Төркиядә китап ярминкәсендә
24 апрель - 5 май көннәрендә Искешәһәрдә Төркия нәшриятчылары берлеге тарафыннан оештырылган зур китап ярминкәсе бара. Ял көнендә без дә Искешәһәр Сәүдә палатасы – күргәзмәләр үзәгенә (Торгово-промышленная палата Эскишехира – в выставочном центре TÜYAP) ярминкәгә бардык, китаплар төяп кайттык…
Төркиядә китап ярминкәсенә бара калсам, беренчедән, күңелгә татарлар күренерме, китаплары очрармы дигән уй килә. Икенчедән, Төркия китапларын, язучыларын, нәшриятларын күзәтергә яратам.
Шушындый зур масштаблы күргәзмә Искешәһәрдә әле пандемиягә кадәр булган иде. Ул вакытта Төркиядә туып-үскән татар кызы, яшь язучы Ниса Акидел Инҗедән автограф алган искә төште. Ул балаларны компьютер хикмәтләре, программалаштыру нигезләре белән таныштыра торган "Oz програмчысы" ("Oz yazılımcısı") дигән китап авторы. Шуны да әйтим, Нисаның әлеге китабы инде кытай һәм корея телләрендә чыкты, әлеге илләрнең интернет сайтларында сатыла. Шулай ук спектакль рәвешендә уйнала. Төркиядә исә янә бер китабы – "Ләйлә белән Ми-ро" ("Leyla ile Mi-ro") дөнья күрде. Нисаның китапларын татарчага тәрҗемә итсәмме?!
Ниса турында интернетка пост куйганда ярминкәдәге китап бәяләрен өстәгәнмен: "Бәяләр төрле иде: 15 сумнан алып 300 сумга кадәр. Хаклары 25-50%ка төшерелгәннәре шактый күренде (1-3 лирага алып була). Калын, каты тышлы, күп томлы китаплар уртача 2000 сум тора".
5-6 ел эчендә нинди үзгәрешләр булды? Бәяләр үстеме? Ярминкәдә татарлар очрармы?
Ярминкә ярминкә генә түгел…
Ярминкә программасына күз салгач та аңлашыла. Ярминкә бары тик китап сатуны гына күз алдында тотмый. Һәр көнне 11-12 очрашу планлаштырылган. Рәсми хәбәргә караганда барлыгы 93 мәдәни чара һәм 522 "имза көне", ягъни язучыларның китапларына автограф кую чарасы көтелә. Мәдәни чараларга килгәндә, кайбер очрашуларның исемнәрен атап үтим, темалары шуннан да аңлашылыр: "Нәшрият юнәлешендә иллюстрация", "Сүзнең көче: әдәбият һәм хезмәт", "Язучылар берлекләре һәм яңа әгъзалар көтү", "Тавышсыз китапларның көчле тавышлы хикәяләре", "Хикәя һәм әкиятләрнең балаларга тәэсире", "Бер журналистның юлы...", "Хатын-кыз һәм әдәбият", "Дижиталь дөнья балаларына электрон ата-ана булу"... Күргәнегезчә, Төркия нәшриятчылары, язучылары, укучылары сөйләшә торган темалар безнең өчен дә чит түгел.
Ярминкәдә барлыгы 243 оешма катнаша, алар арасында уку йортлары, дини оешмалар нәшриятлары, шәхси һәм дәүләт нәшриятлары, язучыларның берлекләре, әдәби журналлар һәм башкалар бар.
Ял көне булгач, халык шыгрым тулы иде. Китап ярминкәләренә төрекләр гаилә белән йөрергә ярата, балалар кызыгырлык әйберләр күп була. Юкка гына күзем, ярминкәнең беренче залына керүгә, балалар өчен чыгарылган басмаларга төшмәде. Менә язучыларның бала-чаклары турында язылган балалар китабы, шахмат уеннары китабы, төрле-төрле атласлар - бөтенесе ялтыравык уенчыклар төсле. Сабыйлар өчен акыл уенчыклары да күп сатыла монда, укырга, санарга өйрәтәләр... Бүгенге яшүсмерләрнең фанатлары – Корея артистлары читтә калмаган. Аларның плакатларын, китапчыкларын мәш килеп җыялар.
Татарлар бармы?
Алга таба Төркиядә яшәгән татар галимнәренең, татар әдәбиятына, теленә, тарихына кагылышлы китапларны очраттым. Россия тарихын яктырткан, русчадан тәрҗемә ителгән басмалар да шактый очрады.
Төркиядә яшәгән татар галиме Әкъдәс Нигьмәт Куратның "Peçenekler"("Печенегләр") , 'Türkiye ve İdil Boyu' ("Төркия һәм Идел буе"), Әхмәт Тимернең "Vatanım Türkiye" ("Ватаным Төркия"), "Moğolların Gizli Tarihi" ("Монголларның яшерен тарихы") китаплары, Түнҗәр Гүленсойның "Әхмәт Тимер" исемле басмасы күзгә ташланды. Шулай ук Һади Атласиның "Себер тарихы", Худяковның "Казан ханлыгы тарихы" китаплары күренде. Худяковны заманында Гаяз Исхакый тәрҗемә иткән. Бүгенге көндә мәшһүр тарихчы галим Ильяс Камал басмага хәзерләп чыгарды. Шулай ук яшь галимә Алинә Минсафинаның төрки телләргә кагылышлы фәнни хезмәте, төрек галимнәренең мәшһүр сәясәтче, фикер иясе Йосыф Акчурага кагылышлы басмалары күзгә чалынды.
Дистәләрчә тапкыр нәшер ителгән әлеге китаплар татар галимнәренең эшчәнлегенә соклану һәм горурлык хисе уята.
Күптән түгел Төркиядә дөнья күргән "Татар шигыре" антологиясен күреп тә әдәбиятыбыз өчен бик горурландым. Китапка шагыйрьләребез Дәрдмәнд, Сәгыйть Рәмиев, Габдулла Тукай, Хәсән Туфан, Һади Такташ, Муса Җәлил, Саҗидә Сөләйманова, Илдар Юзеев, Ренат Харис, Равил Фәйзуллин, Мөдәррис Әгьләм, Зөлфәт кергән. Шигырьләре татарча һәм төрек теленә тәрҗемәдә бирелгән,үзләре турында кыскача мәгълүмат бар. Мондый шигырь антологияләре кыргызларныкы, әзербайҗаннарныкы һәм башкортларныкы чыккан.
Ярминкәдә Анкарада яшәүче язучы Роза ханым үзенең өч китабын тәкъдим итә иде. Без аңардан татар халкының бөек шәхесләренә багышлап чыгарган "Idel-Ural aydınları" ("Идел-Урал зыялылары") китапларын имзалаттык.
Аллага шөкер, татарлар, һәм китапларда, һәм катнашучылар арасында. Шулай ук, ярминкәдә пакет-пакет китап җыючылары йөри, дип сөендем.
Төрек авторлары язарга өйрәтә, яки үзләре роман яза
Китаплар белән сумкаларыбыз тулуга карамастын, йөрүебезне алга таба дәвам иттек. Ярминкәдә язучы гына булып калмыйча, язарга өйрәтүчеләрен дә очраттык. Шуларның берсе хәтта китапларына рәсемне үзе ясый икән. Җитмәсә "Yazmak özgürlüktür" ("Язу иреклектер") дип аталган китапның авторы Сабит Сүмәрнең әнисе чәркәз, ә җиңгәсе - татар булып чыкты. Җиңгәсенең татар ризыклары әзерләвеннән, татарча сүзләр катыштырып сөйләшүеннән татар икәнлеге сизелә иде, дип искә алды.
Мин аның 300 сум торган язучылык турындагы китабына ишарәләп, "Бүген язарга теләүчеләргә нинди төп киңәш бирер идегез?", - дип, кызыксындым. Үзенең китабын аңлата башлар дисәм, бөтенләй башка бер язучыны атады. Төрек язучысы, тарихчы, элекеге депутат Рәһа Чамыруглы китапларын укырга киңәш итте. "Аңарда тарих, мәдәният бар. Язарга илһам бирә торган язучы", - диде.
Узып барышлый тагын бер язучы янында тукталдык. Күренеп тора, мәшһүр берсе түгел кебек. Бераз кыенсынып кына: "Романнар укыйсызмы?, - дип, үзе туктататы. Язучы ханым романнарын сата иде. Үзе хокукчы һәм икътисад белемнәрен алган, һөнәре дә хокук белән бәйле икән. "Ничек язучы булып киттегез?" -дигән идем, "Нәшриятка язганнарымны җибәрдем, кызыксындылар. Менә китапларымның икенче-өченче басмасы чыкты инде",-диде. Китаплары 200 лира тора иде, 600 сум тирәсе була инде. Шунысы кызык тоелды, башка бер урында Төрекләрнең мәшһүр язучысы Памук китапларын күрдем: алар да 200- 300 лирадан башлана...
Ясалма акыл һәм дин - китапта
Темасының яңалыгы беләнме, әллә моңа кадәр бу хакта уйланганым булмаганга, дини китаплар арасында бер басма игътибарымны аеруча җәлеп итте. "Yapay Zeka Transhümanizm Ve Din"( «Искусственный интеллект, трансгуманизм и религия») китабын Төркия Диянәт вакфы нәшер иткән. Әлеге 2022 елда чыккан китапның аңлатмасында шундый юллар бар: "Гомумән караганда, ясалма акыл ул, инсан акылына хас үзенчәлекләрне компьютерларга өйрәтүче алгоритмнар булдырган бер гыйлем юнәлеше. Трансгуманизм исә, яңа технологияләр белән кешеләрнең биологик һәм зиһен (менталь) көчен арттыру нәтиҗәсендә, физик бәдән чикләрен үтү һәм хәтта үлемне юкка чыгару мөмкинлегенә нигезләнә.
Кешеләрне кеше булу кысасыннан чыгарган яңа технологияләр, трансгуманизм һәм ясалма интеллект шартларында дини тәҗрибә өлкәсе үзгәреше һәм яңарышы бөтен дөнья диннәре өчен кызыклы мәсьәлә булып кала. Бу уңайдан Ататөрк Университетының теология факультеты һәм Агры Ибраһим Чәчән Университетының Ислами гыйлемнәр факультеты белән берлектә «Ясалма акыл, трансгуманизм һәм дин» темасына семинар оештырды. Семинарда тәкъдим ителгән чыгышлардан торган бу китап файдалы чыганак булыр".
Бер тарафта менә шундый бик заманча теманы күтәргән дини китаплар сатылса, икенче якта "Төрек теле" тел һәм әдәбият журналы 1960-1970 елларда нәшер ителгән хикәяләргә, романнарга, хатларга, киноларга багышланган махсус саннарын калын-калын китаплар рәвешендә бастырып сата. Күрәсең, ул заманның әдәби кыйммәтләре 50 елдан соң да искермәгән. Һәм бүгенге укучылар арасында "ясалма акыл" кебек әллә нинди програмнар уйлап табылуга карамастан, әдәбияткә ихтыяҗ бар әле.
Йомгак урынына…
Шундый инде ул, китап һәм язучылар дөньясы... Ой, ярминкәсе!
Яңа басыла башлаган, мәшһүрлек казанмаган автор китапларының хакы, Памук кебек Нобель премиясе лауреаты китаплары бәясеннән әллә ни аерылмаска мөмкин.
Бер роман бәясенә дистә елларга сузылган эзләнүләр, тикшерүләр нәтиҗәсендә язылган тарих, тел гыйлеменә кагылышлы китапларны бер сумка җыярга була... Шактый калын фәнни китап бәяләренең очсыз сатылуын алар инде күп мәртәбәләр басылганга, дәүләт чыгару сәбәпле салым түләнмәгәнгә бәйләп аңлаталар. Ә бүгенге буын язучысының танылганын - танылмаганын күбрәк шәхси нәшриятлар үз көчләре белән бастыра, шуңа күрә язу һәм басу хаклары бүгенге чыгымнар белән исәпләнә һәм бер дә очсыз түгел.
Гомумән бәяләргә килгәндә, шәхси нәшриятларныкы уртача 600-700 сум тирәсе дип, әйтергә мөмкин. Дәүләт карамагындагы оешмаларның басмалары уртача 50-70 лира -150-300 сум тирәсе. Әле аларга ташламалар бар, 40% ка кадәр.
Ике яки өч китапка бер бәя куючылар да очрый. Ярминкәгә йөрүнең төп сәбәбе менә шул, ташламалар булу. Интернетта китаплар күпкә кыйммәткә сатыла.
Ярминкәдә тагын ни күрдем?! Матур-матур сувенерлар күп иде, рәсемнәр, китап ташырга сумкалар, шәһәр исемнәре язылган ачкыч брелоклары...
Тагын... Ярминкәләрдә махсус билгеләнгән вакытларда язучыларның имза кую чарасы үткәрелә. Берсен читтән генә күзәттем, озын чират иде. Ким дигәндә, 60-70 кеше булгандыр. Китапларын сатып алганнар, чиратка тезелгәннәр, сабыр гына көтәләр. Язучы исә алдына килгән һәр укучысы белән кызыксына, шул арада имзасын сала. Иҗат кешесе укучысы белән йөзгә-йөз очрашкан кабатланмас мизгел бу. Кайсысы күбрәк дулкынлана, читтән карап торганда аерма юк кебек.
Тагын... Үзенчәлекле сюрприз китаплар сатыла иде, 50 лирага. Кәгазьгә төреп куелган, димәк, эчендә нинди китап икәнен белми генә сатып аласың. Мин инде үземчә яннарыннан юрап уздым: һич кенә дә мәхәббәт романы түгелдер. Берәр татар галиме яки язучысының төрекчә чыккан китабыдыр...
Айзирәк Гәрәева-Акчура, Төркия, Искешәһәр.