырдым дип үзгәртелгән, киная югалган.
209 бит. Биле-савыры көрәнне - Биле савырлы көрәнне. Икенче җирдә: Боты-савыры көрән ат - Боты савырлы көрән ат.
Савыр – ат сыртының арткы өлеше, янбаш тирәсе. Биле һәм янбашы көрән булган ат турында сүз бара. Телебездә савырлы дигән сүз дә бар. Савырлы - савыр күне куеп эшләнгән дигәнне аңлата (Аңлатмалы сүзлек).210 бит. Дошманнар белән чәкәшкән – чәнешкән.
Чәкәшкәнне чәнешкән белән алыштырганда гомүмилек югала.213 бит. Булаттан кыеш чыкканмын – Болыттан кыеш чыкканмын.
Беренче сүзтезмәдә: үзе булат ул, әмма кәкерерәк чыккан, ә үзгәртелгән сүзтезмәдә кыеш чыгуга болытның ни катнашы бар, аңлашылмый.216 бит. Атса көбә бозалмас – Атса күбә бозалмас.
Сүз сугыш турында бара, күбә бит ул печән, салам өеме.229 бит. Кани улым Норадын – Каны, улым Норадын.
Кани – кайда мәгънәсендә кулланылган сүз (Миллият сүзлеге). Идегәй Идел аша: “Кайда улым Норадын”, - дип сорый, “и” булырга тиеш һәм өтер артык.Дастан җыраулар тарафыныннан башкарыла торган әсәр буларак, йөгерек тел белән, сүзнең көен-тәмен нык тоеп язылган һәм сөйләгәндә аерым сүзләргә басым ясап әйтеп, тәэсирне көчәйтә торган элементларга бик бай. Андый сүзләрне төшереп калдырып, текстны гадиләштергәндә, я артык кисәкчә, иҗек өстәгәндә, сүзләрнең (кисәкчәләрнең) урынын алыштырганда бу тәэсир югала. Берничә мисалда карап китик.
14 бит. Гомер бетмәс икән дә - Гомергә бетмәс икән дә.
Гомергә дип сүзне озынайтсак, сөйләмнең йөгереклеге югала.
18 бит. Бер кашык канын кич, - диде. – Кашык канын...
“Бер” сөйләгәндә басым ясап әйтергә мөмкинлек бирә. Нәкый ага “бер кашык кан кичү” дигәнне бик борынгы йоладан калган сүз буларак искәртә.37 бит. Калкып тай - Калкып дай.
78 бит Аягыма бер мөсәххәр итәрмен” - Аягыма мөсәххәр итәрмен.
Баштагы сүзтезмәдә “бер” сүзе янау буларак яңгырый.159 бит. Юык булса да җитә алмам - Юык да булса җитә алмам. Беренче җөмләдә “да” кисәкчәсе хәвефле төсмер биреп, сөйләгәндә мәгънәне тагын да көчәйтергә мөмкинлек бирә. “Да”ның урыныын алыштыргач, андый тәэсир югала. Күчкәч, язылыш та булырга тиештер.
«Түгәрәк өстәлдә яңгыраган фикерләр дә күңелдә шундый ышаныч тудырдылар»
Азакта кайбер фикерләр. Гади укучы буларак, минем өчен дастанны үзгәртеп язу ниндидер сер булып тора. Кем тарафыныннан кертелгән ул үзгәрешләр, аларга берәр аңлатма булырмы? Ни өчен китап итеп басканда Нәкый Исәнбәт тексты гына алынмаган? Казан утларында басылган дастан текстында мәгънә боза торган хаталар юк бит. Мин бу язмада бар хатаны да күрсәтүне максат итеп куймадым. Дастан гел үги бала түгел, аның тексты өчен җаваплы кеше (галим) бардыр һәм хаталар яңа басмада кабатланмас һәм үзгәрешләр аңлаешлы булыр дип ышанып калам.
Түгәрәк өстәлдә яңгыраган фикерләр дә күңелдә шундый ышаныч тудырдылар. Галимнәр Микасыйм ага күзаллаган тирәнлектә дастанны ныклап өйрәнерләр, үз фикерләрен җиткерерләр. Текстны үзгәрткәнче, дастанны ашыкмыйча кат-кат укысак иде. Дастан теле һич тә искермәгән, ул затлы асылташ кебек безне үзенә тартып тора.
Сезгә эшегездә зур уңышлар, яңа ачышлар телим.
Әлмәттән Зәрия апа Хәбипова