«Татарча тафсир»: история рукописных переводов Корана на татарский язык
«Татарча Коръән тәфсире»: перевод на татарский язык суры «Фатиха» и тридцатого джуза Корана
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры Бакара на русский и татарский языки (1-95 аяты)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры Бакара на русский и татарский языки (95-190 аяты)
Татарча Коръән тәфсире: «Расходуйте из [имущества], чем вас наделили, пока не настал день, когда не будет ни торговли, ни дружбы, ни заступничества»
«Әлү Гыймран» сүрәсе: «Ул – сиңа тиңсез бер Китапны [Коръәнне] иңдерүче»
«Әлү Гыймран» сүрәсе: «Расүлем! Бу Аллаһның сөендерә һәм кисәтә торган аятьләре ки, аларны Без сиңа хак белән укыйбыз»
Татарча Коръән тәфсире: перевод первой половины суры «Ниса» (1- 88 аяты)
Татарча Коръән тәфсире: перевод второй половины суры «Ниса» (88 – 176 аяты)
Татарча Коръән тәфсире: перевод первой половины суры «Аль-Маида» (1-60 аяты)
Татарча Коръән тәфсире: перевод второй половины суры «Аль-Маида» (61-120 аяты)
Татарча Коръән тәфсире: перевод первой половины суры «Аль-Ангам» (1-83 аяты)
Татарча Коръән тәфсире: перевод второй половины суры «Аль-Ангам» (84-165 аяты)
Татарча Коръән тәфсире: перевод первой половины суры «Аль-Аграф» (1-103 аяты)
Татарча Коръән тәфсире: перевод второй половины суры «Аль-Аграф» (103-206 аяты)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Аль-Анфаль» (1-75 аяты)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Ат-Тауба» (1-64 аяты)
Татарча Коръән тәфсире: перевод второй половины суры «Ат-Тауба» (65-129 аяты)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Йунус» (1-109 аяты)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Худ» (123 аята)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Йусуф» - «Йосыф» (111 аятов)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Ра‘д» - «Әр-Рагъд» (Күк күкрәү) сүрәсе (43 аята)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Ибрахим» - «Ибраһим» сүрәсе (52 аята)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Аль-Хиджр» - «Әл-Хиҗр» сүрәсе (99 аятов)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Ан-Нахль» - «Ән-Нәхл» сүрәсе (128 аятов)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Аль-Исра» - «Әл-Исра» сүрәсе (111 аятов)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Аль-Кяхф» - «Әл-Кәһф» сүрәсе (110 аятов)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Марьям» - «Мәрьям» сүрәсе (98 аятов)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Та Ха» - «Та Һа» сүрәсе (135 аятов)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Аль-Анбия» - «Әл-Әнбия» сүрәсе (112 аятов)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Аль-Хадж» - «Әл-Хаҗ» сүрәсе (78 аятов)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Аль-Муъминун» - «Әл-Мүэминүн» сүрәсе (118 аятов)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры Сура ан-Нур (Свет) - «Ән-Нур (Нур) сүрәсе (64 аять)
25. Әл-Фүркан (Аеручы) сүрәсе
Мәккә чоры, 77 аять
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. [Кеше һәм җен җәмгыятен исәпкә алып] Бөтен галәмнәр өчен бер үгетләүче булсын дип, Фурканны [Коръәнне] колына [Мөхәммәдкә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) иңдергән Зат – [һәрнәрсәдән хәерле] Бөек.
2. Күкләрнең һәм җирнең милке Аныкы гына, Ул Үзенә бала алмады, [потпәрәстләр санаганча] Ул хакимлекне беркем белән дә уртаклашмады, [мәҗүсиләр уйлаганча, нур һәм караңгылыкның бернинди тәэсире булмыйча] Ул һәрнәрсәне яралтты һәм аны [Үзе теләгән үзенчәлекләргә ия итеп] бер үлчәү белән тәкъдир итте.
3. Алар [кяферләр] исә Аны калдырып, [гаҗиз һәм бичара] илаһлар алдылар. Алар бернәрсә дә бар итә алмыйлар, үзләре исә бар ителгәннәр. Алар үзләре өчен хәтта ни бер зарарга [һәм аннан котылуга], ни бер файдага ия түгелләр, ни бер җан алу, ни бер [кемсәне] яшәтү, ни бер [үлене] терелтүгә ия түгелләр.
4. Ул [Нәдр ибне Харис кебек] кяферләр: «Бу [Коръән] – үзе уйлап чыгарган ялган гына, һәм [Мәккәдә булган] башка [әһле китап] кешеләр аңа аны [уйлап табарга] ярдәм иткәннәр», – диде. Шулай итеп, алар [Аллаһтан килгән могҗиза бер китапны уйдырма дип кабул итеп һәм гаепсез кешене Аллаһка яла ягуда гаепләп], һичшиксез, золым һәм [дөреслеккә туры килмәгән] ялган чыгардылар.
5. Алар [Коръәннең адәм баласы тарафыннан уйлап чыгарылган булганын дәгъвалаганнан соң]: «Бу [Коръән Аллаһ хозурыннан түгел] борынгыларның әкиятләре генә, ул аларны үзе өчен яздырган, һәм алар аны аңа [ятласын өчен] иртә-кич укыйлар», – диделәр.
6. [Расүлем! Син дә] Әйт: «Аны күкләрдәге һәм җирдәге серләрне [киләчәктә буласы гаибләрне һәм Үзеннән башка беркем дә белә алмаган яшерен нәрсәләрне] белгән Зат иңдерде, чөнки, һичшиксез, Ул [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле».
7. Янә алар әйттеләр: «Нәрсә булган соң бу пәйгамбәргә? [Безнең кебек] Тәгам ашый, базарларда йөри. Әгәр аңа бер фәрештә җибәрелсә һәм янында бер үгетләүче булса иде [без, фәрештәнең раславы белән, аның пәйгамбәр икәнлеген җиңел генә аңлаган булыр идек]!
8. Яисә аңа [күктән] бер хәзинә бирелсә иде [дә, шуның белән ихтыяҗларын үтәсә иде]! Яки [ким дигәндә] аның матур бер бакчасы булса һәм ул [мәшәкать чикмичә] аннан ашаса иде!» Һәм ул залимнәр [мөэминнәргә]: «Сез сихерләнгән кешегә иярәсез», – диде.
9. [Расүлем!] Кара [да күр] әле, алар синең турында нинди [сүзләр сөйләп һәм чагыштырулар уйлап чыгарып] мисаллар китерәләр. Алар [хактан тәмам] тайпылдылар. Инде алар [хак пәйгамбәрне ялганчыдан аеру мәсьәләсендә үзләрен дөреслеккә алып барган] юлны таба алмаслар.
10. [Аллаһы Тәгалә] Бөек Зат ки, әгәр теләсә, сиңа [дөньяда] моннан да яхшыракны – асларыннан елгалар агып торган бакчалар бирер, сарайлар корыр иде.
11. Алар Сәгатьне ялган дип саныйлар [һәм, шул сәбәпле, өстенлекне дөньялыкта гына дип санап, фәкыйрьлегең аркасында пәйгамбәрлегеңә каршы төштеләр]. Әмма Без Сәгатьне ялган дип санаучыларга ялкынлы Ут әзерләп куйдык.
12. Ул [җәһәннәм] алар күрерлек арада булган чакта, алар аның куркыныч гүләвен һәм озын-озын сулыш алуын ишетерләр.
13. Богауланган хәлдә аның [ут катламнарының] тар урынына [тактага кадак каккан шикелле көчләп] ыргытылгач, шунда [үләргә теләп: «И, үлемем! Кайда син? Кил тизрәк!» – дип] юк булуны сорарлар.
14. [Шулвакыт аларга әйтелер] Бүген юк булуны бер мәртәбә сорамагыз, күп мәртәбә юк булуны сорагыз. [Чөнки сезнең газабыгыз төрле-төрле булганлыктан, аның һәрбере бер үлем сәбәбе булыр, шул ук вакытта газабыгыз беркайчан да бетмичә, яңарып торыр].
15. [Расүлем!] Әйт: «Бу яхшыракмы, әллә тәкъвалык ияләренә вәгъдә ителгән мәңгелек җәннәтме? Ул [җәннәт] алар өчен [Аллаһы Тәгаләнең гыйлемендә һәм Ләүхелмәхфүздә игелекле гамәлләренә] әҗер һәм [нәтиҗәдә] бару урыннары булачак.
16. Мәңге калучылар буларак! Алар өчен анда үзләре теләгән [рухи һәм җисми төрле-төрле нигъмәтләр һәм җаннары тансыклаган бик тәмле] һәрнәрсә бар. Бу – [сөенечнең гамәлгә ашуы] Раббым өстенә йөкләгән һәм [мөэминнәр тарафыннан өмет ителгән кебек фәрештәләр тарафыннан да мөэминнәр хакына] соралган бер вәгъдә».
17. Аның [Аллаһның] аларны [кяферләрне] Аллаһны калдырып табынган [фәрештәләр, пәйгамбәрләр һәм потлар кебек] нәрсәләре белән бергә [хозурына] җыячак һәм [табынучыларны хур итәр өчен, аларга]: «Минем шушы колларымны сез адаштырдыгызмы, әллә алар үзләре юлдан яздымы?» – диячәк көнне [кичерәчәк дәһшәтләрне аңлатып бетереп булмас].
18. Алар [бу авыр сорауга]: «Син [иш һәм уртактан, хата-кимчелектән] пакь! Сине калдырып, дуслар алуыбыз безгә килешә торган нәрсә түгел [аларны юлдан яздыручылар без түгел]. Ләкин Син аларны да, аталарын да нигъмәтләндердең, алар зикерне оныттылар. Алар [Синең төкәнмәс гыйлемеңдә һәм аянычлы тәкъдирләреңдә] һәлак булган бер кавем булдылар», – диделәр.
19. [Шулчак Без, аларны рисвай итәр өчен, болай дидек: «И, ялган илаһларга табынучылар! «Безне менә шушылар юлдан яздырды», – дип] Сез сөйләгән нәрсә хакында алар сезне ялганда гаепләделәр. [И, мөкәлләфләр!] Арагыздан кем дә кем залим булса, Без аңа каты газапны татытачакбыз».
20. [Расүлем, мөшрикләргә шуны белдер] Без синнән алда да ризык ашамаган һәм базарларда йөрмәгән пәйгамбәрләр җибәрмәдек. Сезнең берләрегезне икенчеләрегезгә фетнә [һәм сынау сәбәбе] иттек. Сабыр итәрсезме икән? Раббың бит күреп торучы.
21. [Терелүне инкяр иткәннәре өчен] Безнең белән [куанычта] очрашуга өмет итмәүчеләр: «Безгә [кешеләр түгел, ә] фәрештәләр иңдерелсә [һәм Мөхәммәднең пәйгамбәрлеген безгә белдерсәләр иде] яки без дә Раббыбызны күрсә идек [тә аңа иярүне безгә Ул әмер итсә иде]!» – диделәр. Алар нәфесләрендә тәкәбберләнделәр, зур азгынлык белән чиктән аштылар.
22. Аларның [үлем һәм газап китерүче] фәрештәләрне күрәчәк көнне [хәлләре бер дә яхшы булмаячак]. [Фәрештәләр аларга]: «Бүген [сезнең кебек] гөнаһлылар өчен бер сөенечле хәбәр дә юк» [диячәкләр]. Алар: «Һиҗран мәһҗүра!» – диячәкләр.
23. Без аларның [мосафирга хөрмәт күрсәтү һәм туганлык җепләрен өзмәү кебек] кылган [игелекле] гамәлләренә юнәлдек тә, аны туздырылган тузан [кебек файдасы булмаган әһәмиятсез бернәрсә] хәленә китердек.
24. Ул көнне җәннәт әһеле урнашу урыны ягыннан да яхшырак, [көн уртасында] ял итү урыны ягыннан да күркәмрәк.
25. [Беренче кат] Күкнең [ап-ак] болыт белән ярылачак һәм [анда булган] фәрештәләрнең [мәхшәр җиренә] иңдереләчәк көнне [хакимлекнең Аллаһныкы икәне аңлашылачак].
26. Ул көнне хак хакимлек Рахманныкы гына [булачак]. [Кыямәт көне] Кяферләр өчен бик авыр бер көн булачак.
27. Ул [Гукбә ибне Мугайт исемле] залимнең ике кулын тешләячәк көнне [дә хәбәр ит]. [Бу кеше хәсрәтен аңлатып] Әйтәчәк: «И, [халык]! Шул пәйгамбәр белән [котылуга илткән] бер үк юлны тоткан булсам иде!
28. Ни үкенеч миңа! Шул фәләнне дус итмәгән булсам иде!
29. Миңа [зур мөмкинлек] килгәннән соң, ул [кәлимәи шаһадәт, Коръән кебек] зикердән мине тайпылдырды. Шайтан – [кебек юлдан яздыручы иптәшләр] кеше өчен [һәлакәткә сөйрәгәнчегә кадәр дуслыгын дәвам иткән, шуннан ярдәмгә иң мохтаҗ булган вакытта ярдәмсез] ташлап китүче».
30. Расүл [сезне Миңа шикаять итәр өчен] әйтте: «Я, Раббым! Минем кавемем бу Коръәнне кире какты».
31. Без шулай һәр пәйгамбәргә дә [ширек гөнаһын кылган] гөнаһлылардан дошманнар бар иткән идек. Раббың туры юлга Ирештерүче һәм Ярдәмче буларак җитә.
32. Кяфер булган кешеләр [синең пәйгамбәрлегеңә каршы төшәр өчен]: «[Бүтән пәйгамбәрләргә иңдерелгән китаплар кебек] Коръән [дә] аңа нишләп тулысынча берьюлы иңдерелмәде?» – диде. Аның белән синең күңелеңне куәтләндерик [тә аны җиңел генә хәтереңдә калдыр] дип [аны егерме өч ел кебек дәвамлы вакыт эчендә өлешләп иңдердек]. Һәм Без аны тәфсилләп бәян иттек.
33. Алар сиңа [зарар китерерлек яки акыл кабул итә алмаслык теләкләр мәсьәләсендә яисә синдә булырга тиеш дип күргән сыйфат хакында] берәр мисал китергән саен, [аңа каршы] Без сиңа хакны һәм [ул мәсьәләдә] иң яхшы аңлатманы китерәбез.
34. Йөзләре белән [мәхшәргә сөйрәлеп] җәһәннәмгә җыелачак кемсәләр – алар урын ягыннан да иң начар, юл ягыннан да бик адашкан.
35. [Сиңа Коръәнне биргәнебез кебек] Без Мусага [галәйһиссәлам] Китап биргән идек. Янында [бертуган абыйсы булган] кардәше Һарунны [галәйһиссәлам] ирештерү вазифасын үтәүдә аңа ярдәмче булсын дип] бер вәзир иттек.
36. Без: «Икегез дә аятьләребезне ялган дип санаган кавемгә барыгыз!» – дигән идек. [Чакыруга колак салмыйча, инкярда кирелек күрсәтүләре өчен] Соңыннан аларны [турая алмаслык бер шәкелдә] һәлак итү белән кырып бетердек.
37. Нухның [галәйһиссәлам] кавемен дә. [Аны һәм аңардан алдагы] Расүлләрне ялганчы дип санагач, аларны суга батырдык һәм кешеләр өчен [гыйбрәтле] аять иттек. Без залимнәргә тилмерткеч бер газап әзерләдек.
38. [Һудның [галәйһиссәлам] кавеме] Гадне дә, [Салихның [галәйһиссәлам] кавеме] сәмудны да, [пәйгамбәрләрен үтереп коега ташлаган] Расс халкын да. Болар арасында күп [гасырлар буена килгән] нәселләрне дә [инкяр итүләре аркасында һәлак иттек].
39. Без аларның һәрберенә [аларны көферлек һәм гөнаһлардан тыя торган гаҗәеп] үрнәкләр китергән идек. Һәрберен тулысынча тар-мар итеп бетердек.
40. Алар [корәеш кабиләсеннән булганнар] начар [таш] яңгыр яудырылган [Лут [галәйһиссәлам] кавеменең һәлак ителгән биш вилаятенең иң зурысы булган Сәдум диелгән] авылга барганнар иде. [Сәфәр вакытында] Аны да күрмәделәрме [Аллаһ газабының моның кадәр әсәрләреннән гыйбрәт алмыйлармы]? Юк! Алар [үлгәннән соң] терелүгә өмет итмәделәр.
41. [Расүлем!] Алар [Әбү Җәһел кебекләр] сине күргәч, сине мыскыл итәләр. [Синнән көләр өчен әйтәләр:] «Аллаһ пәйгамбәр итеп җибәргән кеше менә бумы әллә?
42. [Безне динебездән борып, Исламга кертер өчен, шулкадәр гайрәт күрсәтә ки] Без [потларыбызга ныклы ябышып] аларга [гыйбадәттә] сабыр итмәгән булсак, әлбәттә, ул безне илаһларыбыздан [тулысынча аерып, туры юлдан] тайпылдыруга якын иде». Тиздән, газапны күргән чакларында, кемнең күбрәк адашкан булуын беләчәкләр.
43. [Расүлем!] Яман теләген үз илаһы иткән кешене күрдеңме? Әллә аңа син Яклаучы буласыңмы?
44. Әллә син аларның күбесе тыңлыйлар яки аңлыйлар дип уйлыйсыңмы? Алар бит [ишеткәннәреннән, күргәннәреннән файдалана белми торган бер төркем] терлек кебек. Алар юлдан тагын да күбрәк язган.
45. [Расүлем!] Раббыңның [көн туу белән кояш чыгуы арасында] күләгәне ничек сузганын [һәм җир шарын аның белән каплаганын] күрмәдеңме әллә? Теләгән булса, аны [кояш югалта алмый торган шәкелдә] какшамас итәр идек. [Бераз] Соңрак кояшны аңа бер күрсәткеч иттек.
46. Шуннан соң Без [кояшны балкытып] аны [күләгәнең озынлыгын] Үзебезгә таба [сузып, кояш биегәйгән саен аз-азлап, игътибарны алмыйча гына] акрынлап түбәнәйтәбез.
47. Ул сезнең [ял итүегез] өчен төнне – [караңгылыгы белән сезгә япкан] бер кием, йокыны исә [хис һәм хәрәкәтләрне туктатып, эшчәнлегегезгә] бер рәхәтлек [сәбәбе] иткән, көнне [ихтыяҗларыгызны үтәү өчен] терелү [вакыты] иткән Зат.
48. Ул җилләрне [колларына] рәхмәтенең [бер әсәре булган яңгырның] алдыннан сөенечле хәбәр итеп җибәрүче Зат. Без күктән саф су иңдердек.
49. Үле бер җирне аның сәбәпле [төрле-төрле үсемлекләр белән яшелләндереп] җанландырыйк һәм аны [үзәнлекләргә агызыйк, сулык һәм кое кебек урыннарда туплыйк та, су чыганакларыннан ерак җирләрдә] Без бар иткән бик күп терлек һәм кешеләргә эчерик дип [иңдердек].
50. Без аны алар [яшәгән төрле җирләр] арасында таратабыз. Бәлки, алар [фикер йөртеп] үгет алырлар [да нигъмәтебез өчен шөкер итәрләр]. Әмма кешеләрнең күпчелеге [үгет алу түгел] инкярдан башка һәрнәрсәдән баш тарталар [һәм көферлек, һәм кирелекләрен дәвам итәләр].
51. Теләгән булсак, һәрбер салага бер кисәтүче [пәйгамбәр] җибәргән булыр идек.
52. Шулай булгач, кяферләргә буйсынма һәм аның [Коръәннең салмак өслүбенең кисәтерлек бәяннары] белән аларга каршы олы җиһад белән көрәш.
53. Ул – ике диңгезне янәшә куючы. Бу [елгалар] татлы, сусауны баса торган, теге [диңгезләр] исә тозлы, ачы. Ул бу икесенең арасына [кодрәтеннән] бер киртә һәм күренми торган пәрдә куйды.
54. Ул [мәни кебек бик әһәмиятсез бер] судан [мөкәммәл] бер кеше бар иткән һәм аны [кайсысын] нәсәп һәм [кайсысын өйләнү-кодалашу ягыннан] туган итте. Синең Раббың – [һәрнәрсәгә] кодрәт иясе.
55. Алар исә, Аллаһны калдырып, үзләренә файда да, зарар да китермәгән [гаҗиз] нәрсәләргә табыналар. Шулай итеп, кяфер кеше Раббысына каршы [баш күтәрүдә шайтанга] ярдәмче [һәм таяныч].
56. [Расүлем!] Без сине [иман китерүчеләр өчен] сөенечле хәбәр китерүче һәм [инкяр итүчеләрне җәһәннәм белән] кисәтүче буларак җибәрдек.
57. [Расүлем!] Әйт: «[Иман һәм гыйбадәт белән] Раббысына бер юлга юнәлергә теләүче кешедән тыш, бу [пәйгамбәрлек вазифамның сезгә ирештерелүе] өчен мин сездән [үземә] бер түләү дә сорамыйм. [Инде сез: «Мөхәммәд дәгъваты өчен бездән малларыбызны сорый. Бу безгә авырга килгәнгә күрә, без аңа иярмибез», – дия алмассыз]».
58. Син үлмәячәк булган Мәңге исәнгә тәвәккәл ит һәм Аны [өстен сыйфатлары белән] мактап [кимчелекле сыйфатлардан пакьләп] тәсбих ит. Ул колларының гөнаһларыннан хәбәрдар буларак җитә.
59. Ул күкләр белән җирне һәм алар арасындагыларны [дөнья көннәреннән] алты көндә яралтты, шуннан соң [ниндидер бер урынга урнашудан пакь буларак Затына килешкән шәкелдә] Гарешкә истива кылды. Ул – Рахман. Син [бу яралтылыш мәсьәләсен үзләре яралтылганнардан түгел, яралтылганнардан бик яхшы] хәбәрдар булган Аңардан сора.
60. [Расүлем!] Аларга [синең тарафыңнан]: «Рахманга сәҗдә кылыгыз!» – дип әйтелгәч, алар [синең аларны Аллаһтан башка берәүгә сәҗдәгә дәгъват иткәнеңне уйлап]: «Нәрсә ул Рахман? Без син әмер иткән нәрсәгә сәҗдә кылыйкмы әллә?» – диләр. Бу [Рахманга сәҗдә кылу әмере] аларның [иманга карата] нәфрәтләрен арттыра гына.
61. Күктә [биек гөмбәз кебек күренгән йолдызларны, планеталар һәм] йолдызлыкларны бар иткән һәм анда [кояш кебек җылылык һәм яктылык чыганагы булган] бер кандил белән ялтырап торган айны яралткан Зат – Бөек.
62. Ул – уйларга [һәм Яралтучысының бөеклеген аңларга] теләгән яки [ия булган нигъмәтләр сәбәпле Аллаһка] шөкер итәргә теләгән кешеләр өчен төн белән көнне бер-бер артлы килә торган итүче.
63. Рахманның [рәхмәте, нигъмәтенә ирешкән] коллары шулар ки, алар җирдә түбәнчелек белән йөриләр. Надан [һәм акылсыз] кешеләр аларга [кимсетеп] дәшкән чакта, [аларга иярмичә, үзләрен, кыенлык һәм яла ягудан котылыр өчен, гөнаһтан] пакь сүз әйтәләр.
64. Алар Раббылары өчен сәҗдә кылып һәм аягүрә торып [намазда хәлдә] төнне үткәрәләр.
65. Алар [догаларында] әйтәләр: «И, Раббыбыз! Бездән җәһәннәм газабын ал! Аның газабы бит – аерылмый торган һәлакәт.
66. Тору һәм урнашу өчен бу нинди яман урын!»
67. Алар [үзләре яки бала-чагалары хакына] сарыф иткәндә исраф та итмиләр, кысып та тотмыйлар. Болар арасындагы үлчәүдә була.
68. Янә алар Аллаһ белән беррәттән башка илаһка табынмыйлар [үтергән бер кеше өчен кыйсас, Исламга кергәннән соң диннән чыгу һәм өйләнгән килеш зина кылу кебек] хак белән булмыйча, Аллаһ тыйган җанны үтермиләр, зина да кылмыйлар. Кем дә кем боларны кылса, [гөнаһының] җәзасын алачак.
69. Кыямәт көнендә газап аның өчен икеләтә биреләчәк, һәм аның эчендә ул хур ителгән хәлдә мәңге калачак.
70. Тик [көферлектән] тәүбә иткән, иман китергән һәм изге гамәл кылган кешеләр булмаса гына! Аларның [тәүбәләре сәбәпле сөртелгән] начарлыкларын Аллаһ күркәм нәрсәләр белән алмаштырачак. Аллаһ Гафу итүче, Рәхимле.
71. Кем дә кем [гөнаһларын ташлап] тәүбә итсә һәм изге гамәл кылса, ул, чыннан да, [гөнаһлары сөртелеп, саваплар казандырган] бер кайту белән Аллаһка кайткан булыр.
72. [Рахманның сайлап алынган коллары] Янә ялганга шаһит булмыйлар [киресенчә, начарлыкка катнашмас өчен ялганчыларның һәм гөнаһлыларның мәҗлесләреннән, бигрәк тә музыка уйналган урыннардан соң дәрәҗә сакланалар]. Кире кагылырга тиешле хәерсез нәрсәләр яныннан исә [йөз чөереп] намусларын саклап, үтеп китәләр .
73. Алар [Коръән укылып яки вәгазь сөйләнеп] Раббыларының аятьләре белән үгетләнгәч, аларга карата саңгыраулар һәм сукырлар булып [сабышуга] төшмиләр. [Киресенчә, төшенгән колаклар һәм хакыйкатьне күргән күзләр белән аятьләрдән файдаланалар һәм аятьләрне ишетер-ишетмәс сәҗдәгә капланалар].
74. Алар [догаларында]: «И, Раббыбыз! Хатыннарыбыздан һәм нәселебездән [бер өлешен иман һәм итагатькә ирештереп] безгә күзләргә куаныч [китерә торган хатыннар һәм балалар] бир. Һәм безне [җитәрлек гыйлемгә һәм гамәлгә ирештереп] тәкъвалык ияләре өчен имам [һәм һидаятьтә үрнәк алырлык кешеләр] ит!» – диләр.
75. Алар [Исламның хөкемнәрен кирәгенчә үтәүнең кыенлыкларына] сабыр иткәннәре сәбәпле [энҗе вә якуттан ясалган] биек сарайлар белән бүләкләнәчәкләр. Алар анда [фәрештәләр тарафыннан хәерле озын гомер теләге мәгънәсендә килгән] сәламләү һәм [һәртөрле афәтләрдән] иминлек [теләкләре] белән каршы алыначаклар.
76. [Үлмичә һәм аерылмыйча] Эчендә мәңге калучылар буларак. Урнашу һәм тору урыны буларак ул нинди күркәм [җир]!
77. [Расүлем!] Әйт: «Догагыз [һәм гыйбадәтегез] булмаса, Раббым сезгә нинди әһәмият бирсен? Ләкин сез [минем дингә чакыруымны] ялган дип санадыгыз, шуңа тиздән ул [газап] котылгысыз булачак».
25. Сура аль-Фуркан (Различение)
Мекканская, 77 аятов.
С именем Аллаха Милостивого [ко всем на этом свете], Милующего [лишь верующих на том свете].
1. Возвышен Тот, Кто ниспослал Cвоему рабу [Мухаммаду] Различение [Куръан , отделяющий истину от лжи], чтобы он наставлял миры [людей и джиннов].
2. [Всевышнему Аллаху] Принадлежит власть над небесами и землей. У Него нет сына, и Он не делит ни с кем власть. Он создал все [в мире], придав [каждому творению] подходящие качества [и соразмерность].
3. И [неверующие] взяли себе богов помимо Него [и стали им поклоняться], а они [эти ложные божества] ничего не создают. Они сами были сотворены. Они не способны причинить вред или принести пользу даже самим себе и не распоряжаются ни смертью, ни жизнью, ни воскрешением [из мертвых].
4. И неверующие говорят: «Это [Куръан] – просто ложь, которую он [Мухаммад] выдумал при участии других людей [иудеев и христиан]». Поистине, они [говорящие такое] совершают несправедливость и лгут.
5. Они [также] говорят: «Это – сказки древних народов. Он [Мухаммад] попросил записать их, и их читают ему [чтобы он заучил их] утром и вечером».
6. Ответь [им, о Мухаммад, на их ложь]: «Ниспослал его [Куръан] Знающий [все] тайны на небесах и на земле. Поистине, Он – Прощающий [верующих], Милующий [их]».
7. Они [неверующие] сказали [верующим]: «Что это за посланник? Он ест еду и ходит по рынкам. Почему с ним не был ниспослан ангел, который предостерегал бы вместе с ним?
8. Почему ему не дано сокровище [с небес, чтобы он его тратил и не ходил по рынку]? Почему у него нет сада, плодами которого он бы питался?» [Неверующие] Злодеи сказали [верующим]: «Поистине, вы следуете за околдованным человеком».
9. Посмотри [о Мухаммад], какие сравнения они для тебя придумывают [называя тебя околдованным]! Они сбились с пути и не могут найти дорогу.
10. Возвышен Тот, Кто даст тебе, если пожелает, лучшее [чем все земные сокровища] – [райские] сады, под которыми текут реки, а также дворцы.
11. Но они не верили в Час [конца света]. И Мы приготовили Ад для тех, кто не верил в Час.
12. Когда Ад увидит их издали, они услышат его ярость и рев.
13. И когда их закованными [в цепи] сбросят в тесное место, они начнут там призывать [на себя] гибель [смерть].
14. [Им скажут:] Не призывайте сегодня одну гибель, а призывайте [сразу] много гибелей [вы все равно не избавитесь от мучений]!
15. Спроси [неверующих, о Мухаммад]: «Это [наказание] лучше или же вечный [райский] сад, обещанный богобоязненным, который станет им воздаянием и [вечной] обителью?»
16. Там [в Раю] они получат все, что пожелают. Они останутся там навечно. Твой Господь взял на себя это обещание, о чем они [верующие] просили.
17. В тот [Судный] день Он соберет их и всех тех, кому они поклонялись вместо Аллаха. Он спросит [их]: «Вы ввели в заблуждение вот этих Моих рабов [повелев им поклоняться себе], или они сами сбились с пути?»
18. Они [ложные божки] ответят: «Пречист Ты [от всего, что не подобает Твоему величию]! Не брали мы в покровители никого вместо Тебя! Но Ты позволил им и их предкам наслаждаться благами [долгой и роскошной жизнью], в итоге они забыли наставление [истину]. Они – потерянный народ».
19. [Язычникам скажут:] Они опровергли все ваши слова. Вы не можете ни отменить наказание, ни спастись [от него]. Кто был несправедлив [придерживался язычества], тем Мы дадим вкусить огромное наказание [в вечной жизни].
20. И Мы не отправляли до тебя [о Мухаммад] посланников, которые не ели и не ходили бы по рынкам [и ты в этом подобен им]. Мы сделали одних из вас испытанием для других [бедных для богатых, а больных для здоровых – и наоборот, чтобы выявить] будете ли вы терпеливы? Твой Господь – Видящий [абсолютно все].
21. И те, кто не надеется на встречу с Нами [неверующие], говорят: «Почему бы к нам не отправить ангелов [почему бы не ангелам быть пророками, а людям, или хотя бы они сообщили нам о правдивости Мухаммада]? И почему мы не видим нашего Господа?» Они очень горды собой [считая себя достойными той степени, когда можно увидеть Всевышнего Аллаха, которой не удостаивались даже пророки] и перешли все границы [в своем неверии].
22. В день, когда они увидят ангелов, не будет [уже] для преступников никакой радостной вести , и они [ангелы] скажут: «Запрещен вам [Рай] навеки!»
23. Мы рассмотрим [хорошие] поступки, которые они совершили, и превратим их в мельчайшую рассеянную пыль [сделав их бесполезными и не имеющими никакой ценности].
24. У обитателей Рая в тот день будет лучшая обитель и самое приятное место отдыха.
25. В день, когда небо расколется от облаков [семь небес сойдут со своих мест], и будут спущены [оттуда] ангелы –
26. власть в этот день будет истинная, принадлежащая Милостивому. Этот день станет для неверующих трудным.
27. В тот день несправедливые будут кусать локти и говорить: «О, если бы я последовал путем Посланника!
28. О, горе мне! О, если бы я не дружил с таким-то!
29. Это именно он отвратил меня от Куръана после того, как [истина] дошла до меня». Шайтан сбивает человека, а затем бросает [одного].
30. И Посланник сказал: «Господи! Мой народ отверг Куръан!»
31. Также каждому пророку Мы назначали врагов из числа преступников. Но достаточно того, что твой Господь наставляет [на истинный путь] и помогает.
32. И неверующие спрашивали: «Почему этот Куръан не ниспослан ему [Мухаммаду] целиком сразу?» [Всевышний отвечает: Мы решили сделать] Так, чтобы укрепить посредством него твое сердце, [поэтому] Мы ниспосылали его постепенно [в течение двадцати трех лет, чтобы верующие могли легко его выучить наизусть].
33. Какой бы пример [или сомнение] они ни приводили тебе, Мы давали тебе истинный ответ и наилучшее толкование.
34. Те, кого потянут в Ад лицом вниз, – они в плохом положении и сильнее всех сбились [с истинного] пути.
35. Поистине, Мы дали Мусе Книгу и сделали его брата Харуна ему помощником [в деле призыва].
36. И Мы приказали: «Идите вдвоем к людям, которые не верят в Наши знамения». Затем [после того, как они проявили упорство в отрицании призыва] Мы уничтожили их всех.
37. А народ Нуха, когда они не поверили посланникам, Мы утопили, сделав их знамением для людей. И Мы приготовили злодеям болезненное наказание.
38. А также [Мы уничтожили] адитов, самудян, жителей Расса и многие поколения между ними.
39. И каждому [народу] из них Мы приводили примеры [и доводы], и каждый из них Мы истребили полностью.
40. И они [курайшиты] уже [много раз на пути в Шам по торговым делам и на пути обратно] проходили мимо селения, уничтоженного недобрым [разрушительным] дождем. Разве они не видели его? Нет же [разумеется, они видели]! Просто они не надеются на воскрешение [и не верят в него. Поэтому они не извлекали урок, проезжая мимо этих мест, а пребывали в беспечности, как мулы, на которых они ездили].
41. При виде тебя [о Мухаммад] они лишь насмехаются [и, издеваясь, говорят]: «Вот этого, что ли, Аллах отправил [к нам] посланником?
42. Он бы отдалил нас от наших богов, если бы мы не проявили терпение». Но они узнают, когда [своими глазами] увидят [ожидающее их] наказание, кто [на самом деле] отдалился от [истинного] пути.
43. Видел ли ты того, для кого богом является его прихоть? Разве ты его спасешь [от этого]?
44. Неужели ты думаешь, что большинство из них [язычников] слушают [тебя] или размышляют [над твоими словами]? Они просто подобны скотине [не способны извлечь пользу из увиденного и услышанного]. Нет, они еще более заблудшие!
45. Разве ты не видел, как твой Господь удлиняет тень? Если бы Он захотел, то создал бы ее неподвижной [так, что солнце не способно было бы ее изменить]. Затем Мы сделали так, что солнце указывает на нее.
46. Затем Мы сжали ее, что легко для Нас.
47. Аллах – Тот, Кто сделал для вас ночь одеянием [временем для вашего отдыха, укрывающим вас темнотой], сон – покоем, а день – оживлением [для удовлетворения насущных потребностей].
48. Он – Тот, Кто посылает ветры добрыми предвестниками Своей милости [и эта милость – дождь]. И Мы низводим с неба чистую и очищающую воду,
49. чтобы оживить ею мертвую землю [сделав ее плодородной и цветущей] и напоить многочисленный сотворенный Нами скот и людей.
50. И Мы приводим эти доводы [в Куръане] для них [людей], чтобы они встали на истинный путь. Однако большинство людей отказывается от всего, кроме отрицания. Другой возможный вариант перевода: «Мы распределяем ее [дождевую воду] между ними [между землями, на которых живут люди, то есть, где-то ниспосылаем обильные дожди, а где-то слабые; где-то возникает засуха, а где-то не прекращаются ливни]».
51. Если бы Мы пожелали, то отправили бы в каждую деревню пророка.
52. Поэтому не слушайся неверующих и веди с ними посредством него [Куръана] великую борьбу.
53. И Аллах – Тот, Кто соединил два моря: одно – пресное и приятное, а другое – соленое и горькое. Он сотворил между ними преграду, непреодолимый заслон.
54. Он – Тот, Кто сотворил из воды человека и одарил его родственниками и свойственниками. Твой Господь – Всемогущий.
55. Они [язычники] поклоняются помимо Аллаха тому, что не может ни принести им пользу, ни причинить вред. Неверующие – это помощники [шайтана] против их Господа.
56. Мы отправили тебя [о Мухаммад] только [пророком] радующим [верующих] и предупреждающим [грешников и неверующих].
57. Скажи [им, о Мухаммад]: «Я не прошу у вас за это [призыв к истине] никакого вознаграждения, кроме того, чтобы желающие встали на путь к своему Господу». [И люди не могут сказать: «Мухаммад за свой призыв просит у нас наше имущество. А поскольку это тяжело для нас, мы не следуем за ним»]
58. Полагайся на Живого, Который не умирает, возвеличивай Его и восхваляй. Достаточно того, что Он знает о [тайных и явных] грехах Своих рабов.
59. [Полагайся же на Того] Кто создал небеса и землю и все, что между ними, за шесть [земных] дней и возвысился [как подобает Его величию – без перемещения и занятия места в пространстве] над Аршем [и остальной Вселенной]. Он – Милостивый. Спрашивай о Нем у знающего [Его].
60. И когда им [язычникам] говорят: «Совершите земной поклон перед Милостивым!» – они спрашивают: «Кто такой Милостивый? Зачем мы будем кланяться тому, кому ты приказываешь?» Это [повеление пасть ниц перед Милостивым] только увеличило их отвращение [к Исламу].
61. Возвышен Тот, Кто создал в небе созвездия и установил светило [солнце] и освещающую луну.
62. И Он – Тот, Кто сделал так, что ночь и день сменяют друг друга, для тех, кто хочет размышлять [над знамениями Аллаха] и быть благодарными.
63. И рабы Милостивого – это те, кто ходит по земле смиренно, а когда к ним обращаются невежды, они говорят: «Мир! [Идите с миром, мы не собираемся с вами спорить]».
64. Они проводят ночи [в намазе], совершая земные поклоны и стоя перед своим Господом.
65. И они просят [у Аллаха]: «Господи! Удали от нас наказание в Аду! Поистине, наказание это непрекращающееся.
66. Поистине, это худшая обитель и [худшее] место!»
67. Когда они расходуют [средства], то не бывают ни расточительны, ни слишком скупы. Они соблюдают умеренность [в расходах].
68. И они не поклоняются помимо Аллаха другим богам, не убивают без права на это тех, кого запретил [убивать] Аллах, и не прелюбодействуют. Кто совершит [что-то из этого], получит наказание.
69. Удвоится ему наказание в Судный день, и он вечно пребудет [в Аду] униженным.
70. За исключением тех, кто покаялся, уверовал и совершал хорошие поступки. Их дурные дела Аллах заменит хорошими , ведь Аллах – Прощающий, Милующий [верующих].
71. Кто [оставив грехи] раскаивается и совершает хорошие поступки, тот истинно возвращается к Аллаху.
72. Они [избранные рабы Милостивого] не причастны к [любой] лжи, а, проходя мимо недостойных [собраний], проходят с достоинством.
73. Когда им напоминают о знамениях их Господа [читая им Куръан или увещевая их], они не отворачиваются от них, [будто они] глухие и слепые.
74. И они [в своих мольбах] говорят: «Господь наш! Сделай так, чтобы наши супруги и дети стали отрадой наших очей, и сделай нас предводителями богобоязненных [образцом благочестия и приверженности истинному пути]».
75. Они будут вознаграждены высокими степенями [Рая] за проявленное терпение. Там их встретят приветствием.
76. Они останутся там навечно. [Рай –] Это наилучшая обитель и [наилучшее] место!
77. Скажи [им, о Мухаммад]: «Не обратил бы мой Господь на вас внимания, если бы не ваши мольбы. А вы [неверующие] отрицали [истину], и скоро оно [наказание] станет [для вас] неотвратимым».
Фото на анонсе: © Рамиль Гали / «Татар-информ»