«Хак тарихны кайтару юлында»
Бүген “Идегәй” дастанына каршы төрле яктан һөҗүм бара: кемгәдер аның герое ошамый, кемдер дастанны Алтын урданың бөеклеген инкар итеп, аны түбәнсетеп күрсәтүдә гаепли. “Казан утлары” журналы 2017 елда (№10) әлеге темаларны күтәреп, “Хак тарихны кайтару юлында” исемендә түгәрәк өстәл дә оештырган иде. Кызганыч, анда катнашкан галимнәрнең күпчелеге дастанның бөеклеген димим, безнең тарих өчен әһәмиятен ачып бирерлек сүз әйтмәде. Очрашу Идегәйне хурлауга кайтып калды. Галим кешеләр, дан-дәрәҗәләре бар, ни өчен шулай? Бу турыда кат-кат уйландым. Матур сүзләр сөйләсәк тә, без нык вакланганбыз дигән фикергә килдем.
“Идегәй” дастаны каршында без мәһәбәт тау алдында торган кырмыска кебек. Дастан дөньяга галәм югарылыгыннан карый. Ул зур төшенчәләргә таяна: илләшү, дәүләт, ил төзү-тоту; уй, сүз көче; мәгълүмат кыры, мәңгелек. Тауга карасак безнең баштан бүрек төшкән кебек, без бу киңлекне, тирәнлекне, биеклекне аңлар дәрәҗәдә түгелбез күрәсең. Без бит үз-ара макташып, күбрәк бәлеш бүлешергә җыелабыз.
Дастан турында берничә тема тәкъдим итмәкче булам. Аның беренчесе, Бөек далада тормыш учагы кабызып җибәргән, кешене канатлы иткән, дәүләтләр төзүгә китерәчәк атны кулга ияләштерү турында.
Б.М. Альменов. Иллюстрации к татарскому народному эпосу «Идегей». 1941–1942. Собрание семьи художника
Источник иллюстрации: Мухаметзянова Л.Х. «Эпическая культура татар. Дастаны», antat.ru
Дастан атны кулга ияләштерү турында
“Идегәй” дастаны тарихи хәтерне хәрәкәткә китереп, сүзләргә, сурәтләүләргә тирән мәгънә салып язылган әсәр буларак, анда халкыбыз ирешкән казанышлар зур урын алган. Шул казанышларның берсе - татарларның ат иярләүләре, дөньяны атлы итүләре һәм дастан аша безгә җиткерелгән ата-бабаларыбызның атка мөнәсәбәте.
Дастанда сурәтләнгән вакыйгалар Бөек Далада барганын беләбез. Бөек Дала Евразиядә Тын океаннан Әдрән диңгезенә, Себер тайгасыннан Наньшан, Кавказ тауларына кадәр җәелеп, меңнәрчә чакырым киңлекне тәшкил итә. Биниһая бу мәйданны колачлау, аны бербөтен итеп оештыру фәкать атлы кеше көчендә-кодрәтендә генә булган. Ат - шушы чиксез киңлекне иңләүче ирләрнең армас-талмас корабы да, җилкәне дә булып меңнәрчә ел кешегә хезмәт иткән. “Атларда җилдердек” диелә Күлтәгин хөрмәтенә куелган Мәңге ташта. Бөек Дала халыклары үз яшәешләрен атка атланып-аркаланып-таянып корганнар. Халыкларның зур күчеше фәкать ат ярдәмендә генә мөмкин булган. Төбәкара сәүдә атлы кешеләр Далада ныклы тәртип урнаштыра алгач кына барлыкка килгән. Далада ат иярли белмәгән халыклар өчен дөнья ябык, ул үз төбәге белән генә чикләнгән.
Памятник Кюльтегину
Авторство: Betta27. Собственная работа, Общественное достояние, источник: ru.wikipedia.org
Безнең борынгы ата-бабаларыбыз атны беренче кулга ияләштерүчеләр арасында санала, алар атлылар булганнар. “Татар” атамасы да үзендә атлы ир, ир-ат мәгънәсен йөртә бит. Меңнәрчә елларга сузылган атлы тормыш, бердән, тулаем җир күләмендә энергетик, информацион һәм транспорт революциясе булса, икенчедән, ат - кешегә үзенең табигать белән бәйләнешләр тирәнлеген аңларга һәм эволюцион үзгәрешләр кичерергә мәҗбүр итүче көч тә булган.
Ат – кеше кулга ияләштергән эт, сарык, кәҗә, сыер кебек тереклек ияләре рәтенә соңрак килеп кушыла. Бу бәлки атның көчле сизгерлеге аркасында шулай килеп чыккан, адәм баласына да ат шәүкәтенә торырлык көч һәм сизгерлек туплау кирәк булгандыр.
«Кыргый хайваннарны кулга ияләштерү ничек булган дип фаразларга тырышсаң, монда ни өчендер балалар күз алдына килә»
Атны кулга ияләштерә алган кеше үзе үсешнең кайсы баскычында торган соң? Галимнәр атны кулга ияләштерү якынча 6-7 мең еллар элек Себер һәм Уралның көньягы, Каспий, Дон буйларында, яшел үләнгә бай далаларда башланган дип исәплиләр. Әлеге вакытны башлангыч дип алсак, адәм баласы инде мал асрау, җир эшкәртү, туку, чүлмәк ясауны үзләштергән һәм бронза гасырына аяк атлаган чор була бу. Уклар, күсәкләр белән коралланып ауга чыгу, кош, җәнлекләр аулау, үлән-җимешләр белән туклану, үзләре кебекләр белән азык өчен сугышу – ул заманда адәм баласының яшәү рәвешен тәшкил иткәндер. 6-7 мең ел - ул шартлы сан, атка якынаю борынгырак чорларда да булырга мөмкин. Башкорстан җирендә урнашкан Шүлгән-Таш тыюлыгындагы мәгарә стенасында 12 мең ел элек ясалган ат, мамонт сурәтләре табылу, атны кулга ияләштерергә омтылу вакытын иртәрәк чорда башланган булырга да мөмкин дип фаразларга юл калдыра. Әлеге сурәтләрнең ясалу вакытын 18-19 мең ел элек дип күрсәтү очрагы да бар.
Кыргый хайваннарны кулга ияләштерү ничек булган дип фаразларга тырышсаң, монда ни өчендер балалар күз алдына килә. Алар бит үзләре кебек үк кечкенә хайван балалары белән уйнарга яраталар, мөгаен җәнлекләрне кулга ияләштерү балалардан башлангандыр. Кызыксынучан колын (“олан” сүзе дә бу сүзгә аваздаш) үзе кебек үк сабыйга ияреп китеп, уйнаклый башларга мөмкин. Аннан инде ул таныш балага якын килергә курыкмый. Моны күреп алган зурлар кыргый атлар табуныннан тайларны, колыннарны аралап калдырып, кулга ияләштерергә тырышканнардыр. Аерылган маллар үсә, кешегә ияләшкән ат булып җитлегә, атларның бик акыллы, сизгер, кирәк вакытта хуҗасын яклый да белгәне ачыклана (ат бит ул бүрегә дә каршы тора ала). Дастан юллары да әлеге фикерне раслый:
Таяк тайга җиткерер,
Тай дүнәнгә җиткерер,
Дүнән атка җиткерер,
Ат морадка җиткерер.
Кыска гына язылган бу юлларда атны кулга ияләштерү алгортимы бирелгән: тайларны - ике яшьлек атларны - таяк белән бүлеп алу, аларны дүнәнгә кадәр - дүрт яшькә җиткәнче - тәрбияләп үстерү, аннан куйган максатларда файдалану турында әйтелә. Шулай булгандыр дияргә кала.
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»
«Ат бер юлга күнеп алса, йоклаган килеш тә йөри»
Бик камил җан иясен кулга ияләштергән кеше. Хәзер инде атны күбебез онытып та барадыр, искә төшереп, аның сыйфатларын санап китек. Ат - көчле, җитез, чыдам, бик сизгер һәм сак. Ул текә ярга якын килмәс, куркыныч җиргә керер алдыннан туктап калыр, колакларын шомрайтап, башын сузып, зур дымлы күзләрен алга төбәп, бөтен гәүдәсе белән калтырап билгесезлектән хәбәр алырга омтылыр. Ул башын бормыйча тирә-якны тулаем һәм караңгыда да күрү сәләтенә ия. Ат әйбәт ишетә, ул колак яфракларын боргалап, тавышны сөзеп тота, дүрт чакрым ераклыктагы тавышларны аера ала. Ат йөзә белә. Атның тәм тоюы һәм ис сизүе бик көчле. Үз колынын ул иснәп таба. Пычрак суны, бозылган ризыкны ат капмас. Шундый очрак булганы бар – ике яшьлек бала ат көтүе кайта торган юлга чыга. Көтү үтеп китә - бер генә ат та балага басмый. Ат бер үткән юлны яхшы хәтерли. “Ат бер юлга күнеп алса, йоклаган килеш тә йөри”,- дигән сынамыш та бар.
Кулга ияләштергән атның тагын да яңа сыйфатлары ачыла: ул хуҗасын таный, ярата, аңа тугры; ат сүзләрне аңлый, кешенең халәтен тоя, мактаганга, ачуланганга битараф түгел.
Галим, фантаст язучы Адлер Тимергалан ат турында: “Әгәр кеше кыргый атны кулга ияләштереп тулпар иткән булса, адәмнең үзен кеше итеп малкае үстергән, тулпары аны алга алып барган – тукландырган һәм тәрбия кылган, гуманлы булырга, адәм булырга өйрәткән”,- дип яза. Әйе, адәм баласы әле җирдә яшәргә, кеше булырга өйрәнә генә, ә кулга ияләштергән ат инде эволюцион үсеш баскычларын үтеп, тирәлеккә тәмам яраклашкан, анда үз урынын тапкан җан иясе була бит. Аның үз холкы, табигате бар. Шуңа ат һәм кеше мөнәсәбәтләрендә кеше үзе үзгәрергә мәҗбүр булган. Башлангыч чордан ук ат һәм кеше арасында сүзсез килешү барлыкка килә: атны куркытып, кыйнап, ач тотып буйсындырып булмый, ул кешедән гаделлек, ярату, тәрбия көтә, шулай булганда гына аңа хезмәт итә.
«Тәңре дип эндәшкән ул җиһанның Бөек хуҗасына»
Танылган режиссер Зәкия Туешева үзенең истәлекләрендә атка кагылышлы шундый бер очрак турында яза. Бөек ватан сугышында медсестра була Зәкия апабыз. Йөк ташырга, яралыларны күчерергә аларга ат һәм солдат бирәләр. Ләкин ат җигү барып чыкмый – бахбай солдатны тыңламый, ни тарткаласа, суккаласа да тәртә арасына керми. Ачуы чыккан солдат, атны агачка бәйләп, ямьсез сүгенеп, кыйнарга тотына, үзенчә “тәрбия” кылмакчы була. Ат елый, күзләреннән яшь ага, ләкин урыныннан кузгалмый.
Фото: © «Татар-информ»
Күзәтеп торган Зәкия апа, солдат киткәч, ат янына килеп, үгетли башлый: “Сугыш бара бит, ярдәм кирәк, тыңла инде.” Кесәсеннән бер кисәк шикәр чыгарып атка суза. Шикләнеп кенә ала шикәрне малкай. Бераз вакыттан ат Зәкия апага ияләшә, аны тыңлый, тәртә арасына да керә, атланып йөрүенә дә карышмый. Дуслашалар болар. Атыш барганда Зәкия апаны снаряд төшәчәк урынны алдан сизеп, йолкып диярлек алып китеп, үлемнән коткарганы да була атның.
Бик кирәк булган борынгыда кешегә мондый дус табу. Туендыручы, ерткычлардан саклаучы, гомерен озайтучы, канат куючы бит аның яңа дусты. Атка сыену кешегә яшәү асылын тирәнрәк аңларга мөмкинлек биргәндер: дөньяда дошманлык кына түгел яхшылык, җылылык, соклану, ярату кебек хисләр барлыгын да төшендергәндер. Юкка гына хәдисләрдә: атның маңгаена изгелек язылган; ат булган өйгә шайтан якын килми, шайтан аның кешнәвеннән кача диелмәгән. Ат иярләгәч, кешедә тормышка ышаныч туган, һәр куак артыннан карап торган куркыныч күзләрдән котылган атлы кеше. Кояшның үзен күккә мендерүче көч күргән ул атта. Чиксез күкнең хуҗасы барлыгын, аның үзеннән өстен икәнен, теләгәндә ярдәмгә киләсен таныган адәм баласы. Тәңре дип эндәшкән ул җиһанның Бөек хуҗасына. Җир селкетеп чапкан атларның тояк тавышлары, күкне ярган яшен гөрелтесе ишетеләдер Тәңре сүзенең яңгырашында.
Әлмәттән Зәрия апа. 15.10.2025
Сезгә һәр башлаган эшегездә уңышлар, сәламәтлек телим.