news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Аль-Анкабут» (69 аятов) на русский и татарский языки

Каждую пятницу – один из праздничных и важных в исламе дней – «Миллиард.Татар» продолжает публиковать тафсир Корана на русском и татарском языке. Рубрика создана при поддержке Духовного управления мусульман Татарстана.

Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Аль-Анкабут» (69 аятов) на русский и татарский языки
«Татарча тафсир»: история рукописных переводов Корана на татарский язык
«Татарча Коръән тәфсире»: перевод на татарский язык суры «Фатиха» и тридцатого джуза Корана
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры Бакара на русский и татарский языки (1-95 аяты)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры Бакара на русский и татарский языки (95-190 аяты)
Татарча Коръән тәфсире: «Расходуйте из [имущества], чем вас наделили, пока не настал день, когда не будет ни торговли, ни дружбы, ни заступничества»
«Әлү Гыймран» сүрәсе: «Ул – сиңа тиңсез бер Китапны [Коръәнне] иңдерүче»
«Әлү Гыймран» сүрәсе: «Расүлем! Бу Аллаһның сөендерә һәм кисәтә торган аятьләре ки, аларны Без сиңа хак белән укыйбыз»
Татарча Коръән тәфсире: перевод первой половины суры «Ниса» (1- 88 аяты)
Татарча Коръән тәфсире: перевод второй половины суры «Ниса» (88 – 176 аяты)
Татарча Коръән тәфсире: перевод первой половины суры «Аль-Маида» (1-60 аяты)
Татарча Коръән тәфсире: перевод второй половины суры «Аль-Маида» (61-120 аяты)
Татарча Коръән тәфсире: перевод первой половины суры «Аль-Ангам» (1-83 аяты)
Татарча Коръән тәфсире: перевод второй половины суры «Аль-Ангам» (84-165 аяты)
Татарча Коръән тәфсире: перевод первой половины суры «Аль-Аграф» (1-103 аяты)
Татарча Коръән тәфсире: перевод второй половины суры «Аль-Аграф» (103-206 аяты)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Аль-Анфаль» (1-75 аяты)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Ат-Тауба» (1-64 аяты)
Татарча Коръән тәфсире: перевод второй половины суры «Ат-Тауба» (65-129 аяты)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Йунус» (1-109 аяты)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Худ» (123 аята)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Йусуф» - «Йосыф» (111 аятов)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Ра‘д» - «Әр-Рагъд» (Күк күкрәү) сүрәсе (43 аята)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Ибрахим» - «Ибраһим» сүрәсе (52 аята)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Аль-Хиджр» - «Әл-Хиҗр» сүрәсе (99 аятов)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Ан-Нахль» - «Ән-Нәхл» сүрәсе (128 аятов)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Аль-Исра» - «Әл-Исра» сүрәсе (111 аятов)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Аль-Кяхф» - «Әл-Кәһф» сүрәсе (110 аятов)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Марьям» - «Мәрьям» сүрәсе (98 аятов)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Та Ха» - «Та Һа» сүрәсе (135 аятов)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Аль-Анбия» - «Әл-Әнбия» сүрәсе (112 аятов)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Аль-Хадж» - «Әл-Хаҗ» сүрәсе (78 аятов)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Аль-Муъминун» - «Әл-Мүэминүн» сүрәсе (118 аятов)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры Сура ан-Нур (Свет) - «Ән-Нур (Нур) сүрәсе (64 аять)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры Сура аль-Фуркан (Различение) - Әл-Фүркан (Аеручы) сүрәсе (77 аять)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры Сура аш-Шуара (Поэты) - Әш-Шүгәра (Шагыйрьләр) (227 аять)
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры “Ан-Намль” (93 аята) на татарский и русский язык
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Аль-Касас» (88 аятов)

«Поистине, самое хрупкое жилище – это жилище паука»

Сура «Аль-Анкабут» («Паук») — 29-я сура Корана, состоящая из 69 аятов. Она была ниспослана в Мекке в период тяжелейших испытаний и преследований первых мусульман.

В арабском тексте использован глагол женского рода – «иттахазат» (اتَّخَذَتْ – «она свила / устроила»), хотя слово «паук» (“'анкабут”) в арабском языке может употребляться и в мужском роде. Из энтомологии же известно, что паутину для обустройства гнезда, сохранения потомства и охоты у абсолютного большинства видов плетут именно самки.

В 14-м аяте суры указан точный срок пророческого призыва Нуха:
«Мы послали Нуха к его народу, и он оставался среди них тысячу лет без пятидесяти годов (т.е. 950 лет)...»

В тексте суры для обозначения года использованы два разных слова:
«А́льфа санатин» (أَلْفَ سَنَةٍ) — слово «сана» (سنة) в кораническом контексте чаще обозначает годы невзгод, засухи и тяжкого труда.
«Илля хамси́на 'а́ман» (إِلَّا خَمْسِينَ عَامًا) — слово «'ам» (عام) обозначает благополучные, плодородные годы (время спасения после Потопа).

В суре «Аль-Анкабут» говорится о влиянии ежедневной молитвы на моральный облик человека: «...и совершай молитву. Воистину, молитва удерживает от мерзости и предосудительного, а поминание Аллаха — превыше всего...» (29:45).

Сура имеет чёткую кольцевую композицию: в начале идет предостережение об испытаниях веры и необходимости терпения, затем исторические примеры пророков (Нуха, Ибрахима, Лута, Шуайба) и погибших цивилизаций (Ад, Самуд, Фараон, Карун), а после обещание поддержки тем, кто проявил стойкость: «А тех, которые проявляют усердие на Нашем пути, Мы непременно поведем Нашими путями. Поистине, Аллах — с творящими добро!».

29. Әл-Ганкәбүүт (Үрмәкүч) сүрәсе - Мәккә чоры, 69 аять
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

1. Әлиф ләәәм мииим.
2. Кешеләр, «Иман китердек!» – дип әйткәннәре өчен, сыналмыйча калдырылачаклар, дип санадымы әллә?
3. Без алардан әүвәлгеләрне дә сынаган идек. Аллаһ [«Иман китердек» сүзләрендә] тугры булганнарны да [әзәлдә белгәне кебек, сынаулар белән уртага чыгарып, һәркемгә] ачык күрсәтер, ялганчыларны да [шулай ук] ачык күрсәтер.
4. Әллә [көферлек һәм гөнаһлар кебек] начар нәрсәләр кылучылар Безне узачаклар [газабыбыздан үзләрен коткара алачаклар] дип саныйлармы? [Чамалауга нигезләнеп] Карар биргән нәрсәләре нинди яман!
5. Кем дә кем [үлемнән соң терелтелеп] Аллаһ белән очрашуын өмет итсә, [Аллаһның әмерләреннән чыкмыйча, тыюларыннан тыелып, өмет иткәнен табачак, чөнки] Аллаһның [билгеләгән] әҗәле, һичшиксез, киләчәк. Ул – [һәрнәрсәне] Ишетүче, [һәрнәрсәне] Белүче.
6. Кем дә кем [гыйбадәтендә дәвамлы булып, вәсвәсәләренә бирешмичә, Аллаһның дәгъвасын өстен чыгару юлында кяферләр белән] җиһад кылса, үзе өчен тырышкан була. Һичшиксез, Аллаһ – галәмнәргә мохтаҗ булмаган Бай.
7. [Мөхәммәдкә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм), Коръәни Кәримгә, иман шартларына шиксез] Иман китергән һәм [авырсынмыйча намаз, ураза, хаҗ, зәкят кебек] изге гамәлләр кылган кешеләрнең начар эшләрен каплаячакбыз һәм алар кылган нәрсәнең иң яхшысы белән әҗерләрен бирәчәкбез.
8. Без кешегә ата-анасына игелек әмер иттек: «Әмма алар синең [илаһилыгың] хакында бернинди гыйлемең булмаган [потлар кебек гаҗиз] нәрсәләрне [күрә торып] Миңа ширек кылуың өчен, сине көчли калсалар, аларга итагать итмә. [Арагыздан иман китергән, ширек кушкан, ата-анасына игелек кылган һәм начар мөгамәләдә булган һәрберегезнең] Кайтуыгыз Миңа, Мин исә сезгә ни кылганнарыгызны [бәяләп, әҗерен яки җәзасын биреп] хәбәр итәчәкмен».
9. [Ышанырга тиешле иман шартларына шиксез] Иман китергән һәм [Ислам шартларыннан гыйбарәт] изге гамәлләр кылган кешеләрне изгеләр җәмәгате эченә кертәчәкбез.
10. Кешеләр арасында шундыйлар [монафикълар] бар: «Без [дә] Аллаһка иман китердек», – диләр. Әмма Аллаһ юлында авырлык күрсәләр, кешеләрнең фетнәсен Аллаһның [Ахирәттә кяферләргә биреләчәк мәңгелек] газабы кебек саныйлар. Раббыңнан [мөэминнәргә] ярдәм килсә, һичшиксез, алар: «Без бит [дин ягыннан] сезнең белән бер идек. [Шулай булгач, ганимәткә безне дә уртак итегез]», – диләр. Әллә Аллаһ галәмнәрнең күкрәкләрендә булганарны яхшырак белмиме?
11. Аллаһ [ихлас белән] иман китергән кешеләрне дә ачык күрсәтәчәк, монафикъларны да ачык күрсәтәчәк.
12. Кяфер булучылар иман китергәннәргә: «Сез безнең юлыбызга иярегез, [әгәр бу юлда бер зарар күрә калсагыз, Аллаһтан сезгә киләчәк һәр җаваплылыкка без кәфил булырбыз һәм] хаталарыгызны без өстебезгә алырбыз», – диде. Әмма алар асылда аларның [ширеккә катнашып кылган зур] хаталарыннан бернәрсәне дә өсләренә йөкләмәячәкләр. Һичшиксез, алар – ялганчылар.
13. Алар үзләренең авыр йөкләрен дә, үзләренең авыр йөкләре белән [адашуына сәбәп булган кешеләрнеке булган] авыр йөкләрне дә өсләренә алачаклар. Кыямәт көнендә [дөньяда чакта] уйдырма [«Син гөнаһ эшлә, җаваплылыгы минем өскә калсын» кебек ялган] нәрсәләреннән, һичшиксез, соралачаклар [һәм газапларын алачаклар].
14. Без Нухны [галәйһиссәлам] үз кавеменә [пәйгамбәр итеп] җибәрдек, ул илле елдан тыш мең ел алар арасында булды. Алар [көферлек һәм гөнаһлардан ваз кичмәгән] залим кешеләр булдылар, һәм туфан аларны тотты.
15. Без аны һәм [өч улы белән аңа иман китергән бик аз кешеләрдән торган] көймә халкын коткардык һәм аны [озак вакыт Җүди тавы башында көттереп] галәмнәр өчен бер аять иттек.
16. Ибраһимны да [галәйһиссәлам]. Менә ул кавеменә әйтте: «Аллаһка [гына] гыйбадәт кылыгыз һәм Аңардан куркыгыз! Бу [тәкъвалык] сезнең өчен яхшырак. Әгәр дә [яхшылык белән яманлыкны] белсәгез [яхшылыкны сайларга тиешсез].
17. Сез, Аллаһны калдырып, потларга табынасыз һәм ялган уйлап чыгарасыз. Һичшиксез, Аллаһны калдырып табынган нәрсәләрегез сезгә ризык [кына да] бирә алмыйлар. Сез ризыкларны Аллаһтан гына сорагыз, Аңа [гына] гыйбадәт кылыгыз һәм Аңа шөкер кылыгыз. [Үлемегез артыннан терелтелеп] Сез Аңа кайтарылачаксыз.
18. Ялган дип санасагыз, [миңа бер зарар китерә алмассыз, чөнки] сездән алда [яшәгән] өммәтләр дә [Шис, Нух, Һуд һәм Салих [галәйһимуссәлам] кебек үзләренә җибәрелгән пәйгамбәрләрен] ялган дип санадылар. Пәйгамбәр өстендә [шик тудырмаслык дәрәҗәдә] ап-ачык ишеттерү генә йөкләнгән».
19. [Пәйгамбәрләр өммәтләренә әйткәннәр иде] Алар [терелүне инкяр иткәннәр] Аллаһ мәхлукларны беренче мәртәбә ничек [юктан] бар иткәнен күрмәделәрме, шуннан [үлгәннәреннән] соң аларны [терелтеп, мәңгелек тормышка] кире кайтарыр. Бу [юктан бар итү һәм соңыннан терелтү] – Аллаһ өчен бик җиңел нәрсә.
20. [Без Ибраһимга [галәйһиссәлам] шулай вәхи иттек. Ахирәтне инкяр итүчеләргә] Әйт: «Җирдә гизегез, Аның барлыкларны иң башта [һич юктан моның кадәр төрле табигатьләрдә һәм төрле шәкелләрдә] ничек яралтканлыгын карагыз. Шуннан соң [тәүге яралтылышлары артыннан] янә Аллаһ [җаннары алынганнарны терелтеп] соңгы яралтылышны да барлыкка китерәчәк. Һичшиксез, Аллаһ – һәрнәрсәгә [көче җиткән] кодрәтле.
21. Ул [терелүне инкяр иткәннәре өчен] теләгәненә [дөньяда да, Ахирәттә дә] газап бирер, [терелүне дә исәпкә алып, бөтен иман шартларын таныганнары өчен, җәннәткә кертергә] теләгәнен исә рәхмәт итәр. Сез Аңа кайтарылачаксыз.
22. Сез ни җирдә, ни күктә [ирешә алмаслык җирләргә качып, Аллаһы Тәгаләне сезнең хакта гамәлгә ашырасы килгән хөкемнәрне үтәүдән] асылда гаҗиз калдыра алмаячаксыз. Сезнең өчен Аллаһтан башка ни дус, ни ярдәмче юк.
23. Аллаһның могҗизаларын һәм Аның белән очрашуны инкяр итүчеләр [Кыямәт көнендә] – Минем рәхмәтемнән өмет өзгәннәр. Аларга тилмерткеч газап [әзерләнгән]».
24. Кавеменең җавабы: «Аны үтерегез яки яндырыгыз!» – дию генә булды. [Шулай итеп, алар гаять зур ут ягып, аны аның эченә ыргыттылар] әмма Аллаһ аны уттан коткарды. Һичшиксез, монда [айлар буена ягылган утның бер мизгелдә сүндерелеп гөлбакчага әйләндерелүе белән Ибраһимның [галәйһиссәлам] котылуында] иман китергән кешеләр өчен билгеләр бар.
25. Ул [уттан котылганыннан соң, кавеменә] әйтте: «Сез дөнья тормышында бер-берегезне сөю аркасында Аллаһны калдырып потлар алдыгыз. Шуннан соң, Кыямәт көнендә берләрегез икенчеләрегезне танымаячак, кайберләрегез кайберләрегезне ләгънәт итәчәк. Сыенасы урыныгыз – Ут! [Бүген сезнең мине ташлаган утыгыздан Раббым мине коткарды, әмма ул көнне] Сезгә ярдәм итүчеләр булмаячак».
26. [Аллаһы Тәгаләнең берлегенә электән үк ышанган] Лут [галәйһиссәлам] Ибраһимның [галәйһиссәлам] пәйгамбәрлеге турында ишетүгә] аңа иман итте. Ул [Ибраһим [галәйһиссәлам] исә әйтте: «Һичшиксез, мин [мөшрик кавемем булган Күфә тирәсеннән китеп] Раббыма һиҗрәт итәм. Һичшиксез, Ул – Бөек [Җиңелмәс], Хикмәт иясе».
27. [Безнең юлыбызда шуның кадәр фидакарьлек кылганы өчен] Без аңа [кысыр бер хатын булган Сарадан [радыйаллаһу ганһа] картаеп бала тудырудан тәмам өметен өзгән чагында ир бала итеп] Исхакны [галәйһиссәлам] һәм [онык итеп] Ягъкубны [галәйһиссәлам] бирдек, пәйгамбәрлекне һәм [дүрт изге] китапны да аның нәселенеке иттек. Аңа әҗерен дөньяда бирдек. Һичшиксез, ул Ахирәттә дә [игелектә камиллеккә ирешкән] изге кешеләрдән [булачак].
28. Лутны да [галәйһиссәлам]. Менә ул кавеменә әйтте: «Һичшиксез, сез [ливата кебек] җирәнгеч нәрсә эшлисез, галәмнәрдән берсе дә [сездән алда] моның [кебек бер гөнаһ] белән сезне узмады.
29. Әллә сез ирләргә якынлашасызмы, [узып йөрүчеләрне көчләп, бу бозыклыкны эшләтер өчен, яки үтереп талар өчен] юл бүләсезме һәм мәҗлесләрегездә гаеп ителгәнне [акыл белән дә, дин ягыннан да җирәнгеч саналган нәрсәне] кыласызмы?» Кавеменең җавабы: «[Без бу эшләрне ташламаячакбыз, әгәр сиңа ошамый икән] Безгә [үзең вәгъдә иткән Ул] Аллаһның газабын китер. Әгәр [бу дәгъваңда] туры кешеләрдән булсаң», – диюләре генә булды.
30. [Шулвакыт Лут [галәйһиссәлам] Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итеп] Әйтте: «И, Раббым! [Бу бозык эшне башлап дәвам иткән, Синең кодрәтеңә мыскыл итү белән караган газапны ашыктырган] Бозык кавемгә каршы миңа ярдәм ит!»
31. Илчеләребез [булган фәрештәләр] Ибраһимга [галәйһиссәлам] улы һәм оныгы турында] сөенче белән килгәч, [Лутның [галәйһиссәлам] кавеменә бәла якынлашканын сиздереп] әйттеләр: «Без ул [Сәдум дигән] шәһәрнең халкын һәлак итәчәкбез, чөнки аның халкы [төрле гөнаһларга батып, үз-үзләренә начарлык кылган] залим кешеләр булдылар».
32. Ул [араларында золымга катнашмаган гаепсез кешеләр дә булганын аңлатыр өчен]: «Анда бит Лут [галәйһиссәлам] һәм иман китергән кешеләр] бар!» – диде. Алар: «Анда булганнарны без яхшырак беләбез. Без аны да, [кяфер булган] хатыныннан башка, [калган бөтен] гаиләсен дә [газаптан] коткарачакбыз. Ул исә [йортында һәлак булучылар арасында] калучылардан», – диделәр.
33. Илчеләребез [Ибраһим [галәйһиссәлам] яныннан аерылып] Лутка [галәйһиссәлам] егетләр сурәтендә] килгәч, ул алар өчен борчуга төште һәм көче [азлыгы] аркасында кыенлык кичерде. [Моны күргән фәрештәләр аңа] Әйттеләр: «[Кавемеңнән] Курыкма, [безгә бер-бер зарар килер, дип] кайгырма! Без сине дә, [иман китерүдән баш тарткан] хатыныңнан башка, [мөэминнәрдән торган калган бөтен] гаиләңне дә [газаптан] коткарачакбыз. Ул исә – [һәлак булучылар арасында] калучылардан.
34. Һичшиксез, Без [әмерләребездән чыгып] бозыклык кылганнары сәбәпле, шушы шәһәр халкы өстенә күктән газап иңдерәчәкбез».
35. Без [гыйбрәт алу мәсьәләсендә] акылларын кулланган кешеләр өчен аңардан [хәрабәләр хәлендә] ап-ачык бер аять калдырдык.
36. Мәдйәнгә исә [нәселдәшлек ягыннан] кардәшләре [булган] Шугайбны [галәйһиссәлам] җибәрдек]. Ул әйтте: «И, кавемем! Аллаһка [гына] гыйбадәт кылыгыз, [дөньядан] соңгы көнне [һәм аның әҗерләрен алуны] теләгез һәм, явызлык кылган кешеләр буларак, җирдә бозыклык чыгармагыз», – диде.
37. Алар аны ялганчы дип санадылар. [Җәбраилнең [галәйһиссәлам] йөрәкләрне ярырлык каты тавышы белән мәйданга килгән] зилзилә аларны тотты да [һәлак ителгән үлеләр хәлендә] йортларында йөзтүбән капланган булдылар.
38. Гад вә сәмудны да [аларга җибәрелгән Һуд һәм Салихка [галәйһимәссәлам], каршы төшкәннәре өчен, һәлак иттек]. [И, мөшрикләр!] Аларның [Шам һәм Йәмән арасындагы юл өстендә булган җимерек] йортларының бер өлеше сезгә билгеле кылынды. Алар зирәк кешеләр булган хәлдә, шайтан аларга [вәсвәсә биреп, көферлек һәм гөнаһлар кебек начар] гамәлләрен бизәде, шул сәбәпле, аларны [туры] юлдан яздырды.
39. Карунны да. Фиргавенне дә. Һаманны да [фаҗигале шәкелдә һәлак иттек]. Муса [галәйһиссәлам] аларга [Тәүрат китабы, аҗдаһага әйләнгән таяк һәм кояш кебек балкыган кул кебек] ап-ачык дәлилләр китергән иде, әмма алар җирдә тәкәбберләнделәр. Хәлбуки, алар [Безнең тәкъдиребезне] уза алган кешеләр түгел иде.
40. Һәрберсен гөнаһлары өчен тоттык. Алардан кайберләренә таш яудырган давыл җибәрдек, кайберләрен [Җәбраилдән [галәйһиссәлам] йөрәкләрне ярырлык һәм үтләрне шартлатырлык] каты тавыш тотты, кайберләрен җирдән йоттырдык, кайберләрен суга батырдык. [Шундый каты газап биреп] Аллаһ аларга золым итүче булмады, әмма алар [үз күзләре белән күргән шуның кадәр ап-ачык дәлилгә карамастан] үз-үзләренә золым иттеләр.
41. [Потларга табынып һәм аларның ярдәмнәренә өмет итеп] Аллаһтан башка дуслар алган [мөшрик] кешеләрнең [көчсез һәм көлке] хәле [дошманнарыннан сакланыр өчен һәм эчендә сыеныр өчен үзенә] бер өй ясаган үрмәкүчнең хәле кебек. Хәлбуки, өйләрнең иң зәгыйфе – үрмәкүчнең өе бит. Әгәр алар белсәләр иде.
42. Һичшиксез, Аллаһ аларның Аны калдырып табынган һәртөрле нәрсәләрен белә. Ул – Бөек [Җиңелмәс], Хикмәт иясе.
43. Бу мисалларны Без кешеләр өчен аңлатабыз. Әмма аларны [һәрнәрсәне кирәкле рәвештә төшенә алган, Аллаһы Тәгаләнең әмереннән чыкмыйча гамәл кылган һәм ачуыннан сакланган камил] галимнәр генә аңлыйлар.
44. Аллаһ күкләрне һәм җирне [бушка гына түгел, зур бер хикмәт һәм] хак белән яралтты. Һичшиксез, иман китергәннәр өчен, монда [Аллаһы Тәгаләнең бөек Затын һәм өстен сыйфатларын күрсәткән] бер аять бар.
45. [Расүлем!] Сиңа вәхи ителгән Китапны [Аллаһы Тәгаләгә рухи яктан якынаю, сүзләрен ятлау һәм мәгънәләрен бик яхшы аңлау өчен] укы һәм [фарыз] намазны укы, чөнки [тышындагы һәм эчендәге бөтен шарт һәм әдәпләренә туры китереп, камил дәрәҗәдә укылган] намаз [зина кебек] әшәкелекләрдән дә, [шәригатьтә дә, акыл белән дә] гаеп саналганнардан да саклый. Аллаһны зикер итү [өчен кабул ителгән һәм бөтене белән зикердән гыйбарәт булган намаз] исә [калган барлык гыйбадәтләрдән дә] өстенрәк. Аллаһ сезнең ни кылганнарыгызны белә.
46. Китап әһелләре белән иң яхшы рәвештә сүз көрәштерегез. Әмма араларыннан золым иткән кешеләр булмасалар гына. Сез [аларның Тәүрат һәм Инҗилдән сезгә укыган гыйлемнәр алдында иң күркәм юл белән]: «[Раббыбыз хозурыннан] Безгә иңдерелгәнгә һәм сезгә иңдерелгәнгә иман китердек. Безнең илаһыбыз да, сезнең илаһыгыз да бер. Без Аңа итагать итәбез», – дип әйтегез [шулай, алар кыстырып җибәргән ялганнарны кабул итүдән һәм Аллаһтан килгән аятьләрне ялганга чыгарудан котылган булырсыз].
47. Шулай [әүвәлге китаплар иңдерелүенә охшамаган тиңсез бер иңдерү белән] Китапны сиңа иңдердек. Без китап биргән кешеләр [арасыннан Габдуллаһ ибне Сәлам кебек инсаф ияләре, Коръәнне Тәүратта һәм Инҗилдә тапканнары өчен] аңа [Коръәнгә] иман итәләр. Болардан [Мәккә халкыннан да] аңа ышанучылар бар. Безнең [моның кадәрле ачык] аятьләребезне [Кәгъб ибне Әшрәф кебек] кяферләр генә [белә торып] инкяр итә.
48. [Расүлем!] Син моннан алда бернинди китап та укымадың, аны уң кулың белән язмадың да. Әгәр шулай булса, ялганда үҗәтлек күрсәтүчеләр шөбһәгә төшәрләр иде.
49. [Башка китаплардан аермалы буларак, бер өстенлеккә ия булган] Ул [Коръән] – гыйлем бирелгән [хафиз һәм галим] кешеләрнең күкрәкләрендә булган ап-ачык аятьләр. [Шул сәбәпле ул үзгәртелүгә дучар ителә алмый. Башка китаплар исә, кәгазьләрдән генә укылганнары өчен, бик җиңел үзгәртелә алганнар]. Безнең аятьләребезне залимнәр генә инкяр итә.
50. Алар [мөшрикләр]: «[Муса һәм Гайсә [галәйһимәссәлам] күрсәткән таяк һәм ашъяулык могҗизалары кебек] Ачык аятьләр Раббыңнан аңа иңдерелсә иде!» – диделәр. Әйт: «Аятьләр – Аллаһ хозурында [могҗизаларны теләгәнечә Ул гына иңдерә ала, минем кулымда вәкаләт юк, шуңа күрә сез сораган нәрсәне күрсәтә алмыйм]. Мин исә ап-ачык кисәтүче генә».
51. Аларга укылган Китапны сиңа иңдерүебез [бернинди дә могҗиза сорамыйча, бер аять булып] аларга җитәрле түгелме? Һичшиксез, монда [Коръәннең башка пәйгамбәрләрнең могҗизалары кебек үтә торган түгел, дәвамлы булып калуында] иман китергән кешеләр өчен бер рәхмәт һәм [максаты үҗәтлек түгел, инану булган кемсәләр өчен] бер үгет бар.
52. [Расүлем!] Әйт: «Минем белән сезнең арагызда [дөреслегемә карата] шаһит буларак Аллаһ җитә. Ул күкләрдә һәм җирдә булганны белә. [Аллаһтан башка табынылган] Ялганга инанган һәм Аллаһны инкяр иткән кешеләр – алар зарар күрүчеләр».
53. Алар [«Күктән безгә таш яудыр да, синең дөрес булганлыгыңны аңлаган булыйк», – кебек юк сүз сатып] синнән газапны ашыктыралар. [Ләүхелмәхфүздә] Билгеләнгән вакыт булмаса, газап аларга [күптән] килгән булыр иде. [Әмма бу әле аларның газаптан котылулары мәгънәсендә килми, чөнки Бәдер көнне һәлак булганда яки әҗәлләре җитеп үлгәндә] Ул [газап] аларга кинәт киләчәк. Алар аны абайламый да калачаклар.
54. Алар сине газап белән ашыктыралар, хәлбуки, җәһәннәм кяферләрне [хәзердән үк] уратып алган.
55. Ул газапның өсләреннән һәм аяклары астыннан [һәрьякларыннан] каплап алачак һәм [Аллаһы Тәгаләнең]: «Кылганнарыгызны татыгыз!» – дип әйтәчәк көнне [мәйданга киләчәк куркыныч вакыйгаларны бер генә сүз дә тиешле дәрәҗәдә аңлата алмый].
56. И, Минем [Мәккәдә авыр хәлдә калган һәм һәр җирдә дә Исламча яшәү мөмкинлеге таба алмаган] иман китергән колларым! Минем җирем бик киң. Шуңа күрә [гыйбадәт кылырга мөмкинлек таба алмасагыз] Миңа коллык [итә алган җиргә һиҗрәт] итегез.
57. Һәр җанлы үлемне татыячак. Шуннан соң Безгә кайтарылачаксыз.
58. Иман итеп, [намаз, ураза, хаҗ, зәкят кебек] изге гамәлләр кылганнарны Без асларыннан елгалар аккан һәм алар эчендә мәңге калачак җәннәт сарайларына урнаштырачакбыз. Ул гамәл кылучыларның әҗере [булган бу сарайлар] никадәр күркәм!
59. Ул кешеләр [Аллаһ өчен һиҗрәт юлында чиккән золым һәм җәфаларына] сабыр иттеләр һәм Раббыларына гына тәвәккәл кылдылар.
60. [И, дин өчен йортларын калдыргач, авырлык күрәчәкләреннән курыккан мөэминнәр! Һич күрмисезме әллә] Ничәмә хайваннар бар, [зәгыйфьлекләре сәбәпле] ризыкларын йөртә алмыйлар, [әмма] Аллаһ аларны да, сезне дә ризыкландыра. Ул [һәрнәрсәне] Ишетүче, [һәрнәрсәне] Белүче.
61. Син алардан [Мәккә мөшрикләреннән]: «Күкләрне һәм җирне кем яралтты һәм кояшны һәм айны да әмергә бирде?» – дип сорасаң, [акыллы кебек] алар: «Аллаһ!» – диячәкләр. [Шуны таныган хәлдә] Ничек [бу сүзләре таләп иткәнчә гамәл кылып, Исламга керүдән] йөз чөерәләр?
62. Аллаһ [теләгән чагында] колларыннан теләгәненә ризыкны киңәйтә һәм [теләгән чагында] аңа тарайта. Һичшиксез, Аллаһ – һәрнәрсәне [бик яхшы] белүче.
63. Син алардан: «Күктән су иңдереп, аның аркылы туфракны үлеменнән соң терелтүче кем?» – дип сорасаң, алар: «Аллаһ!» – диячәкләр. Әйт: «Барча мактаулар – Аллаһныкы!» Аларның күбесе аңламыйлар.
64. [Кяферләрнең аннан башка бер тормыш та танымаган] Бу дөнья тормышы [хакыйкый ләззәтләргә ирештерәчәк изге гамәлләрдән кешеләрне тайпылдырган] уен һәм күңел ачу гына. Әмма [кайгылардан котылу һәм мәңгелек ләззәтләр урыны булган] соңгы йорт – чын тормыш. Әгәр [шуны] белсәгез иде.
65. Алар [Аллаһка ширек кушканнар] көймәгә утыргач [давылга эләгеп, яшәү өметен өзгәч], Аллаһка гына дога кылалар һәм доганы Аңа гына тапшыралар. Ул аларны корыга [чыгарып] коткаргач исә, шундук [элекке хәлләренә кайтып кабат Аңа] ширек кушалар.
66. Алар [бәлаләрдән котылу нигъмәте буларак] үзләренә Без биргән нәрсәнең кадерен белмәсеннәр һәм [потларга гыйбадәт кылырга бер урынга килеп бер-берләреннән] файдалансыннар өчен [болай итәләр]. Әмма бик тиздән [кылган гөнаһларының нәтиҗәсен] беләчәкләр.
67. [Расүлем! Мөшрикләр сиңа килеп: «Без синең дөреслегеңне белмибез, ләкин без бер кабилә генә, әгәр башка гарәпләргә каршы чыгып, синең белән бергә һидаятькә иярсәк, яшәгән җиребездән куып чыгарылырбыз», – диделәр, ләкин] Алар, яннарыннан кешеләр тотып алып кителгән чакта, Без [аларның шәһәре булган Мәккәи Мөкәррәмәне һөҗүмнәрдән] имин бер Харам [урын] иткәнне белмиләрме? Алар ялганга инаналар, Аллаһның [моның кадәр] нигъмәтен инкяр итәләрме әллә?
68. Аллаһка карата ялган уйлап чыгарудан яки үзенә [Коръән һәм пәйгамбәр] килгәч [һич уйлап карарга да кирәксенмичә], хакны ялган дип санаучыдан да залимрәк кем бар? Кяферләрнең барасы урыннары җәһәннәм түгелме?
69. [Нәфес һәм шайтан кебек түгел, кяферләр кебек күренгән дошманнар белән] Безнең өчен җиһад кылган кешеләрне Без [җәннәткә илтәчәк] юлларыбызга һидаять итәчәкбез. Һичшиксез, [ике җиһанда да] Аллаһ игелек кылган [һәм кылганнарын Аллаһны күргән кебек башкарган] кешеләр белән бергә.

29. Сура аль-Анкабут (Паук) - Мекканская, 69 аятов.
С именем Аллаха Милостивого [ко всем на этом свете], Милующего [лишь верующих на том свете].

1. Алиф. Лям. Мим.
2. Неужели люди полагают, что их оставят без испытания только за то, что они сказали: «Мы уверовали»?
3. И Мы уже испытали тех, кто был до них. И Аллах знает, кто искренен, а кто лжет.
4. Неужели те, кто совершает злодеяния, полагают, что они смогут избежать Нашего [наказания]? Это предположение дурно!
5. Кто стремится предстать перед Аллахом [пусть не забывает, что] срок Аллаха непременно наступит. Он – Слышащий, Знающий.
6. Кто преодолевает испытания, тот делает это себе на пользу. Поистине, Аллах не нуждается в мирах [творений]!
7. Верующим, совершавшим благие дела, Мы простим их злодеяния и воздадим им за лучшие их поступки.
8. Мы завещали человеку быть добрым к родителям. А если они станут принуждать тебя обожествлять наряду со Мной кого-то, кого ты не знаешь, то не подчиняйся им. Ко Мне ваше возвращение, и тогда Я сообщу вам обо всем, что вы совершали.
9. Верующих, совершавших благие поступки, Мы введем в Рай вместе с праведниками.
10. Среди людей есть те, кто говорит: «Мы уверовали в ­Аллаха». Но когда им приходится принять муки ради Аллаха, они принимают трудности [исходящие] от людей за наказание от Аллаха. А когда приходит помощь от твоего Господа, они говорят: «Мы были с вами». Но разве Аллах не знает, что в сердцах творений?!
11. Аллах непременно выявит верующих и непременно выявит лицемеров.
12. Неверующие говорят верующим: «Последуйте нашим путем, и мы возьмем на себя ваши упущения». Они не возьмут на себя даже части их упущений. Поистине, они – лжецы.
13. Они непременно понесут свою тяжесть и другую тяжесть вместе со своей тяжестью. В Судный день их обязательно спросят за то, что они выдумывали.
14. И Мы же отправили Нуха к его народу, и он пробыл среди них тысячу лет без пятидесяти лет. Их уничтожил потоп, когда они были [и оставались] несправедливы.
15. И Мы спасли его и тех, кто был в ковчеге, сделав это [спасение] знамением для миров [творений].
16. [Мы отправили] Ибрахима, и он сказал своему народу: «Поклоняйтесь Аллаху и бойтесь Его! Это – лучше для вас, если бы вы только знали.
17. Вы поклоняетесь вместо Аллаха идолам и изобретаете выдумки. Поистине, те, кому вы поклоняетесь вместо Аллаха, не способны наделить вас пропитанием. Ищите же пропитание у Аллаха, поклоняйтесь Ему и благодарите Его. И к Нему – ваше возвращение».
18. Если вы отвергните [меня, – скажи им, о Мухаммад], то ведь и до вас народы отвергали [своих посланников]. Обязанность посланника – только ясная передача [откровения].
19. Разве они не видят, как Аллах создает творение, а затем воссоздает его. Поистине, для Аллаха это легко.
20. Скажи [им, о Мухаммад]: «Поездите по земле и посмотрите, как Он создал творения в первый раз. Затем Аллах создаст их заново [воскресив из мертвых]. Поистине, Аллах способен на все.
21. Он наказывает, кого пожелает, и милует, кого пожелает. И к Нему вы будете возвращены.
22. Вы не сможете избежать [наказания] ни на земле, ни на небе. Нет у вас, кроме Аллаха, ни покровителя, ни помощника».
23. А неверящие в знамения Аллаха и во встречу с Ним потеряют надежду на Мою милость. Для них – мучительное наказание.
24. И в ответ его [Ибрахима] народ лишь сказал: «Убейте его [мечом] или сожгите!» [Они разожгли огромный костер и бросили его в него] Но Аллах спас его из огня. Поистине, в этом [в чудесном спасении Ибрахима] – знамения для верующих.
25. И он [Ибрахим] сказал: «Вы стали поклоняться идолам вместо Аллаха только из-за любви друг к другу в земной жизни. Но в Судный день вы будете отвергать друг друга и проклинать друг друга. Вашим пристанищем будет Ад, и никто вам не поможет».
26. И в него уверовал Лут. И он [Ибрахим] сказал: «Я собираюсь переселиться ради своего Господа. Поистине, Он – Достойный, Мудрый».
27. Мы подарили ему Исхака и Якуба, а его потомков сделали пророками, дав им [небесные] писания. Мы даровали ему награду в земной жизни, а в вечной жизни он непременно будет одним из праведников.
28. [И Мы отправили] Лута, и сказал он своему народу: «Поистине, вы совершаете разврат, который не совершал до вас никто из миров [людей или джиннов].
29. Вы [мужчины] испытываете вожделение к мужчинам, грабите путников и совершаете на своих сборищах греховное». На это его народ отвечал только: «Нашли на нас наказание от Аллаха, если ты говоришь правду».
30. Он взмолился: «Господи! Помоги мне против распространяющих порок!»
31. И когда Наши посланцы пришли к Ибрахиму с радостной вестью, они сказали: «Мы, поистине, уничтожим жителей этого селения. Ведь жители его – несправедливые люди».
32. Он ответил: «Но ведь там Лут!» Они сказали: «Нам лучше знать, кто там! Мы обязательно спасем его и его семью, кроме его жены, которая останется позади».
33. И когда Наши посланцы пришли к Луту, он волновался [за их безопасность], чувствуя свое бессилие [защитить их от нечестивцев]. Но они сказали [ему]: «Не бойся и не печалься! Мы спасем тебя и твою семью, кроме твоей жены, которая останется позади.
34. Поистине, мы обрушим кару с небес на жителей этого селения за их нечестие».
35. И Мы оставили от него [селения народа Лута] ясное знамение для разумных людей.
36. Мы отправили к мадьянитам их брата Шуайба, и он сказал: «О мой народ! Поклоняйтесь Аллаху, надейтесь на Судный день и не творите на земле зло и порок».
37. Они [мадьяниты] отвергли его, тогда их постигло землетрясение, и они обрушились друг на друга в своих домах.
38. А также [Мы уничтожили] адитов и самудян [за то, что они выступили против своих пророков Худа и Салиха]. Вам это ясно по их жилищам [развалины которых находятся на пути из Шама в Йемен]. Шайтан украсил для них их дела и сбил их с [истинного] пути, несмотря на то, что они были проницательны [и умны].
39. А также [Мы уничтожили] Каруна, Фараона и Хамана! Муса пришел к ним с доказательствами, но они проявили высокомерие на земле и не смогли избежать [Нашего наказания].
40. Каждого Мы наказали за его грех. На кого-то из них Мы наслали бурю с камнями, кого-то из них поразил жуткий крик, кого-то из них по Нашему повелению поглотила земля, а кого-то Мы утопили. Но Аллах не был несправедлив к ним – они обошлись несправедливо сами с собой.
41. Те, кто взял себе покровителей и помощников помимо Аллаха, подобны пауку, соткавшему себе жилище [паутину]. Поистине, самое хрупкое жилище – это жилище паука. Если бы они только знали!
42. Поистине, Аллах знает всех, кому они поклоняются помимо Него. И Он – Достойный, Мудрый.
43. И такие примеры Мы приводим людям, но понимают их лишь обладатели знания.
44. Аллах создал небеса и землю с истиной. Ведь в этом – знамение для верующих.
45. Читай внушенное тебе [в виде откровения] из Книги [Куръана] и [полноценно] совершай намаз. Поистине, намаз оберегает от грехов и ослушания [Аллаха]. Поминание Аллаха – важнее всего! И Аллах знает обо всем, что вы делаете.
46. Ведите спор с людьми Писания лишь наилучшим образом, кроме тех из них, кто несправедлив. Скажите: «Мы уверовали в то, что ниспослано нам, и в то, что ниспослано вам. Наш Бог и ваш Бог – один, и мы покорны Ему».
47. И также Мы ниспослали тебе Книгу. Те, кому Мы дали Книгу, верят в нее. И среди них [арабов] есть те, кто верит в него [Куръан]. И лишь неверующие отвергают Наши знамения.
48. Ты не читал до этого [до начала откровения] ни одной книги и не переписывал [ни одну своей] правой рукой. Иначе сторонники лжи впали бы в сомнение.
49. Но [это не так] – ясные аяты в сердцах тех, кому дано знание. Лишь злодеи отвергают Наши знамения.
50. Они спрашивают: «Почему же ему не ниспосланы знамения от его Господа?» Ответь [им]: «Поистине, знамения – у Аллаха, а я – только увещеватель, разъясняющий [истину]».
51. Разве им недостаточно того, что Мы ниспослали тебе Книгу, которую им читают? Поистине, в этом – милость и напоминание для верующих.
52. Скажи [им]: «Достаточно того, что Аллах – свидетель для меня и для вас. Он знает все, что в небе и на земле. А те, кто поверил в ложь и не поверил в Аллаха, окажутся потерпевшими убыток».
53. И они торопят тебя с наказанием. Если бы не установленный срок, то наказание бы уже постигло их. Поистине, оно обрушится на них внезапно, и они даже не почувствуют [этого].
54. Они торопят тебя с наказанием. И, поистине, Ад непременно охватит неверующих.
55. В день, когда наказание покроет их сверху и [поднимется] у них из-под ног. И Он [Всевышний Аллах] скажет [им]: «Вкусите [воздаяние] за, то что вы делали!»
56. О Мои верующие рабы! Поистине, Моя земля обширна, поклоняйтесь же только Мне!
57. Каждая душа вкусит смерть, а затем вы будете к Нам возвращены.
58. И верующих, совершавших благие поступки, Мы обязательно поселим во дворцах Рая, под которыми текут реки. Они останутся там навечно. Прекрасна награда совершавших [благие] дела,
59. которые проявляли терпение и уповали на своего Господа!
60. И сколько живых существ не носит на себе свой удел! Аллах обеспечивает пропитанием их и вас. И Он – Слышащий, Знающий.
61. Если ты [о Мухаммад] спросишь их [неверующих]: «Кто сотворил небеса и землю и подчинил солнце и луну?» – они непременно ответят: «Аллах». Почему же они отворачиваются [от единобожия]?!
62. Аллах увеличивает удел тому из Своих рабов, кому пожелает, а [затем] уменьшает ему [удел]. Поистине, Аллах знает обо всем!
63. И если ты [о Мухаммад] спросишь их [неверующих]: «Кто низводит с неба воду и оживляет ею землю, бывшую [до того] мертвой?» – они непременно ответят: «Аллах». Скажи: «Хвала Аллаху!» Но большая их часть не понимает [этого].
64. И земная жизнь – всего лишь забава и игра, ведь в Последней обители – [подлинная] жизнь. Если бы они только знали [это, они не предпочли бы земную жизнь]!
65. И когда они плывут на корабле [и попадают в шторм], то взывают к Аллаху, направляя мольбы лишь к Нему. А когда Аллах их спасает [и благополучно доставляет] на сушу, они тут же [снова] становятся язычниками.
66. Пусть они проявляют неблагодарность за то, чем Мы их наделили! Пусть они наслаждаются! Ведь скоро они узнают!
67. Неужели они [мекканские язычники] не видят, что Мы сделали [Мекку] заповедным и безопасным местом, тогда как людей [повсюду] вокруг нее хватают [убивают или берут в плен]?! Что же они верят в ложь [поклоняясь идолам], а в милость Аллаха [Мухаммада и религию Ислам] не верят?!
68. Разве есть кто-то несправедливее возводящего клевету на Аллаха ложью или отрицающего истину, когда она пришла к нему?! Разве не в Аду – [последнее] пристанище неверующих?!
69. А тех, кто борется ради Нас, Мы обязательно поведем Нашими путями. И, поистине, Аллах – с добродетельными!


Фото на анонсе: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot