«Татарча Коръән тәфсире»: перевод на татарский язык суры «Фатиха» и тридцатого джуза Корана
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры Бакара на русский и татарский языки (1-95 аяты)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры Бакара на русский и татарский языки (95-190 аяты)
Татарча Коръән тәфсире: «Расходуйте из [имущества], чем вас наделили, пока не настал день, когда не будет ни торговли, ни дружбы, ни заступничества»
«Әлү Гыймран» сүрәсе: «Ул – сиңа тиңсез бер Китапны [Коръәнне] иңдерүче»
«Әлү Гыймран» сүрәсе: «Расүлем! Бу Аллаһның сөендерә һәм кисәтә торган аятьләре ки, аларны Без сиңа хак белән укыйбыз»
Татарча Коръән тәфсире: перевод первой половины суры «Ниса» (1- 88 аяты)
Татарча Коръән тәфсире: перевод второй половины суры «Ниса» (88 – 176 аяты)
Татарча Коръән тәфсире: перевод первой половины суры «Аль-Маида» (1-60 аяты)
Татарча Коръән тәфсире: перевод второй половины суры «Аль-Маида» (61-120 аяты)
Татарча Коръән тәфсире: перевод первой половины суры «Аль-Ангам» (1-83 аяты)
Татарча Коръән тәфсире: перевод второй половины суры «Аль-Ангам» (84-165 аяты)
Татарча Коръән тәфсире: перевод первой половины суры «Аль-Аграф» (1-103 аяты)
Татарча Коръән тәфсире: перевод второй половины суры «Аль-Аграф» (103-206 аяты)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Аль-Анфаль» (1-75 аяты)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Ат-Тауба» (1-64 аяты)
Татарча Коръән тәфсире: перевод второй половины суры «Ат-Тауба» (65-129 аяты)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Йунус» (1-109 аяты)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Худ» (123 аята)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Йусуф» - «Йосыф» (111 аятов)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Ра‘д» - «Әр-Рагъд» (Күк күкрәү) сүрәсе (43 аята)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Ибрахим» - «Ибраһим» сүрәсе (52 аята)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Аль-Хиджр» - «Әл-Хиҗр» сүрәсе (99 аятов)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Ан-Нахль» - «Ән-Нәхл» сүрәсе (128 аятов)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Аль-Исра» - «Әл-Исра» сүрәсе (111 аятов)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Аль-Кяхф» - «Әл-Кәһф» сүрәсе (110 аятов)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Марьям» - «Мәрьям» сүрәсе (98 аятов)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Та Ха» - «Та Һа» сүрәсе (135 аятов)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Аль-Анбия» - «Әл-Әнбия» сүрәсе (112 аятов)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Аль-Хадж» - «Әл-Хаҗ» сүрәсе (78 аятов)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Аль-Муъминун» - «Әл-Мүэминүн» сүрәсе (118 аятов)
24. Ән-Нур (Нур) сүрәсе
Мәдинә чоры, 64 аять
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. [Бу] Сүрә, Без аны иңдердек, аны фарыз кылдык һәм эчендә бик ачык аятьләр иңдердек. Бәлки, сез уйларсыз.
2. Зина кылган хатын һәм зина кылган ир [балигъ, акыллы, мөселман һәм кол булмаган кешеләр икән – һәрберенә йөзәр мәртәбә [камчы белән] суктырыгыз. [Ләкин итләренә, сөякләренә зарар китерү максатыннан чамадан чыкмагыз, баш, йөз, корсак, җенси әгъзаларга сугудан да сакланыгыз]. Аллаһка һәм Ахирәт көненә ышансагыз, Аллаһның дине мәсьәләсендә сезне кызгану [хисе] биләп алмасын. Мөэминнәрдән бер төркем ул икәүнең җәзасына шаһит булсын.
3. Зина кылган ир зина кылган бер хатыннан яки ширек кушкан бер хатыннан башкага өйләнми. Зина кылган хатынны исә, аны зина кылган бер ир яки ширек кушкан бер ир генә хатынлыкка ала. Бу [зиначыларга өйләнергә яки кияүгә чыгарга] иман китерүчеләргә харам кылынды.
4. [Зинадан] Сакланган [намуслы, кол булмаган, мөселман һәм мөкәлләф] хатыннарга [«Фахишә, зиначы, азгын хатын» кебек сүзләр белән яла ягып] гаеп ташлаган, шуннан соң дүрт шаһит китермәгән кешеләрне сиксән мәртәбә [камчы белән] суктырыгыз һәм беркайчан да аларның шаһитлыкларын кабул итмәгез. Алар – [итагатебездән чыккан] фасикълар.
5. Мәгәр болардан соң тәүбә иткәннәр һәм [яла ягып, гаеп ташлаган кешеләргә кичерү сорап, үлгән булсалар, алар өчен истигъфарда булып, бозган эшне] төзәткән кемсәләр булмасалар гына. [Аларның шаһитлыклары элеккечә кабул ителмәсә дә, алар фасикъ саналудан туктаган булыр]. Чөнки, һичшиксез, Аллаһ –Гафу итүче, Рәхимле.
6. Хатыннарын гаепләгән, әмма [әйткән сүзләрен исбатлар өчен] үзләреннән башка шаһитлары булмаган кешеләрнең шаһитлыгы – үзенең [бу гаепләүдә] тугры булганлыгына Аллаһ [исеме] белән дүрт [мәртәбә] шаһитлык кылу.
7. Бишенче [шаһитлык исә] – әгәр ул ялганчы булса, Аллаһның ләгънәте үзенә булсын дип.
8. Һичшиксез, ул кеше, ялганчылардан булуы хакында Аллаһ исеме белән вә дүрт шаһадәт белән шаһитлык кылса, аннан [хатыннан] җәза кире кагыла.
9. [Хатынның] Бишенче [шаһитлыгы] буларак, әгәр [ире хатынының зина кылуында] хаклы булса, Аллаһның ачуы хатынның үзенә булсын [дип әйтүе була].
10. Әгәр сезгә Аллаһның рәхмәте һәм фазылы булмаса [гөнаһлыларның җәзасын шундук биреп, ялганчыны ачып салыр, сезне шуның белән хур итәр]. Аллаһ – Тәүбәләрне кабул итүче һәм Хикмәт иясе.
11. Һичшиксез, [сөеклеләрнең сөеклесе булган Гайшәнең [радыйаллаһу ганһә] гыйффәте хакында] яла ягучылар – арагыздан [ун белән кырык арасы] бер төркем. Моны сез үзегезгә [Аллаһ хозурында] бер начарлык дип санамагыз, киресенчә, ул – сезнең [савап казануыгызга сәбәп булыр] өчен бер хәер. Аларның һәрбере кылган гөнаһларына күрә [җәзасын да] алыр. Әмма алар арасыннан [гөнаһның] зур өлешен үз өстенә алганына [Ибне Үбәйгә] каты газап әзерләнгән.
12. Ни өчен соң сез моны ишеткәч, [бер җан кебек булган] ир һәм хатын мөэминнәр, күңелләрегездән үзегезгә игелек теләп: «Бу бит – ап-ачык яла!» – дип уйламадыгыз?
13. Ни өчен соң алар [яланы уйлап чыгаручылар] дүрт шаһитларын китермәделәр? Шаһитларын китермәгәннәр икән, димәк, алар – Аллаһ хозурында ялганчылар.
14. Әгәр дөньяда [тәүбә кылу форсатын да исәпләп, шуның кадәр нигъмәтләр биргән] вә Ахирәттә Аллаһның фазылы һәм рәхмәте булмаса, җәелеп сөйләгәннәрегез [ялган һәм яла тулы сүзләрегез] өчен, бу яла сәбәпле сез, һичшиксез, каты газапка дучар булыр идегез [аның белән чагыштырганда шелтәләнү яки таяк җәзасы алу бик җиңел булып калыр иде].
15. Сез бу яланы телдән телгә таратасыз, [дөреслеген] белмәгән нәрсәгез хакында сөйләнәсез һәм моны [җаваплылык китерми торган] әһәмиятсез нәрсә дип саныйсыз. Хәлбуки, бу – Аллаһ хозурында бик зур [ялгыш].
16. Нигә соң сез аны ишеткәч: «Безгә болай сөйләү килешми. Сөбханаллаһ! Бу бит – бик зур ялган!» – дип әйтмәдегез?
17. Әгәр сез, чыннан да, [Исламга] иман китерсәгез, Аллаһ [гомерегез эчендә] тагын бер мәртәбә моңа охшаш хәлне кабатлаудан сакланырга үгетли. [Бу нәсыйхәткә колак салыгыз, чөнки чын иман яла, гайбәт һәм имеш-мимеш кебек чирканыч эшләрдән киртәләп тора].
18. Һәм Аллаһ сезгә [шәригать хөкемнәрен һәм мөселманнар белән үз-үзеңне тоту әдәпләре мәсьәләләрен бәян иткән] аятьләрне ачыклый. Аллаһ – [һәрнәрсәне] Белүче, Хикмәт иясе.
19. Мөэминнәр арасында [зина һәм яла кебек] әшәке нәрсәләрнең таралуын теләгәннәр өчен дөньяда да, Ахирәттә дә тилмерткеч бер газап бар. [Аларның бер өлеше дөньяда чулаклык, сукырлык һәм шәригать җәзасына тартылу кебек бәлаларга тап булдылар. Ахирәттәге урыннары исә җәһәннәм булачак]. Аллаһ [күңелләрдәге теләк һәм ниятләрнең барысын да] белә, сез исә белмисез.
20. Әгәр дә сезгә Аллаһның фазылы һәм рәхмәте булмаса. Аллаһ – бик Аяучан һәм Рәхимле.
21. И, [Аллаһның дуслыгына һәм шайтанның дошманлыгына] иман китерүчеләр! [Ялаларга колак салып, аларның таралуын теләүдә] Шайтанның адымнарына иярмәгез, чөнки кем дә кем шайтан адымнарына иярсә, һичшиксез, ул [шайтан] бит [гайбәт һәм яла кебек] әшәке булган нәрсәләрне һәм [шәригать тарафыннан кабул ителмичә] хуп күрелмәгәнне әмер итә [һәм бер дошман булганга күрә, вәсвәсәсенә колак салучыны, һичшиксез, һәлак итә]. Әгәр Аллаһның фазылы һәм рәхмәте сезгә булмаса, [һәм Ул сезгә гөнаһларны сөрткән тәүбәне насыйп итмичә, начарлыкларга кәффарәт булачак шәригать җәзасын тиеш кылмас иде һәм] арагыздан берегез дә [гомере буенча] беркайчан да [гөнаһ керләреннән] пакьләнмәс иде. Ләкин Аллаһ Үзе теләгән кешене [рәхмәт һәм мәгъфирәте белән бөтен керләрдән] пакь кыла. Аллаһ – [һәрнәрсәне] Ишетүче, [һәрнәрсәне] Белүче.
22. Арагыздан [Әбү Бәкер Сыйддикъ кебек диндә] юмартлык һәм байлык ияләре туганнарына, мескеннәргә, Аллаһ юлында һиҗрәт итүчеләргә [ярдәм] бирмәячәкләре хакында ант итмәсеннәр. Аларны гафу итсеннәр һәм [күрмәмешкә салышып, җәза бирмичә] йөз чөерсеннәр. Аллаһның сезне гафу итүен теләмисезме? Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле.
23. [Зинадан] Сакланган һәм [гаепләнгән нәрсәләрдән] хәбәрсез булган иманлы хатыннарга [зина кылу гаебе] ташлаган кешеләр [тәүбә итми торып] дөньяда һәм Ахирәттә ләгънәтләнгәннәр. Алар өчен бик каты газап бар.
24. Телләре, куллары һәм аяклары [телгә китерелеп] кылган [яла һәм ялган кебек] нәрсәләре турында аларга каршы шаһитлык итәчәк көн.
25. Ул көнне Аллаһ аларга җәзаларын хаклы рәвештә бирәчәк, һәм алар да Аллаһның ап-ачык Хак [Зат] булганын беләчәкләр .
26. Әшәке хатыннар [һәм сүзләр] – әшәке ирләргә, әшәке ирләр – әшәке хатыннарга. Пакь хатыннар – пакь ирләргә, пакь ирләр – пакь хатыннарга. [Боларның бер-берләре белән өйләнешүе генә дөрес]. Аларның болар [монафикълар] сөйләгән нәрсәләргә катнашы юк. Аларга [бәндә буларак котыла алмаган гөнаһлары] өчен мәгъфирәт һәм [җәннәт нигъмәтләре кебек] күркәм ризык бар .
27. И, иман китерүчеләр! Үз өйләрегездән башка өйләргә, [хуҗаларыннан] рөхсәт алмый торып һәм халкына сәлам бирмичә, кермәгез. Бу [шәкелдә сәлам биреп, рөхсәт сорау җаһилият дәверендәге кебек кинәт килеп керүдән] сезнең өчен яхшырак. Бәлки, сез үгет алырсыз.
28. Әгәр анда [җавап кайтарачак] беркемне дә тапмасагыз, сезгә рөхсәт бирелгәнче анда кермәгез. Әгәр сезгә: «Китегез [керергә рөхсәтем юк]!» – дип әйтелсә, китеп барыгыз, бу – сезнең өчен хәерлерәк [бер гамәл]. Аллаһ – ни кылганнарыгызны [бик яхшы] белүче.
29. [Кәрвансарай, юлаучылар йорты, хәммам кебек җәмәгать урыннары булып] Кеше яшәми торган, эчләрендә сезнең өчен [суыктан я эсседән саклану һәм әйберләрегезне куеп тору кебек] файдалану [хакы] булган йортларга [рөхсәтсез] керүегездә сезгә бер гөнаһ та юк. Аллаһ сезнең ачык кылган нәрсәләрне дә, яшергән нәрсәләрегезне дә белә.
30. [Расүлем!] Иманлы ирләргә әйт, [харамнарга караудан] күзләрен яшерсеннәр [дә, хәләлләргә генә карасыннар] һәм җенес әгъзаларын [зина һәм ливата кебек харамнардан] сакласыннар. Бу алар өчен хәерлерәк [бер гамәл]. Һичшиксез, Аллаһ – аларның [кемгә караганнарыннан һәм] ни кылганнарыннан хәбәрдар.
31. Иманлы хатыннарга әйт, күзләрен [ирләрнең һәм хатыннарның гаурәт урыннарына караудан] яшерсеннәр һәм җенес әгъзаларын [зинадан] сакласыннар. Күренгәннәреннән [йөз, аяк һәм кул чукларыннан] башка [капланылуы тиеш булган беләзек, аяк беләзеге, алка һәм муенса кебек] бизәнгечләрен күрсәтмәсеннәр. Бөркәнчекләрен башларыннан [җаһилият дәверендәге кебек аркаларына табан түгел] якалары өстенә [муенсаларын, күкрәкләрен һәм бөтен гәүдәләрен капларлык һәм гәүдәне белендермәслек итеп] салындырсыннар. Матурлыкларын [беркемгә дә] ачмасыннар, мәгәр ирләренә, яки аталарына, яки ирләренең аталарына, яки улларына, яки ирләренең [башка хатыннардан булган] улларына, яки ир [бер] туганнарына, яки ир [бер] туганнарының улларына, яки кыз [бер] туганнарының улларына [яки аталары, аналарының бертуганнары булган абыйлары кебек гомерлек мәхрәмнәренә], яки үз [динендә] хатыннарга, яки [кяфер булсалар да, җарияләрдән] уң куллары ия булганнарга, яки [хатынны ир-аттан аермаслык дәрәҗәдә акылга зәгыйфь яки ахмак] хезмәтче ирләрдән [хатын-кыз белән җенси якынлык кылу] ихтыяҗы булмаганнарга, яки хатыннарның гаурәтләреннән хәбәрләре булмаган [кечкенә] балаларга [күрсәтүләре] булмаса гына. [Аяк беләзеге кебек] Яшергән бизәнгечләрне беленсен [дә, игътибар ителсен] дип аяклары белән [җиргә махсус] каты басмасыннар. И, мөэминнәр! Бөтенегез бергә Аллаһка тәүбә итегез! Бәлки, сез [ике җиһан бәхетенә ия булып] уңышка ирешерсез.
32. Арагыздан буйдакларны, колларыгыздан һәм җарияләрегездән иман һәм тәкъвалык иясе булган кешеләрне никахлагыз. Әгәр алар фәкыйрь булсалар, Аллаһ аларны Үз рәхмәтеннән [ризык белән] бай итәчәк. Аллаһ [белеме һәм мәрхәмәте мәңгелек киң булган] һәрнәрсәне Чолгап алучы, [һәрнәрсәне] Белүче .
33. Өйләнү [мөмкинлеге] тапмаганнар [фәкыйрьләр] Аллаһ аларны Үз рәхмәтеннән бай [итеп мәһәр бирү, гаиләне асрау мөмкинлегенә ия] иткәнчегә кадәр [зинага төшмәс өчен] гыйффәтле булырга тырышсыннар. [Кол һәм җария буларак] Уң кулларыгыз ия булган кемсәләр [сездән] язу таләп итәләр, әгәр аларда бер хәер белсәгез, аларга языгыз. Аллаһ сезгә биргән малдан аларга [зәкятегезне] бирегез. [Җарияләрегезнең зина кылуына беркайчан да күз йоммагыз, бигрәк тә] Алар [зинадан] сакланырга теләсәләр, [фәхешлектән акча табу юлы белән] дөнья тормышы малына ирешер өчен, җарияләрегезне зинага көчләмәгез. Кем дә кем аларны ирексезләсә, һичшиксез, Аллаһ ирексезләнүләреннән соң да Гафу итүче, Рәхимле.
34. Без сезгә [бу сүрәдә хөкемнәр, әдәпләр һәм шәригать җәзасы белән бәйле] ап-ачык аятьләр һәм сездән алда килеп киткәннәрдән [Йосыф һәм Мәрьям [галәйһимәссәлам] кебек яла ягылуга дучар булганнардан] берсенә охшаш [Гайшәнең [радыйаллаһу ганһә] гаҗәеп] кыйсса, тәкъвалык ияләре өчен [Исламның хөкемнәрен гамәлгә ашырганда беркемне дә кызганмауларына карата] нәсыйхәт иңдергән идек инде.
35. Аллаһ – күкләрне һәм җирне [кояш һәм ай яктысы белән] яктырта. Аның нуры эчендә [зур һәм ялтырап торган] кандил булган [һәм, тәрәзәсез булганы өчен, яктылыкны нык саклаган] бер уем кебек, ул кандил пыяла эчендә, пыяла исә, әйтерсең, энҗе кебек [ялтырап торган] бер йолдыз. [Эчендәге филтәсе] Көнчыгышныкы да булмаган, көнбатышныкы да булмаган [Урта Көнчыгыш төбәгенең бәрәкәтле туфракларында үсә торган бик файдалы] һәм мөбәрәк агач булган зәйтүннән [ясалган майдан] яндырып җибәрелә. Аның мае аңа ут кагылмаса да, яктыртырга әзер. [Менә бу – Хакның нурына мисал булган нур] Нур өстенә [кушылган] нур! Аллаһ теләгәннәрен нурына ирештерә. Аллаһ кешеләр [гыйбрәт алсыннар] өчен үрнәкләр китерә. Аллаһ – һәрнәрсәне белүче.
36. Биек итеп корылуына һәм эчләрендә исеме искә алынуына Аллаһ рөхсәт биргән йортларда [бөтен мәчетләрдә] – әнә шунда иртән һәм төштән соң [иртә, өйлә, икенде, ахшам һәм ястү намазларын укып] Аны тәсбих итәләр.
37. Шундый ирләр, сәүдә дә, сату да аларны [тел һәм күңел белән] Аллаһны зикер итүдән, намаз укудан һәм зәкят бирүдән читкә юнәлдерми. [Чөнки] Алар йөрәкләр һәм күзләр әйләнеп торасы көннән куркалар.
38. Аллаһ аларга, кылган [күркәм] нәрсәләрнең иң яхшысы өчен, әҗерен бирсен һәм аларга фазылыннан [аларның хәтта акылларына да килмәгән нигъмәтләрне] арттырсын өчен [тәсбих итәләр]. Аллаһ [болар кебек] Үзе теләгән кешеләрне хисапсыз ризыкландырыр.
39. [Мөэминнәр, изге гамәлләре өчен, хисапсыз әҗерләр алачаклар] Әмма кяфер булучыларның [якын туганнарына, мәзлумнарга ярдәм кебек игелек хакына кылган] гамәлләре [төп-төз һәм киң] даладагы рәшә кебек, сусаган кеше аны су дип уйлар, аның янына килгәч, аның [су түгел] бер әйбер дә булмаганлыгын аңлар, әмма аның янында Аллаһны [Аның җәзасын] табар. Ул исә аңа [тиешле булган] хисабын тулысынча бирер. Аллаһ хисапны бик тиз тота.
40. Яки [кяферләрнең гамәлләре Хакның нурыннан мәхрүм ителү ягыннан] диңгез упкынындагы өсле-өсле караңгылыклар кебек: [диңгезнең] үзен бер дулкын каплый, аның өстеннән – бер дулкын, аның өстеннән – [йолдызларны капларлык дәрәҗәдә куе] бер болыт [диңгезне тулысынча уратып ала]. [Менә бу болытның, өсле-өсле һәм бер-бер артлы килгән дулкыннарның һәм диңгезнең караңгылыклары] Караңгылык өстенә [кушылган] караңгылык. [Бу караңгылык эчендә калган кеше] Кулын [күз алдына] чыгаргач, аны күрә алмас диярлек. Аллаһ кемгә нур бирмәгән, аңа бернинди нур [һәм һидаятьтән һичбер насыйп та] юк.
41. [Расүлем!] Күрмәдеңме ки, Аллаһны күкләрдә һәм җирдә булганнар, янә [һавада канатларын] ачып сузган рәт-рәт кошлар [барлык кимчелекле сыйфатлардан ерак тотып] тәсбих итәләр? Һәрбере [үзенә илһам ителгән] догасын һәм тәсбихен белә. Аллаһ исә аларның ни кылганнарын [бик яхшы] белүче.
42. Күкләрнең һәм җирнең милке [аларның идарәсе һәм хөкемдарлык вәкаләте] Аллаһныкы гына. Кайту тик Аңа гына [булачак].
43. [И, кеше!] Күрмисеңме әллә, Аллаһ [кисәк-кисәк] болытларны [теләгән якка таба] куа, шуннан соң аларны берләштерә, шуннан соң аны берсе өстенә берсе килгән хәлгә китерә. Син яңгырның алар арасыннан чыкканын күрәсең. Янә Ул күктә булган таулардан [зур кисәкле] боз [бөртекләре] иңдерә һәм аны теләгәненә [зарар итеп] җибәрә, теләгәненнән исә аны ала. Яшеннең яктылыгы [үтә нык ялтыравыннан, тизлегеннән] күз күремен чак бозмый.
44. Аллаһ төн белән көнне әйләндереп тора. Һичшиксез, монда күрә белгән [һәм фикерли алган] кешеләр өчен гыйбрәт бар.
45. Аллаһ [җирдә] хәрәкәт иткән һәр җанлыны судан яралтты. Алардан [сөйрәлүчеләр кебек] корсакларында шуышканнары бар, алардан [кешеләр һәм кошлар кебек] ике аякта йөргәннәре бар, янә алардан дүрт [аяк] өстендә йөргәннәре дә бар. Аллаһ теләгәнен [теләгән шәкелдә] яралта. Һичшиксез, Аллаһ – һәрнәрсәгә Кодрәтле.
46. Без [төрле дәлилләр белән] ап-ачык аятьләр иңдердек. Аллаһ [һидаятьне сайлаганын белгәне өчен, дөрес иманга ирешүне] теләгән кешене туры [җәннәткә илтә торган] юлга һидаять итә.
47. Әмма алар [Аллаһның һидаятеннән мәхрүм калган монафикълар]: «Без Аллаһка да, расүлгә дә иман китердек һәм [аларның әмер-тыюларына] буйсындык», – диләр. Шуның артыннан алар арасыннан [бозыклыкта чаманы югалткан] бер фирка [бу дәгъва кирәк кылган нәрсәне җиренә җиткерүдән] йөз чөерә. Алар мөэмин кешеләр түгелләр.
48. Алар араларында, [уртак фикергә килә алмаган мәсьәләләрдә] хөкем бирү өчен, Аллаһка һәм Аның расүленә чакырылгач, араларыннан бер фирка [хаксыз булганлыкларын белгәннәре өчен, Исламның хөкеменнән] ваз кичә.
49. [Әмма] Әгәр хак аларга булса [аларга каршы түгел, алар файдасына], буйсынган кемсәләр хәлендә аңа [йөгерә-йөгерә, пәйгамбәрнең карарына] киләләр.
50. Әллә аларның күңелләрендә [көферлек һәм залимлеккә тартылу кебек] бер чир бармы? Әллә [синнән бер ялгышлык күреп, ышанычлары какшап, синең хакта] шиккә төштеләрме? Яки Аллаһның һәм Аның расүленең аларга золым кылачагыннан куркалармы? Юк! [Бу саналганнарның берсе турында да сүз бармый, чөнки алар Ислам хөкемендәге гаделлекне бик яхшы беләләр. Әмма асылда] Алар үзләре – [башкаларга хаксызлык кылуга җөрьәт иткән] залимнәр.
51. Араларында, хөкем бирүе өчен, Аллаһка һәм расүленә чакырылган чакларында, мөэминнәр сүзе: «Ишеттек һәм итагать иттек!» – дию булды. Алар – уңышка ирешүчеләр.
52. Кем дә кем Аллаһка һәм Аның расүленә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) итәгать итә, Аллаһтан курка һәм Аңарга карата тәкъва булса, шулар – котылуга ирешүчеләр.
53. Алар иң көчле ант – Аллаһ белән ант иттеләр, әгәр аларга [җиһадка чыгарга] әмер бирәсе булсаң, алар, шиксез, чыгачаклар. Әйт: «[Ялганлап] Ант итмәгез! [Сезнең бу итагатегез ялган булганы] Билгеле бер итагать. Һичшиксез, Аллаһ сезнең ни кылганнарыгыздан хәбәрдар.
54. [Расүлем!] Әйт: «Аллаһка да итагать итегез, Аның расүленә дә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) итагать итегез! Әгәр йөз чөерсәгез [аңа түгел, үзегезгә генә зарар китерерсез]. [Чөнки ирештерү вазифасы белән бәйле] Җаваплы кылынган нәрсә аның өстендә генә бит, [әмерләренә иярүегез мәсьәләсендә] сезгә йөкләнгән нәрсә – сезнең өстә [вазифа буларак билгеләнгән]. Әгәр [бөтен әмерләрендә] аңа итагать итсәгез, [хакка һәм] һидаятькә ирешерсез. Расүл (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) өстендә – ап-ачык ирештерү генә.
55. Аллаһ сезнең арадан иман [шартларын шиксез-шөбһәсез тәсдыйк] итеп, [намаз, ураза, хаҗ, зәкят кебек] игелек кылганнарга, алардан әүвәлге [иманлы һәм итагатьле] кешеләрне [җир йөзендә хөкемдар итеп] хәлифә кылганы кебек, аларны да җирдә [теләгәннәречә идарә итеп] хәлифә итәчәген, янә алар өчен ошатып сайлаган [Ислам] диннәрен [бөтен диннәрдән өстен кылып, дошманнарының аңа каршы тырышлыкларын юкка чыгарып] куәтләячәген һәм куркудан соң аларга иминлек бирәчәген вәгъдә итте. Чөнки алар Миңа [гына] гыйбадәт кылалар, һичбернәрсәне Миңа тиңдәш күрмиләр. Кем дә кем моннан соң кяфер булса, шулар [көферлек һәм бозыклыкта чиктән чыккан] фасикълар булыр.
56. [И, мөэминнәр!] Намаз укыгыз, зәкят бирегез һәм Расүлгә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) итагать итегез. Бәлки, сез рәхмәткә ирештерелерсез.
57. [Расүлем!] Кяфер булган кешеләрне җирдә [аларны тотып алудан Аллаһны] гаҗиз калдырырлык кемсәләр дип санама. Аларның сыеныр урыннары Ут булачак. Ул барасы урын нинди яман!
58. И, иман китерүчеләр! Уң кулларыгыз ия булганнар [кол һәм җарияләрегез] һәм арагыздан [балигълык яшенә кереп] төшләнүгә ирешкәннәр иртә намазы алдыннан, төш вакытында [кайлүлә йокысы өчен] киемегезне салгач һәм ястү намазыннан соң [ятар алдыннан берәр йомыш белән яныгызга керүләре кирәк булганда] өч мәртәбә сездән рөхсәт сорасын. [Бу өч вакыт] Сезнең [ял итәр] өчен өч [мәртәбә] гаурәт [җирләрегезне ачык калдыра алган вакытлар]. Алардан соң сезнең өстә дә, алар өстендә дә [рөхсәтсез яныгызга керүләре мәсьәләсендә] бер гөнаһ та юк. [Коллар, хезмәтчеләр, балалар өй йомышлары белән йөргән кебек] Берләрегез икенчеләрегезгә йөрисез. [Шуңа күрә сездән рөхсәт сорап тормасалар да була]. Аллаһ [сорауларыгызга җавап булган] аятьләрен сезгә шулай [тиңсез бер аңлату белән] бәян итә. Аллаһ – Белүче, Хикмәт иясе.
59. Сездән [булган] балалар [балигълык яшенә җитеп] төшләнүгә ирешкәч, үзләреннән алдагылар [балигълык яшенә җиткәннәр] рөхсәт сораган шикелле, алар да [һәрвакыт] рөхсәт сорасыннар. Аллаһ аятьләрен сезгә шулай [җентекләп] бәян итә. Аллаһ – [һәрнәрсәне] Белүче, Хикмәт иясе.
60. [Хәез һәм бала тудыру яшеннән узып] Утырган хатыннар никахка өметләнмиләр. Аларның [чәч, муен, тамак һәм тез кебек яшерүләре кирәк булган] матурлыкларын ачып күрсәтергә тырышмыйча [җилән, бөркәнчек кебек тышкы] киемнәрен салуларында бер гөнаһ та юк. Әмма [яшьләр кебек бөркәнчекләр салмыйча] гыйффәтле булырга тырышулары алар өчен яхшырак. Аллаһ – [һәрнәрсәне] Ишетүче, Белүче .
61. [И, гозерлеләр! Сау-сәламәт булган кешеләр сезнең белән бергә ашарга теләмәсләр дип уйлап, яки яуга чыкканда, ачкычларын сезгә кертеп калдыручылар өйләреннән нәрсә дә булса ашавыгыз мәсьәләсендә сезгә рөхсәт бирсәләр дә, күңелдән риза булмаслар дип борчылып, алар белән бергә ашаудан яки өйләренә кереп, ихтыяҗларыгызны канәгатьләндерүдән тартынмагыз. И, сау-сәламәт кешеләр! Сез дә гозерле кешеләр белән бергә ашаганда шиккә бирелмәгез, чөнки] Үз [хатыннарыгыз һәм балаларыгызныкы булган] өйләрегездә, яки аталарыгызның өйләрендә, яки аналарыгызның өйләрендә, яки абый-энеләрегезнең өйләрендә, яки апа-сеңелләрегезнең өйләрендә, яки атагыз белән бертуган дәү абыйларыгызның өйләрендә, яки атагыз белән бертуган дәү апаларыгызның өйләрендә, яки анагыз белән бертуган дәү абыйларыгызның өйләрендә, яки анагыз белән бертуган дәү апаларыгызның өйләрендә, яки [вәкаләт ягыннан яисә саклау өчен вазифалы буларак] ачкычларына ия булган [колларыгызның өйләрендә яисә бакча һәм кура кебек] нәрсәләрдә, яки [үзләре юк чакта өйләренә кереп ашаган очрагыгызда соң дәрәҗәдә шат булачакларын белгән] дусларыгызда ашавыгыз мәсьәләсендә сукырга бер гөнаһ та юк, аксакка бер гөнаһ та юк, авыруга бер гөнаһ та юк, үзегезгә дә бер гөнаһ та юк. Бергәләп яки аерым гына ашавыгызда сезгә бер гөнаһ та юк. [Телгә алынган урыннардан] Өйләргә кергән чагыгызда Аллаһ тарафыннан бәрәкәтләнгән [һәм дөньяның күңелен] хуш [иткән, хәерле, озын] саулык теләге белән [дин, нәсел-нәсәп ягыннан] үзегезгә сәлам бирегез! Аллаһ аятьләрне шулай сезнең өчен бәян итә. Бәлки, [аңлатылган хөкемнәрне] аңларсыз [да, тиеш булганча гамәл кылып, ике җиһан бәхетенә ирешерсез].
62. Мөэминнәр тик шулар гына ки, алар Аллаһка һәм Аның расүленә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) чын күңелдән] ышанганнар һәм аның белән берлектә [кешеләрне] бер арага китергән уртак бер эштә булган чакта аннан рөхсәт сорамыйча китмиләр. [Расүлем!] Һичшиксез, синнән рөхсәт сораучылар – алар Аллаһка һәм Аның расүленә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) ихластан] иман китергән кешеләр. Алар кайбер эшләре өчен синнән рөхсәт сорагач, алардан теләгәнеңә рөхсәт бир. [Бер гозергә нигезләнгән булса да] Янә [дөнья эшен дин эшеннән өстен иткәнлекләреннән] алар өчен Аллаһтан ярлыкау сора. Һичшиксез, Аллаһ [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле.
63. Расүлнең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) сезне мөһим бер эш өчен] чакыруын арагызда берләрегезнең икенчеләрегезне чакыруы кебек [рөхсәтсез китеп баруга ирекле булган бер чакыруга тиң] итмәгез. Сездән бер-берегезнең аркасы артына качып, яшерен рәвештә китеп баручыларны Аллаһ белә. Аның [Аллаһы Тәгаләнең] әмеренә каршы төшкәннәр үзләренә [дөньяда зилзилә, каты бәгырьлелек кебек] зур фетнә [һәм бәла-каза] килүеннән яки [Ахирәттә] аларга тилмерткеч бер газап килүеннән саклансын.
64. Күкләрдә һәм җирдә булганнар – [идарә һәм хөкемдарлык вәкаләте ягыннан] Аллаһныкы гына. Ул [Раббыгыз] сез тоткан [иман, гамәл, нифак, ихлас һәм вәгъдәдә тору кебек] нәрсәне дә, аларның [монафикъларның] Аңа кайтарылачакларын, шуннан соң Аның аларга кылган нәрсәләрен хәбәр итәчәк Көнне дә белә. Һичшиксез, Аллаһ һәрнәрсәне белүче.
24. Сура ан-Нур (Свет)
Мединская, 64 аята.
С именем Аллаха Милостивого [ко всем на этом свете], Милующего [лишь верующих на том свете].
1. [Вот] Сура, которую Мы ниспослали и сделали законом. Мы ниспослали в ней ясные аяты, чтобы вы могли принять наставление.
2. Прелюбодейку и прелюбодея – каждого из них накажите ста ударами плети. Не испытывайте сострадания к ним в религии Аллаха [не уменьшайте из жалости установленного наказания], если вы верите в Аллаха и в Судный день. И пусть станет свидетелями наказания группа верующих.
3. Прелюбодей женится только на прелюбодейке или язычнице, а на прелюбодейке женится только прелюбодей или язычник. А верующим это запрещено.
4. Кто обвинит целомудренных женщин [в прелюбодеянии], не приведя четырех свидетелей [которые будут свидетельствовать о том, что сами лично видели], того накажите восемьюдесятью ударами плети. И никогда впредь не принимайте их свидетельство [ни в чем], потому что они – нечестивцы [ложное обвинение в прелюбодеянии – очень большой грех].
5. За исключением тех из них, кто после раскаялся и исправился. Поистине, Аллах – Прощающий, Милующий.
6. А кто обвинит [в прелюбодеянии] свою жену, не имея свидетелей, кроме самого себя, тот пусть четырежды засвидетельствует [каждый раз сопровождая это клятвой] Аллахом, что он говорит правду.
7. А на пятый раз [пусть скажет], что проклятие Аллаха ляжет на него, если он лжет.
8. И ее [обвиненную в прелюбодеянии жену] не накажут, если она четырежды засвидетельствует [каждый раз сопровождая это клятвой] Аллахом, что он [ее муж] лжет.
9. А на пятый раз [пусть скажет], что гнев Аллаха ляжет на нее, если он [ее муж] говорит правду.
10. Если бы не щедрость и не милость Аллаха к вам [то наказание постигало бы грешников сразу]. И, поистине, Аллах – Принимающий покаяние, Мудрый.
11. Поистине, оклеветала [мать верующих Аишу, да будет доволен ею Аллах] группа из вас [верующих]. Не думайте, что это зло для вас. Нет, это хорошо для вас. Каждый из них получит [воздаяние за] заработанный им грех. А тому, кто стал зачинщиком этого [Абдуллаху ибн Убайю] – великое наказание [в Аду].
12. Почему же, услышав это [ложное известие], верующие мужчины и женщины не подумали о своих [других верующих] хорошее и не сказали: «Это – очевидная клевета»?
13. Почему они [распустившие отвратительный слух] не привели четырех свидетелей? Если они не привели свидетелей, то перед Аллахом [то есть, по Его решению] они лжецы.
14. И если бы не щедрость и милость Аллаха к вам в земном мире и в мире вечном, то постигло бы вас за ваши пространные [и лживые] речи великое наказание.
15. Вы распространяете это [передавая от одного к другому ложь и сплетни] своими языками и говорите то, о чем ничего не знаете, думая, что это незначительное дело [за которое не будет наказания]. Но перед Аллахом это – великий грех.
16. И почему, когда вы услышали это, вы не сказали: «Нам не следует обсуждать подобное. Пречист Ты [от любых недостатков]! Ведь это – великая клевета»?
17. Аллах наставляет вас никогда не возвращаться к подобному, если вы верующие.
18. И Аллах объясняет вам аяты [содержащиеся в них правила и законы]. И Аллах – Знающий, Мудрый.
19. Поистине, любящим распространять мерзости о верующих – болезненное наказание и в этом мире, и в мире вечном. Аллах знает [что распространяемые слухи – ложь], а вы не знаете [не можете знать, где ложь, а где правда].
20. И если бы не щедрость и не милость Аллаха к вам [то наказание постигало бы грешников сразу]. Поистине, Аллах – Снисходительный, Милующий.
21. О верующие! Не идите по стопам шайтана [не поддавайтесь его внушению]! Идущий по стопам шайтана [не преуспеет], ведь он [шайтан] призывает к разврату и порицаемому [Шариатом]. И если бы не щедрость и милость Аллаха к вам, то никто никогда из вас не очистился бы [не получил бы прощения]. Но Аллах очищает, кого пожелает [принимая его покаяние]. И Аллах – Слышащий, Знающий [абсолютно все].
22. И пусть не клянутся благородные и богатые среди вас, что не станут [впредь] помогать родственникам, бедным и переселившимся на пути Аллаха. Пусть они прощают и будут снисходительны. Разве вы не хотите, чтобы Аллах простил вас? И Аллах – Прощающий, Милующий [верующих].
23. Поистине, обвиняющие целомудренных верующих женщин, далеких от греха [в прелюбодеянии], будут прокляты и в этом мире, и в мире вечном! Им – великое наказание!
24. [Наказание постигнет их] В день, когда их языки, руки и ноги станут свидетельствовать против них же о том, что они совершали [в земной жизни].
25. В тот день Аллах воздаст им сполна по справедливости. И они узнают, что Аллах – Явная Истина [в которой сомневались неверующие лицемеры].
26. Дурные женщины – дурным мужчинам, а дурные мужчины – дурным женщинам. Хорошие женщины – хорошим мужчинам, а хорошие мужчины – хорошим женщинам [то есть, порочным подобает жить с порочными, а праведным – с праведными]. Они непричастны к тому, что говорят [клеветники]. Им – прощение и щедрый удел [в Раю].
27. О верующие! Не входите в чужие дома без разрешения, не поприветствовав салямом хозяев. Так [поступать] лучше для вас [чем входить в дом без разрешения]. Примите же наставление!
28. А если вы никого [дома] не застанете, то не входите, пока вам не разрешат. И если вам скажут [после того, как вы попросили разрешения войти]: «Уходите!» – то уйдите. Так [уйти в этом случае] будет чище для вас [чем стоять возле двери]. Поистине, Аллах знает обо всем, что вы делаете [и воздаст вам за ваши дела].
29. Нет на вас греха, если вы без разрешения зайдете в нежилые [не принадлежащие конкретному лицу] дома, в которых ваше имущество. Аллах знает все, что вы проявляете, и все, что вы скрываете.
30. Скажи верующим мужчинам, чтобы они опускали взгляд [при виде того, на что им нельзя смотреть] и оберегали свои половые органы [от запретного]. Это чище для них. Поистине, Аллах знает обо всем, что они [Его рабы] делают [и за все будет отчет].
31. И скажи верующим женщинам, чтобы они опускали взгляд [при виде того, на что им нельзя смотреть] и оберегали свои половые органы [от запретного]. Пусть они не выставляют напоказ свои украшения, помимо того, что видно. И пусть прикрывают покрывалом вырез на груди [покрывая голову, шею и грудь] и не показывают свою красоту [то есть, все тело, кроме лица и кистей рук] никому, кроме своих мужей, отцов, свекров, сыновей, сыновей своих мужей, братьев, сыновей братьев, сыновей сестер, или своих женщин, рабов, стариков, не испытывающих вожделения, и детей, которые не осознают женской наготы. И пусть [мусульманки] не стучат ногами, сообщая об украшениях, которые скрывают. О верующие! Кайтесь перед Аллахом вы все, чтобы обрести успех.
32. Жените и выдавайте замуж тех, кто не состоит в браке [из свободных], и праведных [верующих] рабов и рабынь. Если они [свободные] бедны, то Аллах обогатит их [через брак] из Своих щедрот. И Аллах – Всеохватывающий, Знающий.
33. И пусть сохраняют целомудрие [избегают прелюбодеяния] те, кто не может вступить в брак [из-за отсутствия средств на махр и на обеспечение семьи], пока Аллах не обогатит их из Своих щедрот [и у них появится возможность вступить в брак]. Те [рабы и рабыни], кто хочет заключить договор «китаба» [договориться об освобождении из рабства за определенную плату или имущество], то заключите с ними такой договор, если вы видите в них хорошее [они достойны доверия и могут заработать сумму, достаточную для освобождения], и поделитесь [вы, их хозяева] с ними из того имущества, которое Аллах дал вам [помогайте им ускорить освобождение]. Не принуждайте ваших рабынь к распутству ради земных благ, [тем более] если они [сами] стараются сохранить целомудрие. Если кто-то принудит их к этому [то пусть покается и перестанет], ведь Аллах и после принуждения [этих рабынь] – Прощающий, Милующий [их].
34. Мы уже ниспосылали вам ясные аяты, и поучительные рассказы о тех, кто жил до вас [например, историю Юсуфа и Марьям], в качестве наставления для богобоязненных [потому что только они способны получить пользу от наставлений].
35. Аллах освещает небеса и землю [светом солнца и луны]. Его свет в душе верующего подобен нише, в которой находится светильник. Светильник в стекле, а стекло похоже на сверкающую звезду. Он [светильник] зажигается от благословенного оливкового дерева, которое не растет ни на [крайнем] востоке, ни на [крайнем] западе [а растет преимущественно в центре мира]. Его масло может светиться даже без соприкосновения с огнем [из-за его чистоты]. Свет поверх света! [Как свет светильника усиливается светом стекла и масла, так и свет их веры усиливается светом благочестия] Аллах направляет к Своему свету [Своей религии], кого пожелает. Аллах приводит для людей [ясные] сравнения [чтобы Его слова лучше усваивались ими]. И Аллах знает обо всем.
36. В домах [мечетях], которые Аллах позволил [и повелел] воздвигнуть, поминается Его имя. Его возвеличивают в них и по утрам, и в течение дня
37. мужчины, которых ни купля, ни продажа не отвлекают от поминания Аллаха, [полноценного] совершения намаза и выплаты закята. Они боятся [Судного] дня, когда перевернутся сердца и взгляды [от ужаса].
38. Аллах вознаградит их за лучшие их поступки [или лучшим, чем их поступки, или же вознаградит наилучшим образом за их поступки], и увеличит [их награду] из Своих щедрот. Аллах, кого пожелает, осыпает благами без счета.
39. А дела неверующих подобны миражу в пустыне: измученный жаждой видит воду, но, подойдя к ней, ничего не находит. Он [неверующий в Судный день] найдет [за свои поступки] наказание Аллаха, Который воздаст ему сполна по расчету. И Аллах скор в расчете.
40. Также они [дела неверующих] подобны тьме на глубине моря. Одна волна накрывает другую, и над ними [другой мрак] – туча. Один мрак [туча] поверх другого [морской пучины]! Если он [смотрящий на это] протянет руку, то не увидит ее. Кому Аллах не дал света, у того света и не будет [то есть, тот, кого Аллах не наставил, не найдет наставления больше нигде].
41. Разве ты не видел, что Аллаха прославляют те, кто на небесах и на земле, а также птицы с распростертыми крыльями? Каждый знает свою молитву и слова прославления [Всевышнего]. И Аллах знает обо всем, что они делают.
42. Аллаху принадлежит власть над небесами и землей. И к Аллаху – возвращение.
43. Разве ты не видишь, что Аллах движет облака, затем соединяет их и превращает их в единую гущу облаков?! Ты видишь, дождь начинает литься из ее [этой массы облаков] щелей. Он низводит град с гор, которые на небе [из туч, подобных горам]. [Всевышний] поражает им, кого пожелает, и избавляет от него, кого пожелает. Блеск молний готов отнять зрение [смотрящего на нее].
44. Аллах сменяет ночь и день. Поистине, в этом [постоянной смене дня и ночи] – наставление для видящих [знамения, указывающие на могущество Всевышнего Аллаха].
45. И Аллах создал все живое из [капли] воды. Среди них [живых существ] есть такие, которые ползают на брюхе [как змеи], такие, которые ходят на двух ногах [как человек], и такие, которые ходят на четырех [как большая часть животных]. Аллах создает все, что пожелает. Поистине, Аллах способен на все.
46. Мы уже ниспосылали ясные знамения. Аллах наставляет, кого пожелает, на прямой путь [религии Ислам].
47. [Лицемеры] Говорят: «Мы уверовали в Аллаха и Посланника [Мухаммада] и подчиняемся [их решениям]». Но после этого часть их отворачивается [от веры]. Они – неверующие.
48. И когда их призывают к Аллаху и Его Посланнику [который доводит до людей решения Аллаха], чтобы он рассудил их, часть из них отворачивается.
49. Если бы они были правы [и понимали это], то послушно пришли бы к нему.
50. Болезнь ли [неверия] в их сердцах? Или же они сомневаются [в пророчестве Мухаммада]? А может, они боятся, что Аллах и Его Посланник обойдутся с ними несправедливо? Нет же! Это они – несправедливые [потому что отворачиваются от веры]!
51. Поистине, когда верующих призывают к Аллаху и Его Посланнику, чтобы они рассудили их, они говорят [как им и подобает]: «Слушаем и повинуемся!» Они обрели успех [и счастье].
52. И кто подчиняется Аллаху и Его Посланнику, боится Аллаха и защищает себя [от Его наказания], те – победители [именно им уготован Рай].
53. [Лицемеры] Упорно клялись именем Аллаха в том, что, если бы ты приказал им [сражаться], они бы обязательно вышли [на войну]. Скажи [им]: «Не клянитесь! [Ваше] Подчинение известно [и нет никакой веры вашим клятвам]. Поистине, Аллах знает обо всем, что вы делаете».
54. Скажи [им также]: «Подчиняйтесь Аллаху и подчиняйтесь Посланнику». А если вы откажетесь [подчиняться им], то ведь [знайте, что] он отвечает [только] за то, что возложено на него [доведение откровения], а вы отвечаете за то, что возложено на вас [подчинение Аллаху и Его Посланнику]. И если вы подчинитесь ему, то будете на верном пути. На Посланника же возложена только ясная передача [откровения].
55. Аллах обещал верующим, совершавшим хорошие поступки, сделать их наместниками на земле [вместо неверующих], как Он делал наместниками тех, кто жил до них [верующих прошлых общин]. Он обязательно укрепит для них религию, которой Он доволен для них [Ислам]. Он заменит им опасность [со стороны неверующих] безопасностью [и Аллах выполнил это обещание]. Они поклоняются Мне и не приравнивают никого ко Мне. А кто после этого [упомянутых благ] откажется уверовать, те – нечестивцы.
56. [Полноценно] Совершайте намаз, выплачивайте закят и подчиняйтесь Посланнику, чтобы вас помиловали.
57. Не думай же [о Мухаммад], что неверующие могут избежать наказания [которое Аллах предопределил им] на земле. Их местом прибытия станет Ад. Плох же такой итог!
58. О верующие! Пусть невольники [рабы и рабыни] и те, кто не достиг совершеннолетия [но уже осознают наготу], просят у вас разрешения войти в комнату в три периода [времени]: до утреннего намаза, когда вы снимаете одежду днем [в период намаза зухр] и после ночного намаза. Это три периода времени уединения для вас. Ни на вас, ни на них [невольницах и детях] нет греха за вход без разрешения в других случаях, кроме этих [трех] времен, ведь вы [дома] все время заходите друг к другу [по разным нуждам]. Так Аллах объясняет вам знамения. И Аллах – Знающий, Мудрый.
59. И когда ваши дети достигнут совершеннолетия [по Шариату], то пусть просят разрешения [войти всегда], как просят разрешения взрослые. Так Аллах объясняет вам Свои знамения. И Аллах – Знающий, Мудрый.
60. На пожилых женщинах, которые не надеются на замужество [и у которых уже нет потребности в браке], нет греха, если они снимут верхнюю одежду, не показывая своих украшений. Но отказаться от этого лучше для них. И Аллах – Слышащий, Знающий.
61. Нет греха для слепого, нет греха для хромого, нет греха для больного и для вас самих, если вы будете есть дома у вас [у ваших детей], или дома у ваших отцов, или дома у ваших матерей, или дома у ваших братьев, или дома у ваших сестер, или дома у ваших дядей по отцу, или дома у ваших теток по отцу, или дома у ваших дядей по матери, или дома у ваших теток по матери, или в домах, ключи от которых у вас, или в доме у вашего друга [то есть, можно есть еду в перечисленных домах, если даже их хозяев там нет]. Нет греха на вас, будете ли вы есть все вместе или по отдельности. Когда заходите в дом, то приветствуйте себя [друг друга] хорошим благодатным приветствием [пришедшим] от Аллаха [за которое будет награда]. Так Аллах объясняет вам аяты, чтобы вы поняли [их и приняли].
62. Поистине, верующие – лишь те, которые поверили в Аллаха и Его Посланника. Когда они рядом с ним [Посланником Аллаха] по общему делу, то пусть не уходят, не попросив у него разрешения [уйти]. Поистине, просящие у тебя разрешения на самом деле верят в Аллаха и Его Посланника. Если они просят у тебя разрешения [уйти] из-за своих дел, то разрешай, кому пожелаешь, и проси у Аллаха прощения за них. Поистине, Аллах – Прощающий, Милующий [верующих].
63. Не обращайтесь к Посланнику так, как вы обращаетесь друг к другу. Аллах знает тех из вас, кто уходит тихо, украдкой [с пятничной проповеди без разрешения]. Пусть же остерегаются те, кто противоречит его [Аллаха и Его Посланника] повелениям, испытания, которое может постичь их, или болезненного наказания [в будущей жизни].
64. Поистине, Аллаху принадлежит все, что на небесах и на земле. Он знает ваше положение [верующие вы или лицемеры] и день, когда они вернутся к Нему. Тогда Он расскажет им все, что они делали [в земной жизни – и о хорошем, и о плохом]. И Аллах знает [абсолютно все] обо всем.
Фото на анонсе: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»