В Турции прошел Сабантуй для татар

В одной из известных татарских деревень Турции, Корыюке (Османией), 18 июня прошел праздник Сабантуй. Мероприятие было организовано общиной казанских татар города Эскишехир при поддержке полномочного представительства Татарстана в Турции, а также руководителя поселения Корыхюк, главы района Чифтяр и местных жителей.

На этот национальный праздник собралось около тысячи человек из различных городов и татарских сел Турции, включая Стамбул, Анкару, Измир, Конью и Анталью. Для участников было организовано прибытие специальных автобусов из различных городов. Праздник прошел под деревом, посаженным турецкими татарами, которое сегодня называется "татарский лес". Место проведения было подготовлено заранее, обеспечено столами, стульями и бесплатным чаем.

Сабантуй начался с молитвы на татарском языке и продолжился песнями, танцами и играми. Гостей праздника приветствовали высокопоставленные представители из Татарстана и Турции. В конце мероприятия гости посетили деревню, где им рассказали о истории поселения и его жителях.

 

18 июньдә Төркиядәге иң танылган татар авылларыннан берсе – Корыһөектә (Османие) Сабан туе бәйрәме уздырылды. Сабан туе Искешәһәр Казан татарлары җәмгыяте тарафыннан Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиллеге, шулай ук Корыһөек җирлек җитәкчесе, Чифтәләр районы башлыгы, авылда яшәүчеләр ярдәме белән оештырылды.

Милли бәйрәмгә Төркиянең төрле шәһәрләреннән һәм татар авылларыннан меңгә якын кеше җыелды. Төркиянең Бөгредәлек, Ике Пынар, Әфәнде күпере, Гөрсү авылларында туып-үскән милләттәшләребез, Истанбул, Анкара, Измер, Конья, Кутаһия, Анталья кебек шәһәрләрдә яшәүче татарлар, башкортлар һәм башка милләт вәкилләре җыелды. Вәкиллек тарафыннан авылга сабан туена кайтырга теләүчеләр өчен Истанбулдан, Анкарадан, Искешәһәрдән махсус автобуслар килү оештырылды. Авылдан Истанбулга кадәр 430, Төркия башкаласы Анкарага 200, Искешәһәргә 70 чакрым. Үз машиналары, шәһәр араларында йөрүче транспортлар белән килүчеләр дә байтак иде.

Сабан туе бәйрәме авылның 2000 нче елларда Төркия татарлары җыелышып, акча туплап утырткан, бүгенге көндә инде телдә "татар урманы" дип йөртелгән агачлыкта узды. Әлеге милли бәйрәмебез үтә торган махсус урынны корыһөекләр алдан бәйрәмгә хәзерләгәннәр, җыештырганнар, үләннәрен чабып куйганнар. Һәркемгә җитәрлек өстәл-урындыклар хәзерләнгән, иртәннән үк кайнатылган чәй теләгән һәркемгә бушка таратылды.
Гадәттә бәйрәмгә килүчеләр татар-ашларын өйдән китерәләр, быел исә Корыһөек апалары сабантуйда ук пешереп "иамтер-класс" күрсәттеләр. Алар күз алдында әче камыр басып, майда пешергән кабартма, пәрәмәчләрне бәйрәм кунаклары яратып авыз иттеләр.

Милли бәйрәм Корыһөек авылында туып-үскән имам Хәйруллаһ Акалайның татарча дога әйтүе белән башланып китте. Һәркем аңа кушылып әби-бабалары рухына дога кылды.

Бәйрәмгә килүчеләрне Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиллеге җитәкчесе Айрат Гатауллин, Төркиянең гаилә һәм социаль хезмәтләр министры ярдәмчесе, Искешәһәр татары Леман ханым Янәгөн, Искешәһәр Казан татарлары җәмгыяте җитәкчесе Видат Догу, төрле шәһәрләрдән килгән татарлар сәламләде.
Аннары сәхнәгә Казаннан килгән җырчылар Рәфинә Гайнуллина, баянчы Рәзил Камалов һәм "Сәйдәш" бию ансамбле егетләре  кызлары күтәрелде. Җыр-бию, уеннар белән дәвам иткән бәйрәмне Айгөл Нәбиуллина һәм Төркия татары Әнәс Догу алып барды.

Сабантуйга килгән меңгә якын кеше өчен түләүсез төшке аш таратылды. 

Шулай ук бәйрәм ахырына якынлашканда төрле шәһәрләрдән килгән кунаклар авыл белән танышып йөрделәр. Аларга Корыһөек тарихы, биредә яшәүче татар мөһәҗирләре турында Якуп Акчура сөйләде. "19 гасыр ахырында бу тарафларга килгән мөһаҗир ата-бабаларыбыз иң башта ун чакрым чамасы ераклыктагы Җиде улак дип аталган җиргә урнашканнар. Әмма күрше авыллар су җитмәс дип, аларның урнашуын бик теләмәгәннәр. Аннары ясалма тау- һөек янында су тапкач, анда күченәләр. Шулай итеп Корыһөеккә нигез салына. Баштан җиргә казылган өйләрдә яшиләр, мәчет салалар. Тора-бара авылда ике мәктәп эшли башлый. Без бала-чакта авыл гөрләп тора иде. Бабаларыбыз, әбиләребез чит илдә татар авыллары корып, татарлыкларын, диннәрен, туган җирләренә бәйле хатирәләрен саклап яшәгәннәр", - дип, сөйләде ул.

 

Автор: Айзирэк Гараева-Акчурина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале